Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә №41
9.10.2014

Әдәби сәхифә №41

Гөлфия Исхакова

Күңелдә көз

Урамда көз. Су буйлары тынып калган,
Кипкән гөлләр җир-күкрәккә башын салган.
Җилләр шавын тыңлап тора тал-агачлар,
Купшылык юк, барысы да ялангачлар.

Әллә монда су анасы йөрде микән,
Чәчен тарап салкын суда йөзә-йөзә.
Ямьләр өчен тар сукмакны капладымы —
Чал талларның яфракларын өзә-өзә.

Бер уйнасын кояш нуры дулкыннарда,
Челтерәп аккан елга суы тынып калган.
Әллә инде киткән чакта очар кошлар —
Еракларда көйләр өчен җырга салган.

Чайпалырга тора күктә кургаш болыт,
Киткән кошлар эзе калган тонык-тонык.
Сары яфрак кыштыр-кыштыр миңа дәшә:
“Җәйләр үтте, әйдә, аны оныт, оныт”.

Воткинск шәһәре.

Гыймран Сафин

Көз

Менә тагын алтын көзләр килде,
Яфракларга керде сагыш төсе.
Урман-болыннарда серле тынлык,
Чәчәкләрнең югалды хуш исе.

Әбиләр чуагы — тыйнак шатлык,
Саубуллашу җыры ямьле
җәйнең.
Тормыш дәвам итә — уҗым кыры
Каршылый яшел канатын җәеп.

Кошларны озату бигрәк моңсу.
Вак яңгыры белән елый күк тә.
Көзне алыштырыр кыш салкыны,
Җылы кояш китә бездән күпкә.

Ел фасылы алышынып тору —
Табигатьнең гүзәл бер середер.
Фани дөнья җәннәт булмаганын
Ходай безнең искә төшерәдер.

Ижау шәһәре.

Асия Корбангалиева

Ялгызлык

Икәү йөргән сукмаклардан
Тагын берүзем үттем,
Ялгызлык сәхифәсенә
Сагышлы бер бит чиктем.

Кара урманнарда йөрдем
Эзләп синең эзләрне.
Нигә язмыш каршылатты
Ялгыз хәлдә көзләрне.

Дулкын арасына кердем,
Күрендең кебек шунда.
Ялгыз дәрьялар кичәргә
Язган икән ник миңа?

Әгерҗе шәһәре.

Венера Гатауллина

Уфтанырга кала шул

Минзәлә, Минзәлә, дибез,
Курья якын булганга,
Курья нигезләре бетеп,
Туган җирсез калганга.

Минзәләгә кайтабыз дип,
Ярсып ашкына күңел.
Туып үскән якларыбыз
Һич онытырлык түгел.

Кайтып кергәч каршы алды
Җизнәйнең юкәләре.
Гомер буе истән чыкмас
Гөлкәем дигәннәре.

Җизнәй капкадан чыкмагач,
Күңелгә сагыш тулды.
Өйдә апа ялгыз калгач,
Йөрәккә авыр булды.

Беркайчан да белеп булмый
Иртәгә ни буласын.
Башка кайгы кинәт төшә —
Уфтанырга кала шул.

Ижау шәһәре.