Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә №38
17.09.2014

Әдәби сәхифә №38

Фәнүрә Нәбиева

Яшелчәләр дәвалый

Кәбестә, кабак, брокколи
Ашказанын дәвалый.
Аларны көн дә ашасаң,
Яман шешләрдән саклый.

Помидор, бәрәңге, шпинат
Кан басымын төшерә.
Калийга бай яшелчәләр
Карт-корыны терелтә.

Фасоль, кыяр һәм цукини
Булыша ябыгырга.
Бик нык таза ханымнарның
Эче-эчкә ябыша.

Холестеринны киметә
Сельдерей, яшел борчак.
Кальций, фосфорга бай булгач,
Кызлардан эшли курчак.

Сарымсак, петрушка, суган
Даруны алыштыра.
Салкын тия-нитә калса,
Тиз аякка бастыра…

Пенсиягез генә җитмәс
Барсын сатып алырга.
Кирәк булыр җәйләр буе
Бакчада казынырга.

Сарапул районы,
Сигаево авылы.

Сабира Мулламөхәммәтова

Безнең бакча

“Солнечный луч”та бакчабыз —
Җил-давыллар оясы.
Шул җил давылларны зурлап,
Һәйкәл генә куясы.

“Җире шәпме соң?” — дисәгез,
Бакча ни дә, сукмак ни.
Көрәк казып чыгара да
Һәр шакмакны тукмаклый.

Тирес алып сала кияү,
Бәлки йомшар, диеп,
“Бу гына аз миңа!” — диеп,
Җир ята бездән көлеп.

Сукыр тычкан шахта казый,
Барча бакча буйлатып.
Өстән түгел, астан йөри
Койрыгын уйнатып.

Кырмыскалар тау өяләр
Күмеп бакча түтәлен.
Аларны бетерә алсаң,
Бимазалый бүтәне.

Америка кортын әйтәм,
Бик тә булды үтемле,
Күпме агуласаң да,
Бетерүләр икеле.

Менә ничә еллар инде
Корт җыеп интегәбез.
Агулы бәрәңге ашап,
Корсакны үстерәбез.

Һәр атнаны диярлек без
Бакчабызга киләбез.
Үстергән уңышка карап,
Дөнья ямен күрәбез.

Җиләк-җимештән кайнатма
Әзерләп куйдык кышка.
Ризык тапса, сөенә бит
Һавада очкан кош та.

Буш банкалар калмый өйдә —
Кыяр да күп тозлана.
Хатын-кыз кояшта түгел,
Газ каршында кызына.

Туганнар белән бергәләп
Бакчабызга барабыз,
Уңышлар җыелып беткәч,
Бер ял итеп кайтабыз.

Ижау шәһәре.