Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә №38 (1024)
21.09.2012

Әдәби сәхифә №38 (1024)

Бәрәңгеләр анасы

Бәрәңге җыю хезмәтен карап торам тукталып,
Бу тормышның нәкъ үзе ул, уйлап тордым тын калып.

Бар бәрәңгене җыялар, хәтта бик-бик вагын да,
Бәрәңгенең анасына күз салмый шул чагында.

Шунда ук алып аталар чиләккә керсә ялгыш,
Яз-яшьлектә син кирәк тә, ә көзен… шундый язмыш.

Асия Корбангалиева, Әгерҗе шәһәре


 

Елама, дидем үземә

Елама, дидем үземә,
Койма, дидем, яшеңне.
Әллә башкалардан артык
Ике гомер яшимме?

Бар шатлыгым, кайгыларым
Язмышыма язылган.
Җырлар җырлап, көлеп, елап,
Күпме җәйләр узылган.

Кояш кунган күңелемне
Алгалый каплап болыт.
Тырышамын сыгылмаска
Ялгыз ак каен булып.

Сөю хисләрем яшәреп,
Күз яшенә манчылган.
Сагышларга түзә алмый
Йөрәккәем янчелгән.

Киләчәгем көтеп тора,
Үтәр юл озын-озын.
Бәхетле булса картлыгым –
Теләмим мин артыгын.

Гөлфия Исхакова, Воткинск шәһәре

 

Шигырь кайчан туа?

Көннәр дә бар, төннәр дә бар,
Шигырь ул төнлә туа.
Тәмле йокымнан уянып,
Шигырь язамын менә.

Хисләремне йөгәнләмим,
Йөрәгем давылларын.
Хисле җанымны белсеннәр
Шәһәрләр, авылларым.

Шигыремдә җан җылысы,
Изгелек, күңел хисем.
Бүләк итәм һәр кешегә —
Тик кабул итә белсен.

Фаягөл Әхмәтшина, Кадыбаш авылы

 

Якты эзләр

Көзләр китәр, кыш та килер,
Язлар җитәр, карлар эрер.
Ел фасылы үзгәрсә дә,
Кабатланмас безнең гомер.

Кабатланмас, ләкин гомер,
Кабат яшәү мөмкин түгел.
Өлешеңә тигән язмыш,
Өметләнмә күпне, күңел.

Калсын нәсел, калсын тамыр,
Безне шулар искә алыр.<
Җирдә якты эзләр калдыр,
Онытылмас сүзләр калдыр.

Чыңгыз Мусин, Мордывый авылы


 

Бер елмаю

“Ижмаш” фабрика-кухнясында чиратта торам. Халык артык күп булмаганлыктан чират тиз бара. Миннән бер-ике кеше аркылы алда торучы ханым, ашау бүлеп бирә торган урынга җиткәч, бүлүче кызга: “Сеңелем! Миңа тавыкның арткы ботын бирегез әле, зинһар, тиресе күп булган урынын ашарга өнәмим”, — диде. Пешекче кыз авыз чите белән матур итеп елмаеп: “Ярый, апа, бирермен”, — дип, токмач салынган тәлинкәгә тавык ботын салды. Аның артында басып торган олы яшьтәге бер ир пешекче кызга карап: “Тавыкта ничә тәпи була?” — дип сорап куйды. Кыз исә күзен тутырып: ”Абый! Шушы яшегезгә җитеп, тавыкта ничә тәпи булганын да белмисез мени? Дүрт тәпи була”, — дип аңлатырга тырышты. Ир шактый вакыт уйланып торганнан соң, тавык боты салган тәлинкәсен алып, өстәл артына барып утырды.

Бу сөйләшү онытылган кебек иде инде. Теге ханым тавык ботын кимереп бетергәч, шаркылдап көлеп җибәрмәсенме. Ир кеше: «Нәрсә, сеңелем, тавыкның дүрт тәпидә йөрүе күз алдына килдеме әллә?” — дип, үзе дә аңа кушылып көлеп җибәрде. “Гафу итегез, абый, миңа тавыкның канатлары аяк булып күз алдыма килде”, — дип, матур итеп елмайды ханым. Шунда пешекче кыз да алар янына килеп: “Тавык боты тәмле булдымы? — дип сорады һәм матур итеп елмайды. Ак алъяпкыч кигән бу сылуның елмайгандагы ирен хәрәкәтләре төрле хисләрне белдерә, гүя ай, кояш, йолдызларның балкып, нур сибеп торулары иде. Аның ягымлы, мөлаем йөзенә карап, мин дә елмайдым. Безгә карап башкалар да елмаялар иде.

 

Чәч алучы кыз

Т.Барамзина урамындагы яңа салыначак йортка экскаватор белән нигез чокыры казыйм. Ерак түгел әле яңа гына төзелеп тапшырган йортның беренче катында чәч алу салоны ачканнар. Чәч алучы кыз баскычка чыккан да язгы кояш нурына иркәләнеп басып тора. Мин: “Сеңелем, әллә чәч алдырырга клиентлар юкмы? — дип сорарга батырчылык иттем. Кыз югалып калмады: “Әйе шул, абый, яңа гына ачылдык бит, халык белеп бетермидер”, — диде.

Көндезге аш вакытымны кыскарттым. Экскаваторымны сүндердем дә салон эченә уздым. Чәчсез башымны ялтыратып кәнәфигә менеп утырдым. Минем шаяртуны чынга алып булса кирәк, кыз муен тирәмә ак тастымал салды һәм: “Абый, ничек алабыз?” — диде. Мин: “Билгеле инде, полубокс”, — дидем. Кыз минем тирәдән ике тапкыр әйләнеп чыкты да: “Сез бик шутник икәнсез, абый”, — дип көлеп җибәрде. “Сезнең хатыныгыз бармы?” — дигәч, беразга ни әйтергә дә белмичә тордым. Минем жавапны да көтмичә кыз: “Хатыныгызның чәч толымының берсен кисегез дә, монда алып килегез, ябыштыргыч белән беркетеп, чәч ясап куярмын. Аннан полубокс, ёжик, каре, теләсәгез әтәч кикриге дә куярга була”, — дип, көлә-көлә мине баскычтан озатып калды.

Габделхак Нәҗипов, Ижау шәһәре