Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә №37 (1075)
15.09.2013

Әдәби сәхифә №37 (1075)

Без кояшны каршылыйбыз өчәү,

Язмышларны ак бәхеткә төреп.

Бөек Сөю үзе сөенә күк,

Ташып торган бу бәхетне күреп.

 

Әй, мәхәббәт! Мең-мең рәхмәт сиңа,

Бөеклегең, көчең синең беләм.

Язмышыма шигъри рәхмәт язам,

Очраштырган өчен синең белән.

 

Ринат Батталов

 

Миңа әле бары алтмыш

«Алтмыш тулды инде!” — диләр,

Ә мин әйтәм: ”Бары алтмышта!”

Алтмыш яшькә җитүләрем белән

Рәхмәтле мин тормыш-язмышка.

 

Елларның бит җитмеш, сиксәне бар…

“Булмас!” – димә, әйтмә ялгыш та.

Ходайныкын белеп буламыни?

Ә мин бүген бары алтмышта!

 

Кайгысы да, шатлыгы да булды,

Күрелгәне күптер тормышта.

Башка күрмәм, дип тә әйтә алмыйм,

Мин әле бит бары алтмышта.

 

Гомер үрләренә менеп барам

Үттем менә алтмыш баскычын.

Югарыдан максат дәшә әнә:

“Ашыга төш, тулды алтмышың!”

 

Кабалану минем өчен түгел,

Салмак кына яшәп ятмышым.

Өлгерермен, Ходай бирсен гомер,

Тулды әле бары алтмышым.

 

Сәламәтлек, аек акыл бирсен,

Күзләремә бирсен үткенлек!

Кулга каләм, үземә гамь бирсен

Калган гомерләргә җитәрлек!

Мин бит әле бары алтмышта!

 

Әлфирә Низамова, Исәнбай авылы

 

Гадилек

Бар матурлык, бар хозурлык гадилектә,

Гадилеккә, әйтегезче, ниләр җитә?

 

Җәйләр саен ак чәчәктә чия, алма —

Җаным өчен алар бар да тик ясалма.

Кыр чәчәге ята минем күңелемдә,

Чөнки алар кебек гади мин үзем дә.

 

Шигырьләре бигрәк гади, дисә халык,

Җавабым шул: гадилектә чын матурлык!

 

Зөһрә Шиһапова, Ижау шәһәре

 

Кыңгырау чәчәк

Әти, әни, сеңелем, мин

Киттек җәен урманга.

Ял итеп, җиләк җыярга

Кердек таныш аланга.

 

Аланыбыз искитмәле,

Танымаслык үзгәргән.

Күзләрне камаштырырлык

Ак чәчәктән бизәнгән.

 

Нәкъ уртада зәңгәр күзле

Кыңгырау кызы чыңлый.

Оялчан гына башын иеп

Җыр белән җирне сыйлый.

 

Сеңелем килеп кулын сузды

Бу чәчәкне өзәргә.

“Бигрәк матур, миңа кирәк

Бәйләм итеп тезәргә”.

 

“Ярамый, сеңелкәем, — дим,

Бу – табигать бизәге.

Өзмичә сакларга кирәк

Зәңгәр күзле гүзәлне.”

 

Әле кечкенә булса да,

Сеңелем сүзне тыңлады.

Рәхмәт әйткәндәй тирбәлеп,

Кыңгырау да чыңлады.

 

Гөлназ Закирова, Әгерҗе шәһәре

 

«Муллаян кызы белән барырсың”

Фәррәх абыйның тамагы шешеп җафалый иде. Шулай кыш көне тагын шешә, сырхауханәгә барырга кирәк. Китә бу бригадирга ат сорарга.

—          Фәррәхетдин, бүген ат юк бит әле, — ди бригадир.

—          Иртәгә булырмы?

—          Иртәгә дә ышандыра алмыйм.

—          Ә кайчан соң?

—          Менә шушы арада Муллаянның кызы чирләргә тиеш. Аның кызын илткәндә, утырып барырсың, — дип җавап бирә бригадир.

 

Чатан да йөгерә

Авылда ветврач Тәкый (Тәкыйулла) бар иде. Бер аягы бөгелми, таякка таянып авырлык белән генә йөри иде. Мөхтәр абый Галеш (Галимулла) белән бәхәскә керә (ул Галеш, бәләкәй чакта безне җәфалап та карады “кискәнме?” дип. Чалгыдан ясаган пәкесен чыгара да, уч төбенә бер икене ышкып ала. Сөннәтле малайлар чаж — ыштаннарын төшереп күрсәтә. Ә сөннәтсезләр — әллүр капка астыннан. Сыртлар суелып бетә иде).

Галеш баш янгынчы булып эшләде. Мөхтәр абый аның белән Тәкыйне йөгертәм дип бәхәсләшә. Нәрсәдән булсын инде, бер яртыдан. Тәкый пожарныйдан 100 метр ераклыкта гына тора иде. Болар аның төшкә кайтканын саклап торалар. Мөхтәр чаң кагарга керешә. Китә Тәкый титак-титак йөгереп. Аңа якын-тирәдәге кешеләр дә кушыла: “Нәрсә булган, кайда ут?” Мөхтәр абый: “Җәмәгать, тавышланмагыз, тынычлык, кешеләрнең уяулыгын гына тикшердек”, — дип җыелган халыкны тарата.

Бибел Ибраһимов, Уразай авылы