Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә №39 (1025)
27.09.2012

Әдәби сәхифә №39 (1025)

 

Өлкәннәр көне белән!

Бүген өлкәннәр бәйрәме,
Хисләрем тулып тора.
Барчагызны зурлап, мактап
Шигырьләр туып тора.

Бәйрәм белән котлыйм сезне,
Сугыш каһарманнары,
Ил язмышы оланнары,
Хезмәт ветераннары.

Илдән фашистларны куып,
Берлингача киттегез.
Каныгызны, җаныгызны
Илгә сарыф иттегез.

Җәүһәре сез туган илнең,
Алтын фонды, алмазы.
Тарих битенә сезнең дан
Алтын белән язылды.

Газиз җан түрегез белән
Сөйдегез туган илне.
Көл өстенә гөлләр чәчеп,
Кадерләдегез җирне.

Сугышта да, хезмәттә дә
Булдыгыз алгы сафта.
Дан-шөһрәтләр җырланды
Сезнең геройлык хакта.

Туган ил бурычлы сезне
Яшәтергә муллыкта.
Үз илеңдә мохтаҗ булу
Килешми дә, хурлык та.

Туксан, йөз яшьне куасыз
Бүгенге ак көннәрдә.
Алиһәләр кодрәте бар
Әл дә сезнең иңнәрдә.

И өлкәннәр, хөрмәт сезгә,
Якты булсын юлыгыз!
Тормышыгыз балкып торсын,
Сау-сәламәт булыгыз!

Шиһабетдин Садыйков, Ижау шәһәре

 

Кардәшләремә

Әйдә, алга, милләттәшләр,
Тәндә куәт бар чакта!
Күңелләрдә – тулы акыл,
Яшәүгә дәрт бар чакта.

Туктаталмас безне  беркем –
Корыч адым бар чакта,
Саф күкрәккә Коръән алып,
Шайтанны җиңгән баһадир
Айдар Хәлим бар чакта!

Уяныйк, күтәрелик,
Безнең таң аткан чакта –
Бөек форсат бар чакта!

Ибраһим Биектаулы, Ижау шәһәре

 

Бәхет телим

Гомерләрнең үткән һәрбер көне
Бәйрәм булып кына үтмәгән.
Бер уйласаң, тормыш тарихына
Ниләр килеп, ниләр китмәгән?

Шатлыгы да булмый калмагандыр,
Тик кайгылар эзсез үтмәгән.
Күңелләрнең нечкә җирләренә
Үз тамгасын алар киртләгән.

Гомер йомгакларын сүткән чакта,
Төер-төер урын күбрәк.
Ул төерләр тоташ зурайсалар,
Түзә алыр микән бу йөрәк?

Аккан сулар кебек икән гомер,
Искән җилләр кебек тиз үткән.
Гомеркәйнең матур мизгелләрен
Үтүләре бик тә тиз икән.

Яшим дисәң, сабырлыклар кирәк,
Тормыш киңлекләрен иңләргә.
Моңнарымны читкә этәрим дә,
Бәхет, гомер телим Сезләргә!

Әминә Гайфуллина, Ижау шәһәре

 

Өлкәннәргә теләгем

Чәчләргә чал кунса да,
Күзләр төсен җуйса да,
Көч-куәт кимесә дә,
Аркалар бөгелсә дә,

Кулга алсак та таяк,
Сыкрап торса да аяк,
Атласак та үрдәк күк,
Зар-борчу булса да күп,

Колак катыланса да,
Йөрәк кагып алса да,
Күңел бик юкарса да,
Кайчак хәтер калса да…

Һич зарлана белмибез,
Үткен әле күзебез,
Үтә әле сүзебез,
Яшь йөрәкле үзебез…

Хәтерләр – тишек иләк,
Картаймый һич тә йөрәк.
Шул картаймас йөрәк белән
Яшәп калырга кирәк!

Калырга кирәк яшьнәп,
Милләтең өчен яшәп.
Яшьләргә булып терәк,
Дөньяга булып кирәк!..

Өлкәннәргә теләгем:
Бу шигырем – бүләгем!

Әлфирә Низамова, Исәнбай авылы


 

Юллар чатында

Кремль урамы буйлап, прократура бинасы яныннан узып барам. Шулчак бер әби култыклап алды да:

– Улым, син татар баласымы? — ди.

– Әйе, — мин әйтәм.

– И-и-и, балам, зинһар, юл аша гына чыгарып куй әле. Ярты сәгать басып торам инде, ник бер машина туктасын.

