Әдәби сәхифә №37
Әлфирә Низамова
Туган якның болыннары
Кыр чәчәкләренә су сипмиләр —
Болын-аланнарда үсәләр.
Чәчәк исләреннән исерәләр
Авыл тугаенда иртәләр.
Күктәтәйләр, әнис, төймәбашлар,
Кыңгырау гөл, кыргый кашкарый…
Туган җирнең җан җылысын саклап
Шаулый горур тотып башларын.
Күрче, аланнарда — чәчәк туе!
Кәләшсыман ап-ак ромашкалар!
Аллы-гөлле үзәннәрне саклый
Горур нарат, имән,чыршылар.
Ак, шәмәхә, сары, зәңгәр, кызыл…
Гүзәллектән күзләр камаша…
Төсле җептән үргән келәмнәрдә
Бер йөреп кайт, хәйран-тамаша!
Нәсимә Сипова
Әткәм сүзе
Ничек тә түз, дия иде әти,
Бер сүз җитте гомер буена.
Артка чигенергә дигән фикер
Кереп чыкмады һич уема.
Авыр чаклар, сүзсез, күп булгандыр,
Җиңү арты җинү килгәндә.
Тормыш сынап сине сындырганда,
Барсын ташлап егылам дигәндә.
Үз алдыңа куйган изге максат,
Әти сүзе һаман саклады.
Әниемнең җылы күз карашы,
Изге догалары аклады.
Татлы хәтер, якты сүзләр кирәк
Тормыш сукмакларын үткәндә.
Борылып карап искә алуы рәхәт
Чорналган йомгакны сүткәндә.
Иж-Бубый авылы.
Зөһрә Шиһапова
Вакыт һаман уза
Әллә ничек үтте гомерем,
Ашыктым, ял күрмәдем,
Коштай очкан көннәремнең
Кадерләрен белмәдем.
Инде менә йөгерүдән
Тәмам килә туктыйсым,
Һәр сәгатьнең, һәр минутның
Тәмен килә тоясым.
Бар уйларны шигырь итеп,
Күңел яза да яза,
Вакыт кына мине көтми,
Һаман уза да уза.
Ижау шәһәре.
Венера Гатауллина
Ачы сагыш
Тиздән менә тагын көзләр җитәр,
Яфрак кояр барлык агачлар,
Җылы якка кошлар очып китәр…
Актарылыр барлык сагышлар.
Җиңәр өчен ачы сагышларны,
Йә Ходаем, бирче сабырлык.
Диңгез кебек олы сулар кирәк
Сагыш-хәсрәтләрне салырлык.
Алып китсә иде агым сулар
Бөтен булган авыр уйларны.
Төзәтергә иде ялгышларны
Үткәннәргә табып юлларны.
Синсез үтте минем гомер юлым,
Читтән тордым сине күзәтеп.
Гашыйк булалмадым һичбер кемгә —
Булмый хәзер берни үзгәртеп.
…Тиздән менә тагын көзләр җитәр,
Ятимләнер агач яфраксыз.
Йә Ходаем, бирче көч-хәл. Авыр
Ялгыз яшәү, сөю җавапсыз.
Ижау шәһәре.
Гөлфия Исхакова
Күрше эте
Күршеләрем зур фатирда
Туйдылармы тик ятып?
Үзләренә — уенчыкка,
Зур эт алдылар сатып.
Бик уңган булды этләре.
Булганын торды чәйнәп.
Сикереп кенә менә, төшә,
Тота алмыйлар бәйләп.
Мескеннәрнең калмады бит
Өскә кияр бер кием.
Ярты туфли, ярты — башмак,
Тик ята өем-өем.
Бу арада тавыш тынды,
Эт үз җәзасын алган.
Кыйммәтле куртка тимере —
Тамагына кадалган.
Воткинск шәһәре.