Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә №40 (1078)
5.10.2013

Әдәби сәхифә №40 (1078)

Тамчы, тамчы яфрак…

(парча)

Сезнең көзге яфраклар яңгыры астында калганыгыз бармы? Юк икән, тизрәк ашыгыгыз! Әле җитешәсез. Көзнең  нәкъ менә сокландыргыч гүзәл мизгеле!.. Моны сүз белән генә аңлатып булмастыр… Әлеге күренешне тоярга, үз күзләрең белән күрергә кирәк.

Көзге урманның һавасы гына ни тора бит! Бераз дымсу, салкынча саф һава тын юлы аша эчкә үтеп керә дә, башларны әйләндереп, аңны, тәнне биләп ала. Күзләр үзләреннән үзләре йомыла, баш артка китә, күзләрне, борынны, иреннәрне кояш нурлары иркәли. Бу рәхәтлектән гәүдә тотанагын югалта, кулларны як-якка җәясең дә әлеге ләззәт иркенә биреләсең…

Ләкин күзләрне йомып озак торып булмый икән. Кызыксыну шулкадәр көчле: әлеге халәтне тоясы гына түгел, тирә-яктагы могҗизаны күрәсе дә килә. Күзләреңне ачсаң, чыннан да, баш әйләнерлек могҗиза уртасында торасың икән бит! Тып -тын: кошлар да сайрамый, чикерткәләр дә тынган, чебен-черкиләр дә безелдәми. Тынлыкны тыңлаган саен тыңлыйсы килә.

Менә дымсу һава чәчләрне туздырып сыйпап узды. Әйтерсең, көзге җил наз­лап, иркәләп, үз кочагына алды. Юк, юк, киреләнмим, туңмыйм, качмыйм мин синнән, җил-назкай. Биреләм синең иркеңә. Ныграк коч, иркәлә, битләремнән үп. Пышылда колагыма серле сүзләреңне.  Рәхәт.

Чү! Тынлык бозылды: шырт, керт, шырт…. Юк, юк, бу куркыныч, шомлы тавыш түгел. Бу — могҗизаның дәвамы. Шырт: әнә бер яфрак әнисе-агачтан өзелеп, очлы башы белән аска карап, бөтерелә-бөтерелә, Җир-Анага таба юнәлә. Шулкадәр тиз оча, әйтерсең, кемгәдер үпкәләгән, ачуланган. Кемгә, нәрсәгә, нигә?… Әйе, туган йорттан, әни, туганнарың яныннан аерылып китү бик авыр шул… Ләкин, вакыт җиткәч, тормыш таләбе бу. Ә, бәлки, синең сөйгән ярың каладыр… Менә монысы аянычрак. Җиргә төшкәч, табармы ул сине? Адашып, башка чибәркәйләр янына кунмасмы?  Эх, булмый шул сине юатып…

Керт: карагыз әле әнә тегендә тагын берәү өзелде. Монысы бигрәк купшы: сап-сары, уртасында кызгылт “бриллиантлар” белән бизәлеп, ян-кырлары яшел рамкага алынган.  Үз дәрәҗәсен белеп-бәяләп, салмак кына, акрын гына тибрәлә ул җил-назкай дулкынында. Аерыласы килми шул аның да дусларыннан. Шуңа күрәдер әле берсенә якыная – үзе белән чакыра, икенчесе белән хушлаша, өченчесен ияртеп үк алып китә.

Чү, чү, ә син битемә кунып, күзләремне каплыйсың бит. Битемнән, иреннәремнән “үбеп”, хисләреңне “белгертәсең” түгелме? Әйе, табигать-рәссам сине шулкадәр матур төсләргә манган – гашыйк булмыйча түзеп булмый. Әмма мин синең ярың була алмам шул… Син үз тиңнәрең арасыннан эзлә парыңны…

Әй, әй, ник кундың син минем җилкәмә, дускаем? Моңсу күңелемне юатырга телисеңме? Әллә, киресенчә, үзең яклаучы эзлисеңме?  Соң, кил, алыйм мин сине кулларыма. Боекма, борчылма. Алтын дус­каем, сары күбәләккәем минем, сине җил-назкай ташламый, кочагына алып тибрәтер-тибрәтер дә, йомшак түшәге-сипкелле келәменең иң матур урынына урнаштырыр. Ышан миңа, тормыш дулкынында “бөтерелү” күпкә авырырак. Бигрәк тә ышык­ланыр урының, яклаучы кешең булмаса. Я, ярый, алыйм сине үземә. Озын кышкы кичләрдә бер-беребезгә иптәш булырбыз. Ялгыз йөрәк саклаучы серләрне тыңларга көч табылырмы синдә? Мин дә, сиңа карап, бүгенге манзараны искә төшереп торырмын…

Туктагыз, тукта, сабыр итегез, ашыкмагыз… Барыгызны да күреп, тыңлап, назлап, юатырга җитешмим бит… Сез шундый күп, һәммәгез искиткеч гүзәл! Муйныма сарылып, ниләр әйтмәкче буласыз микән? Алсу, коңгырт, сап-сары, кызыл, яшел… һәм тагын әллә никадәр мин белми торган төсләр тантанасы! Ә мин — биредә кунак. Рәхмәт сиңа, көз-сылукай, адәм баласына  сүз белән сөйләп, каләм белән язып биреп булмастай төсләр байлыгын матурлыкны — могҗиза тудырганың, күрсәткәнең өчен…

Гөлнара Ногманова, Тирсә авылы

 

Бай да, юмарт та

Җир-Анабыз  —  изге Ана,

Гел уңай сыйфатлары.