Каршыда урам аша җәяүлеләр өчен эшләнгән махсус тамга. Берни комачауламый, чыгасы да китәсе генә. “Әби, гомер буе басып торсаң да, туктамаячак алар. Ә менә бу тамгага аяк басуга, бар машиналар да туктарга тиеш. Бу урында синең хокукларың беренче”, — дип, тиз генә әбигә юл кагыйдәсен аңлатам да, юлга аяк басам. Машиналар агымы шул мизгелдә үк әкренәя. Әби дә гаҗәпләнүеннән берара сүзсез кала. Аннан:

– Нинди хокук белү, улым, гомер буе башыбызны түбән иеп йөрдек шул без, — дип, миңа үткәннәрен сөйли башлый. Әмма аны тыңларга вакытым юк. Юлны чыгам да, әбине ялгыз калдырып, ашыгып китеп барам. Артымнан әбинең миңа карата хәер догасы гына ишетелеп кала.

Әби яныннан кәефем күтәрелеп китсә дә, күңел сызлавы үзенекен итә…

Безнең бабаларыбыз дүрт гасыр буе үз хокукларын даулап, утка да, суга да кергән. Икенче бөтен дөнья сугышыннан соң бар халыкларга да бер төрле хокуклар бирелә. Ә безнең, шул хокукларыбызны белмичә, ярты гасыр инде дөнья чатында басып тору. Башка халыклар исә үз дәүләт-яшәешләрен кайгыртып олы юлда тыз-быз чабыша. Хокукларыбыз буенча безгә дә, милләт буларак, телебезне, динебезне үстереп, дәүләтле булырга мөмкинлек тудырылган да бит. Юк шул. Бүгенгәчә башкаларның безгә юл бирүләрен көтеп, юл чатында басып тору әле…

 

Җирдәге тәмуг

Үзгәреш чорлары башларында бер хезмәттәшебез Гарәп илләре буенча сәяхәткә китте. Дөньяга караш үзгәргән заман. Кызыксынуыбыз көчле иде. Аның кайтуын дүрт күз белән көттек. Чит илләрне ничек мактар да, уңайлык-матурлыкларын нинди төсләргә салып буяр икән.

Әмма хезмәттәшебез сүзен чит илләрне мактау­дан бигрәк, үзебезне сүгүдән башлады. Кешеләр анда ком-таш арасында да кешечә, бай яшәп, ил-көннәре өчен горурланып яталар икән. Ә без монда, Ходайның җәннәт бакчасына тиң җирдә дә,дәүләтсез, кадер-хөрмәтсез бер кавем булып беткәнбез.

Яшәгән җирең, туган телең, халкыңның кадерен белмәсәң, оҗмахтай җирләр дә тәмуг тормышына кайтып кала икән шул.

Иң аянычы – бу утта безгә тагы күпме гомер әле янасы?

 

Катнаш никах фаҗигасе

Тәрбия мәсьәләсе катлаулы тема. Ничек тәрбия бирү турында акыл сату гына җиңел ул. Бер мәҗлестә шулай эчкечелектән ничек котылу мөмкинлеге турында сүз куерды. Бер танышым шунда күршесендәге урыс малаеның әтисеннән качып намаз укуы турында сөйләде. Әтисе белеп алгач, улын “наркоман булсаң, яхшырак булыр иде“ дип әрләгән. Күпләр баласына начарлык теләүче бу ата кеше сүзләреннән тетрәнеп: «Нинди кара йөрәклелек», — дип шаккатты. Хәер, бу гаилә чын урыс гаиләсе түгел. Малайның әнисе, безнеңчә тәрбия алмаса да, татар хатыны икән. Кызык, әгәр бу бала чиркәүгә йөри башлап, әнисе шулай дисә, башкалар тарафыннан нинди мөнәсәбәт булыр иде икән?

Өйгә кайтып, үз улыма баккач, башыма төрле уйлар килде. Аллам сакласын, үз улың шулар юлына басса, йөрәгең өзгәләнүдән ни эшләрсең дә, күңелеңнән улыңа ниләр теләрсең икән? Үземнекен уйладым да, теге урыс мужигын аңларга тырышып, чын күңелемнән жәлләп куйдым. Әмма шунысы да бар, диннең фаҗигасе түгел, катнаш никахларның фажигасе бу.

Ә менә монысы турында теге урыс кешесенә алданырак уйларга иде шул.

Нурулла Гарипов, Биектау районы, Дача бистәсе