Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә №39 (1077)
26.09.2013

Әдәби сәхифә №39 (1077)

Өлкәннәргә

Сез, өлкәннәр, күп уздыгыз

Даулар, яулар аркылы.

Хөрмәт-шөһрәткә лаек сез,

Сез — Ватанның акылы.

 

Алиһәләр кодрәте бар

Аналарның иңендә.

Лачын уллар үстердегез

Могҗизалар илендә.

 

Бик олылап, хөрмәт итеп,

“Өлкәннәр!” — дип дәшәбез.

Сез бит илнең горурлыгы,

Сау-сәламәт яшәгез!

 

Диңгез яры

Давыл  узгач, диңгез тынгач

Хәвеф-куркынычлардан,

Диңгезчеләрдә шик калмый

Туктарга тыныч ярга.

 

Билгесез дә булсын ул яр,

Булмасын да картада,

Барыбер ышана алар

Бәладан  котылырга.

 

Күз алдында пәйда булса

Сөйгәннәр һәм туганнар,

Нинди бәхет! – атылалар

Җәелгән кочакларга.

 

Яшәеш! Син – диңгез, дулкын…

Үлем! Син – тынлык яры.

Синдә булыр кушылуы

Дулкын  аерганнарның…

 

Күрәм… Күрәм: чакырасыз

Безне сез, серле ярлар!

Күләгәләр! Сез саклагыз

Безгә керер урыннар!!!

 

Ибраһим Биектаулы, Ижау шәһәре

 

Җәрәхәт

Буладыр тән җәрәхәте,

Була җан җәрәхәте.

Рухи газап, борчылуның

Юк беркемгә рәхәте.

 

Яра-җәрәхәтне кеше

Һич кенә алмый теләп.

Тоз да сипсәләр өстенә,

Кичерә алмый йөрәк.

 

Бәла-каза ерак йөрми,

Сагалый һәр адымда.

Кайчак сыгылып калабыз

Каһәр сантый алдында.

 

Тән ярасын җылы җиңә,

Җиңә алмаса — дару бар.

Җанның ачы җәрәхәтен

Җиңә алмый дарулар.

 

Җәбер-золым, рәнҗү, изү

Тормышны авыр итә.

Җәбер сүзләр кискән җаннан

Җәрәхәт авыр үтә.

 

Яманлыкка юк ямаулык,

Яманатлар сатмагыз.

 

Язмыш кая ташласа да,

Яхшылыкны саклагыз.

 

Бер гомернең һәрбер көнен,

Сәгатен яхшы үтик.

Җаннан җанга матурлыкны

Сәгадәт кошы итик.

 

Шиһабетдин Садыйков, Ижау шәһәре

 

Оныгыма

Кем булырсың, улым!?

Татлы хыялларга чумып сине уйлыйм.

Хыялымда сине күрәм:

Язучы, инженер да, табиб та итеп.

Тагын уйлыйм: син яшисе

Еллар әле бер гасыр.

Бәлки, булырсың син гади бер шофер,

Кем булсаң да, улым, гаеп түгел,

Тик уң булсын синең хезмәтең.

Иң мөһиме — сәламәтлек кирәк,

Аннан кирәк бәхет дигәне.

Сәламәтлеге дә, бәхете дә — шатлык,

Тик ул гына җитми язмышка.

Иң зур нәрсә — тәүфыйк кирәк әле

Имин яшәү өчен тормышта!

 

Габдулла Галиев, Кырынды авылы

 

Зур югалту хисе

Яр буйлары текә,

Үрдә – каен, юкә.

Ижның дулкыннары

Ярны юып үтә.

 

Яр өстендә – авыл,

Килә төтен исе.

Язмыш дәфтәренә

Бары да сыйган төсле.

 

Тормыш бимазасы –

Үксез калган авыл.

Җимерелә бара

Чыкмаса да давыл.

 

Үр өстендә – тормыш,

Шаулый каен, юкә.

Әмма… карт авылны

Алда ниләр көтә?

 

Назлый язгы җилләр

Кыйбла уңаена.

Печән чапканым бар

Нарат тугаенда.

 

Гомерем буе мендем

Язмыш басмаларын.

 

Мин иҗади изге

Гамәл башкарамын.

 

Гүя бүген уздым

Тормыш бусагасын.

Еллар агышына

Килми ышанасым.

 

Күпне күргән башлар

Гомер агышында.

Ник битараф күпләр

Кеше язмышына?

 

Авыл тирен түгә

Сукыр тиен хакка.

Илнең кай түрәсе

Уйлый шушы хакта?

 

Үксез калган авыл,

Нурсыз иртә-киче.

Җанда утсыз яна

Зур югалту хисе.

 

Чыңгыз Мусин, Мордывый авылы

 

Кияү мунчасы

Кәшбетдин бабай белән Рәшидә әбиләргә ерак Гали авылыннан кунакка сеңлесе белән кияве килә. Чәйләр эчкәч, әби мунча җиткерә, кияү белән сеңел мунчага китә. Киявенең киткәнен күрми калган әби сеңлесе артыннан мунчага китә. Кияү, боларда шундый гадәттер инде дип, миннек белән ал шәрифен каплый да, бөкерәеп утыра. Сеңел дә телсез кала, аптырый. Әби иркенләп сөйләнеп йөри. Мунчала, сабын, тастымалларны күрсәтә, ләүкәгә күз дә салмый… Аннан: “Хәзер кияүне дә җибәрәм”, — дип ләүкәгә таба килә башлый. Кияү: “Җиңгәй, нишлисең?” – дип кычкырып җибәргәч, әби, оятыннан нишләргә белмичә, ләхәүләсен укып, мунчадан “аттыра”.

Бу хәлне, очрашкан саен, искә төшереп көлешәләр иде. Хәзер Рәшидә әби генә исән инде, калганнары бакыйлыкка күчтеләр. Урыннары оҗмахта булсын.

 

Пупутнәй, имеш

Сугыш еллары колхозда эш күп, халык ачлы-туклы. Председатель Йосыф янына Нимәт абзый Гөлширмә базарына барырга ат сорап керә. Ясаган чабаталарын, миннек-себеркеләрен сатып, балаларына азык-төлек юнәтергә исәбе. Председатель аптырашта, атлар барысы да эштә, бирмәсәң, ачка тилмереп ятучы балалар жәл. “Ярый, үзем җигә торган атны биреп торам. Әмма кичкә кайтып җит”, — ди рәис Нимәт абзыйга. Кич җитә, таң ата. Нимәт юк. Председательнең ачуы кабара. “Райкумга чакырсалар яки берәрсе авырып китеп, бүлнискә илтергә кирәк булса, нишләрмен”, — дип ачулана Йосыф. Карап торган бердәнбер траспорт – үзе җигеп йөри торган ат бит авылда. Нимәт абзый төш вакытларында гына кайтып җитә. Атны идарәгә китергәч, председательнең ачулы йөзен күрү белән: “Апай Йосыф, ачуланма инде, пупутнәй (по пути дигән сүзе) Кырындыга кергән идем, озаграк тордым, ахры”, — ди. “Пупутнәй Кырындыга диген… – дип көлеп җибәрә Йосыф. – Кырынды кайсы якта да, Гөлширмә кайсы якта соң  Нимәт?”

Әле хәзер дә авылда берәр капма-каршы эш булса, “пупутнәй Нимәтчә” дип искә алалар.

Бибел Ибраһимов, Уразай авылы