Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә №4
24.01.2014

Әдәби сәхифә №4

Ибраһим Биектаулы

Вальс — хатир

Араларда күпме карлар яткан,
Эзләребез күптән күмелгән…
Бер күрергә иде сине, Иркәм, –
Син бит минем яшьлек хатирәм!

Сандугачлар кунган куштирәккә
Гомер буе күңел ашкына…
Бер килергә иде яннарыңа,
Чәчәк тотып синең каршыңа!

Инде сулар аккан,
җилләр искән,
Яшь яфракка йомшак кар
яуган…
Син – дөньямның тирән
сере булган –
Онтылмаслык газиз яр булган…
Бер күрәсе иде сине, Иркәм!
Ижау шәһәре.

Фәнсилә Шәйдүләтова

Ялгыштым

Менә инде таптым дигәндә,
Тагын хата. Тагын ялгыштым…
Уйларыңда башка икән лә,
Син булмадың минем язмышым.

Хыялланып күккә күтәрелдем,
Хисләр белән очтымталпынып.
Тик бик тиздән җиргә егылып төштем,
Ашыкканмын сиңа ашкынып…

Ялгыш омтылышлар, сөенгәндә,
Салды кинәт ачы сагышка.
“Бәхеткәем — менә син!” — дигәндә,
Нигә йөрәк кабат ялгыша?!
Яр-Чаллы шәһәре.

Әлфирә Низамова

Яучы буласым кил

Табыштырасым килә,
Таныштырасым килә .
Бәхет юрап киләчәккә,
Кавыштырасым килә.

Ярты-ярты алмаларны
Бөтен итәсем килә.
Ярсызларга, парсызларга
Бүләк итәсем килә!
Әллә нәрсә булды кинәт
Яучы буласым килә!

Авыл тулы буйдак егет,
Шәһәрдә кызлар ялгыз.
Яучы булып китсәм әгәр,
Эшләр идем бер ялсыз.

Берсе чибәр, берсе эшчән
Нигә ялгыз торырга?
Өндәр идем икесен дә
Бер гаилә корырга!

Парсызлар бит яшен коя
Парлылар баскан эзгә…
Күңелләре пыяладай
Кителә һәрбер сүздән…

Парсызга җиңел дисезме
Дөнья йөген тартуы?
Салкын мендәрне кочаклап
Көтү таңнар атуын?
Инде төшләремә керә,
Уянам мин саташып:
Ялгызаклар арасында
Сөю йөри адашып…

Шул сөюне тотып алып
Бүлеп бирәсе килә.
Әллә нәрсә булды кинәт
Яучы буласым килә!
Исәнбай авылы.

Альбина Гайнуллина

Мин — татар баласы

Алтын бишекләрдә
Үскән бала түгел,
Тик шуннан кимсенеп
Юк сөрән саласым.
Токмачлы аш ашап,
Дога, намаз тыңлап,
Мин — авылда үскән
Чын татар баласы!

Ач, тормыш, ишегең
Керим горур атлап,
Үз сүзем, үз эшем
Калдырырга язсын.
Хәер-дога алган,
Фатихалы юлдан
Һәрчак барыр алга
Чын авыл баласы!

Онытма, туган як,
Күп сулар акса да,
Тузан куып үскән
Мин авыл баласын.
Кайларда йөрсәм дә,
Кайда яшәсәм дә,
Кайтырмын сагынып
Туган як һавасын.

Син кайсы милләт, дип,
Кай тарафлардан, дип,
Туры карап күзгә
Кем генә сорасын,
Горурланып әйтәм:
Авыл мохитендә
Азан тыңлап үскән
Мин — татар баласы!!!
Казан шәһәре.

Гөлфия Исхакова

Юану

“Елама”, — дидем үземә,
“Койма, — дидем, — яшеңне”.
Әллә башкалардан артык
Ике гомер яшимме?

Бар шатлыгым, кайгыларым
Язмышыма язылган.
Җырлар җырлап, көлеп, елап,
Күпме җәйләр узылган.

Кояш кунган күңелемне
Алгалый каплап болыт.
Тырышамын сыгылмаска
Ялгыз ак каен булып.

Сөю хисләрем яшәреп,
Күз яшенә манчылган.
Сагышларга түзә алмый
Йөрәккәем янчелгән.

Киләчәгем көтеп тора,
Үтәр юл озын-озын.
Бәхетле булса картлыгым –
Теләмим мин артыгын.
Воткинск шәһәре.

Гөлсинә Фәсхетдинова

Кышкы юл

Авылыма кайтам кышкы юлдан,
Басуларны карлар каплаган.
Бу юл миңа аеруча таныш:
Яшь чагымда җәяү атлаган.

Юллар, юллар, күпме сер бар сездә,
Кемнәр генә сездән үтмәгән.
Кемнәр озатып калып үз ярларын,
Бу юллардан әле көтмәгән?
Чайковский шәһәре.