Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә №38
24.09.2015

Әдәби сәхифә №38

Ринат Батталов
Урманчыга
Нарат очларыннан кояш көлә
Саф һаваны сулап туйганчы,
Каеннарны, наратларны сөеп,
Урманнарда йөри урманчы.

Сандугачлар куна агачларга,
Сайрый-сайрый аны озата.
Кошлар җыры сихри бер моң булып
Җан түрендә кала озакка.

Ак каеннар белән сөйләшә ул,
Серлелеген алар җуймаган.
Нарат күркәләрен дисбе итеп,
Тиен малайлары уйнаган.

Әйтерсең лә зифа каен кызы
Яңа сауган сөттә коенган.
Нарасыйны нинди кисү инде —
Начар сөйләү бездә тыелган.

Кыңгыраулы чәчәк таҗларыннан
Тамчы-тамчы чыклар эчә ул.
Бал кортлары биргән татлы балдан
Башка үлчәмнәргә күчә ул.

Саф һавада сабый халәтендә
Хыялларга кереп адаша.
Табигатьнең сихри рәхәтлеге
Әйләнешкә китә кан аша.

Мең ел яшәр нарат, ак каеннар
Каршы ала аяк атлауга.
Тик урманчы белә бу нигъмәтнең
Мохтаҗлыгын әле яклауга.

Урманнарның бүген шатлыгы зур
Агачлар төз, таза булганга.
Тик ут-күзгә урман юлыкмасын,
Сәламәтлек тели урманга.

Ижау шәһәре.

Рәмзия Җиһангәрәева
Бирнә сандыгы
(Кыз-әбиләргә багышлана)

Яшел сандыгыңны ачасың да,
Берәм-берәм бирнә барлыйсың.
Яшьлек хәтирәсеннән дә изге
Кадерлерәк нәрсә бармы соң?

Киндер тастымалның башларына
Каеп-каеп бизәк чигелгән.
Күк чәчәкләр, ап-ак ромашкалар
Үз урынын белеп сибелгән.

Ак бәрәннең нәфис йонын эрләп,
Ак перчатка бәйләп салынган.
Беләзеге челтәр-челтәр итеп,
Матурлатып кыеп алынган.

Төенчектә килен кулъяулыгы,
Чигелеше төсле җеп белән.
Капкачыга, су юлына диеп
Кирәк була калса, кем белә?

Ак ашъяулык әле бер тапкыр да
Өстәл өсләренә җәймәгән.
Катлы-катлы бирнә хәзинәсе
Ничә кышлар, җәйләр җәйләгән.

Бирнә сандыгыңны тулы килеш,
Әй, пөхтәләп кенә саклыйсың.
Күңелеңдә — яшьлек хатирәсе
Үзең, сиксән яшең ваклыйсың.

Сезгә насыйп ярлар еракларда,
Сугышларда ятып калды шул.
Тәкъдир киртәләре, ай-һай, кырыс,
Язмышларны ялгыз язды шул.
…Язмышларда ялгыш булмый ул
Язмышларда язгач, булмый шул.

Кичкетаң авылы.

Кәүсәрия Нуруллина
Авылыма кайткач…

Төштем әле бүген су буена,
Күңел — төпсез бушлык, түзмәдем.
Хәтерләрдә калган балачакны,
Яшьлек сукмакларын эзләдем.

Озак карап тордым: су төбендә
Вак балыклар уйнап йөзгәнен.
Сагыш биләп алды күңелемне,
Яшькә чыландылар күзләрем.

Көзләремә кереп барган саен
Сизәм: күңелемә моң сара.
Йөрәгемне кыйный уй камчысы,
Үзәкләрне өзеп шом сала.

Дулкыннарның берсен-берсе куып,
Шаярганын тордым мин карап.
Могҗизалар булмый, үткәннәргә
Кайтып булмас, калды бик ерак.

Чайковск шәһәре.

Тәнзилә Хәбибуллина
Яшьлегем юлымда әле

“Карт аю” кермәсен диеп
Капканы куям терәп.
Хәерле картлыклар бир, дип
Иртә-кич йөрим теләп.

Теләкләрем кабул булсын,
Картлыктан булмас качып.
Куып чыгара алмассың —
Ишек-тәрәзә ачып.

Хезмәт юлым үткән урын,
Көн дә ишеге ачык.
Яңадан анда барсаң да,
Котылып булмас качып.

Яшьлек юлларында качып
Торыйм әле беразга.
Бу тормышка кунак булып
Килгәнбез бит бик азга.

Яшәсәк иде картлыкта
Олыдан олы булып.
Хак Тәгалә бер Ходайның
Яраткан колы булып.

Салагыш авылы.