Тырыш та, бай да, юмарт та,

Изге, матур ул тагы.

 

Җәен яшел келәм җәя

Җир-Ана бар дөньяга.

Нинди генә чәчәкләр юк —

Бик сокланам аларга.

 

Иген үсә, җимеш пешә,

Ямьле — күзләр камаша.

Барлык нигъмәт килә безгә

Көз аша һәм җир аша.

 

Кыш үзенең юрганына

Матур бизәкләр чигә.

Киң кырларга җем-җем иткән

Алтын энҗеләр сибә.

 

Язгы кояш: якты, җылы,

Илаһи көчкә ия.

Дәртле гөрләвекләр җыры —

Гаҗәеп симфония.

 

Салкын булса, Җир җылыта,

Ачыксак — тукландыра,

Авыр халәткә юлыксак

Терелтә, арындыра.

 

Җир-Ананың кесәсендә

Файдалы казылмалар.

Кеше рәхәт яшәсенгә

Хезмәт итәләр алар.

 

Җир — яхшы мөгамәләдә,

Җирдә — тик изге йөрәк.

Җир-Анадай саф күңелле

Булсакчы – минем теләк.

 

Җир-Ана изгелек кыла,

Без кыла алабызмы?

Яхшы гамәл белән җавап

Без бирә алабызмы?

 

Асия Корбангалиева, Әгерҗе шәһәре

 

Көзге уйланулар

Көзләр сорап тормый киләләр,

Инде чалардылар чигәләр.

Ә күңелем назлы яз тели,

Язлар гына кайтмый нигәдер…

Язлар гына кайтмый нигәдер,

Яратканым яулык чигәме…

Төшкә ак күлмәктән керә дә

Мин риза дип башын игәли.

Мин риза дип башын игәли,

Каккан була озын керфеген.

Бергә түгел нигә, нигә соң?!.

Агып китте пар яшь бөртеге…

***

Нәрсә әйтим, үзең беләсең,

Сагышларга үзең түзәсең,

Берәүсенең җанын теләсең,

Үзәген дә, бәлки, өзәсең…

Тәрәзәң дә бикле. Чиртмиләр.

Ялгыз гомер уза бит, диләр,

Йөрәгең дә туза бит, диләр.

Картлык килгәч, терәк-кулларын

Кемнәр генә сузар бит, диләр…

 

Зәбир Хәлимов, Яр-Чаллы шәһәре

 

Кире кайтмый берни дә

Бу вакытның мизгеле дә кире кайтмый,

Бер яфрак та ике тапкыр җиргә ятмый.

Аккан сулар челтер-челтер ага тора,

Үтә гомер язмыш юлын бора-бора.

Җылы өстәп шатлык килә, кайгы китә,

Кайчагында бәхет өчен бер сүз җитә.

Беләсеңме, белмисеңме кадерен, үтә,

Гомер көзнең толымнарын сүтә-сүтә.

Китмәс сыман таңнар ата алсуланып,

Алыштыра аны төннәр моңсуланып.

Сүнмәс, дигән йолдызлар да бер атыла,

Кояш булып, кояш поса тау артына.

Алышына көннәр, һава, давыл, рәшә,

Туктап тормый, тормыш – сынау, алга дәшә.

Мизгелләрнең кайтмаслыгын белсәк тә без —

Калдырырга килгән җиргә, якты бер эз.

 

Гөлфия Исхакова, Воткинск шәһәре

 

Томаннар

Үткәннәргә карыйм бер борылып,

Анда инде куе томаннар.

Яшьнәп үткән яшьлек юлларыма

Янә пәрдә элеп куйганнар.

 

Сүнмәс учак булып еракларда

Калган инде яшьлек елларым.

Өзгәләнеп күпме эзләсәм дә,

Таба алмам кайтыр юлларын.

 

Яшәсәгез иде яшь вакытта,

Бер минутын әрәм итмичә.

Заяларга яшьлек үтте, диеп,

Күз яшьләрен кабат түкмичә.

 

Кайтыр идем кабат яшьлегемә,

Кунак булып табын түренә.

Юк булмый шул, булмас инде,

Ераклардан томан күренә.

 

Зөфәр Хәкимов, Сарапул шәһәре