Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә №40
9.10.2014

Әдәби сәхифә №40

Гөлнур Айзат

Укытучыларыма

Әле кояш тормаганда,
Җилләр тәрәз ураганда,
Кем беренче күзен ача?
Укытучы! Ул ләбаса!
Күпләр татлы төнне көткәч,
Инде һәркем йоклап беткәч,
Кем соңарып дәфтәр яба?
Укытучы! Ул тәм таба
Укучылар язганнардан,
Җиңеп чыкса ялганнардан.
Шатлык, бәхет — кем сердәше?
Укытучы! Ул өләште…
Авыр булган һәр кешегә
Ярдәм итә бар эшендә,
Таләп итми алтын-көмеш,
Җаны сөйми имеш-мимеш.
Бирә хәер-фатихасын,
Юлчыларга — юл догасын,
Кем күңелдә өмет йөртә?
Укытучы гафу итә…
Тәмсез сүзен, гөнаһларын,
Яманнардан урап җанын,
Ак орлыклар сала җиргә —
Укытучы — кирәк илгә!
Киләчәккә барыр телне,
Динне, тарих, тәрбияне.
Кем уфтанмый заманага
Асыл алмаш тәрбияли?-
Укытучы!
Бу кешегә бар хөрмәтне
Бирәсеңме — уйлап кара!
Балаларың бу тормышка
Аның күзе белән бага!

Буа шәһәре.