Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә №41
15.10.2015

Әдәби сәхифә №41

Наилә Харисова
Минем әле шундый чак

Минем әле шундый чак:
Шатлыгым кочак-кочак!
Сөям-сөеләм. Хисләрдән
Яктым таңда зур учак.

Минем әле шундый чак:
Таңнарым — яз! Төнем — наз!
Җырга тиңләсәм дә
көнне,
Булыр сыман хәтта аз.

Минем әле шундый чак:
Ләйсән булып тамам мин.
Төн карасын ярып күктә
Йолдыз булып янам мин.
Минем әле җиһанны
Сөеп кочасым килә.
Болытлар белән куышып,
Күктә очасым килә.

Минем әле шундый чак:
Һәр нәрсә миңа ачык,
Чөнки мин якты дөньяга,
Тормышка чиксез гашыйк!
Янар яшьлеккә гашыйк!

Әгерҗе шәһәре.

Гөлфия Исхакова
Язмыш сыный

Бу тормыш миңа дөньяның
Бар ягын да күрсәтте.
Сагышка манып саргайтты,
Бирешмәскә өйрәтте.

Уйнап уйларга батырды,
Йөздерде хыялларда.
Жәлләмәде теш, тырнагым,
Мендерде кыяларга.

Кайчак бозлы суга салды,
Бар өметемне өзеп.
Тырнаша, тырмаша торгач,
Барыбер чыктым йөзеп.

Сабырлык касәм ташыгач,
Бәхет бирде Ходаем.
Яктылык тулды күңелгә,
Кояшым күрдем, аем.

Бар тарафтан җилләр исә,
Җылы эзли куенда.
“Тагын ниләр күрәсем бар?” —
Дигән сорау уемда.

Алга барам. Юк, курыкмыйм
Давыллардан, бураннан.
Мин күрәсе күктән иңеп,
Язмыш белән уралган.

Воткинск шәһәре.
Зәбир Хәлимов
Эзләнү

Күңелләргә кара көзләр кергән,
Җаннар һич тә тынгы табалмый.
Бәргәләнә. Кире акмый елга.
Язмышлар да кире агалмый…
Бар күңелләр назлар көтәдер лә,
Хыял йөртә бәхет тавында.
Авыр сүзләр җанны өтәдер лә.
Кем ишетсен дөнья шавында?!

Өзгәләнә… Кара дүртпочмаклык…
Җиркәй түгәрәк ич ләбаса!..
Барча җаннар китәр тынычланып,
Күңеленә ишен табалса…

Яр-Чаллы шәһәре.

Кәүсәрия Нуруллина
Гомер узгач…

Яшьлегем алсу таңында
Ник сине очратмадым?
Тормышыңда кояш булып,
Җаныңны юатмадым.

Олы бәхеткә төрелеп,
Гомерләр кичермәдем,
Бер җан булып, күңелеңә
Куаныч китермәдем.

Күңел күзем сукыр булган,
Хисләреңне сизмәдем.
Иләс-миләслек яшьлектә —
Читтән бәхет эзләдем.

Гомер уртасына җиткәч,
Күрештек көтмәгәндә.
Карашып туя алмадык,
Сарылды күңелләрдә.

Җаннарыбыз, гөлләр булып,
Урелде бер-берсенә.
“Бергә үскән гөлем”, — диеп,
Кагылдың иренемә.
Ләззәт алып сөю-наздан
Бер-беребезгә сыендык.
Яшьлектәге хыялларга
Кайттык диеп, сөендек.

Чайковский шәһәре.
Әлфирә Низамова
Сулмасын ла сөю гөлләре

Кибә, яргалана күңел
Яңгыр көткән сусау җир кебек.
Усаллана күзләр, сүзләр
Телләр авырая гер кебек…

Сөю гөле сула… ачылмыйча
Кирәк иде, юкса, аз гына…
Мең бәяле ашламалар түгел,
Җылы сүз дә, бары наз гына!

Сөеп карау, елмаю да җитә,
Кайнар кочагыңда эретү…
Саубуллашу — киткән чакта,
Киткәч — өзелеп көтү…

Уйлап баксаң, күп тә түгел!
Тик… ярыла, кибә күңелләр.
Көннәр, төннәр генә түгел,
Яшәлмичә үтә гомерләр.

Сөю гөле күңелләрдә яши
Каты япма күңел капкасын.
Ярат кына бары, ярат кына
Сөю гөлен Сөю сакласын!

Исәнбай авылы.