Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә №38 (1076)
19.09.2013

Әдәби сәхифә №38 (1076)

Көз сулышы

Алтын ялын яулык итеп болгап,

Сагыш атка утырып, көз иңә.

Кемнәр генә гашыйк түгел икән

Туган якның сихри көзенә?

 

Киек кошлар саубуллашу җырын

Иҗат итеп ята, гөр килеп.

Сагыш җиле тиеп киткән җанга

Көз сулышы керә бөркелеп.

 

Хушлашулар күп лә көз мәлендә:

Җырчы кошлар китә иленнән.

Кочагына алмак булып көзне

Томан калка урман күленнән.

 

Әлфирә Фәтхетдинова

 

Үртәлә торгансыңдыр

Кабереңә баралмадым,

Никтер вакыт тапмадым.

Җәйләр узды, кышка кердек,

Җирне карлар каплады.

 

Исән чакта минем хакка

Догада булгансыңдыр.

Ник яныма килми, диеп

Үртәлә торгансыңдыр.

 

Тик рәнҗемә, синең күңел

Иң изге күңел иде.

Керсез, гөнаһсыз җаннарга

Битараф түгел иде.

 

Минем дә гомерем кояшы

Төшлеккә төшеп бара.

Синең изге туфрагыңа

Якынаядыр ара.

 

Кабереңә баралмадым,

Әллә инде ирендем.

Тәкъдир җитәр, тарафыңа

Мәңгелеккә килермен.

 

Чыңгыз Мусин, Мордывый авылы

 

Тукайсыз без

Кешедә һич кайгың булмас,

Күрмәсәң бер михнәтне.

Тукай биеклеккә менгән:

Кайгырткан ул милләтне.

 

Бөеклеккә, мәңгелеккә

Ашты үлемсез Тукай.

Әгәр ул булмаса, татар,

Зур булмас иде шулай.

 

Аның яктысы, мирасы,

Рухы белән яшибез.

Шагыйрьләр бик күп булса да,

Бүгенге Тукайсыз без.

 

Элек шагыйрьләр аз булган,

Язганнары – затлырак.

Хәзер иман сыекланды,

Битараф без, тук тамак.

 

Бүгенге ашкын дөньяда

Мал диеп яна күзләр.

Зиһенне томалый акча,

Дефицит затлы сүзләр.

 

Затсыз заманнар үтәр дә,

Яңа Тукайлар туар,

Чөнки аны онытмаган

Татар дигән халык бар.

 

Асия Корбангалиева, Әгерҗе шәһәре

 

Кичкетаң

Аңлар өчен җирнең шифалыгын

Чал кергәнче дөнья кич икән.

Җанга рәхәт, тәнгә сихәт бирдең,

Гүзәл авылым минем, Кичкетаң.

 

Шахталарга төштем, ташлар кистем,

Сагыш хисе җанга йөк икән.

Шигырь яздым, моңлы җырга салдым,

Гүзәл авылым минем, Кичкетаң.

 

Суың тәмле, урманнарың ямьле,

Мондый җирләр башка юк икән.

Гасырларда балкып, мәңге яшә,

Гүзәл авылым минем, Кичкетаң!

 

Сафа Фаррахов, Можга шәһәре

 

Туган йортым

Кыдырлыга кайтып җиткәч,

Иркен сулышлар алдым.

Туган йортымны күрдем дә

Тирән кайгыга калдым.

 

Әнкәемнең куралары

Картайган, саргайганнар.

Кайсы сынып, кайсы корып,

Коймага сыенганнар.

 

Искә төште айга карап

Серләшеп утырганнар.

Туган йорт хатирәсендә

Саф сөю уты да бар.

 

Мөлдерәмә күз яшьләрем

Сыймады учларыма.

Кычытканнарны учладым,

Килим дип ушларыма.

 

Авылдан чыгып киткәндә,

Борылыплар карадым.

“Газизләрем, каласыз”, — дип,

Ярсып-ярсып еладым.

 

Синара Хәбибуллина

ИжаудаяшәпиҗатиткәнСинараХәбибуллинаныңтуганяк, мәхәббәттемасынаязылган  шигырьләре“Яңарыш” битләрендәбасылаиде. Аның вафатына 18 сентябрьдә — бер ел. Без Синараны онытмыйбыз. Урыны оҗмахта булсын.

 

Уеннан уймак

(юмореска)

Кичә хезмәттәшем Әнисә белән төшке ашны кафеда ашап кайтырга булдык. Ни дисәң дә, машина эш бүлмәмнең тәрәзәсе каршында гына тора. Әнисә котыртты, мин шырагай тиз риза булдым. Җилбәзәк хатын түгел, бәлеш ашап, үзебезнең яшь чакларны искә алып, яңа җырлар тыңлап кайтырбыз дип уйладым. Сөйләшеп бара торгач, бераз ашыкканмындыр инде, кызыл ут януга светофор каршындагы сызыкны бер-ике метрга узып туктаганмын. Әнисә төскә-биткә чибәр хатын, бераз йокымсырап киттеме, туктаган арада башын җилкәмә салды. Мин дә каршы килмәдем, ире юк, бераз иркәләнеп аласы килгәндер инде дип уйладым. Үз нәүбәтемдә иркәләү, ихтирам билгесе итеп кенә битеннән үбеп куйдым.

Бу вакыйгага бер атна үттеме, юкмы, ни күзем белән күрим, эштән кайтуыма ишек төбендә ике чемодан тора. Ул арада, хатын, миңа каш астыннан гына карап, ГАИдан килгән “Бәхет хаты”н кулыма тоттырды. Хатны ачып, андагы фотосүрәткә карасам — минем машина. Җилкәмә Әнисә башын салган, битеннән үбәргә үрелгәнем аермачык чыккан. Шүрләп куйдым, уен эш түгел бит, ык-мык килдем дә чемоданнарны кулга алып, ишек тоткасына тотындым. Бик җитди чырай чыгарып аңлатып та карадым, гафу да үтендем, үз кабыгына бикләнгән, тыңларга да теләми. “Ник болай һаваланасың, үпкән-кочкан, җилгә очкан, ызгыш-тавыш чыгарма, башка кабатланмас”, — дим. Болай да һәр адымымны тикшереп торган хатыныма җитә калды: “Һомай тоткандай Әнисә белән елмаешып, мөзакәрә үткәреп, үбешеп утырасыз, үз башыңа азаланасың, әбәү!” — диде дә ишекне шапылдатап бикләп куйды. Ымсыз калдым, машина ачкычы да хатында. Башка һаулашып тормадым. Шулай итеп, көтмәгәндә, һич юкка уеннан уймак чыкты да куйды, җәмәгать. Җилгә җиленләп, бозга бозаулап ыкы-мыкы йөрсәң, шулай була инде ул. Менә икенче көнем инде баскыч төбендә чемодан өстендә утырам.

Венер Садыйков, Ижау шәһәре