Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә №37 (1023)
14.09.2012

Әдәби сәхифә №37 (1023)

Урман кануны

(мәсәл)

Шау-шу белән урманда сайлау үтте,
Барча җәнлек аннан изгелек көтте.
Комиссиядә эшне җайладылар,
Хаким итеп аюны сайладылар.
Ерткыч аю булды галиҗанәп,
Урманда эшләр үзгәрде – ни гаҗәп!
Барча җанвар кайгыра, башын кашый,
Балаларын һәр көнне бүре ашый.
Аланга җыелып, бер сөйләштеләр,
Шикаять язып аюны дәштеләр.
Аю аларны тыңлап та бетермәде,
Сакал-мыегын хәтта бөтермәде.
Әйтте: “Бу эшне тик судка бирегез,
Бүре эләктермәсен – сак йөрегез!”
Килделәр. Судья – бүренең кардәше,
Җанварларның хәсрәтендә юк эше.
“Дәлилсез, — ди, — суд эше булмый ачып,
Шаһитлар юк, гаепле киткән качып.
Серне ачам – авырлыкка түзегез,
Хакимне сайлап куйдыгыз үзегез.
Бүре – аю дусты – белегез шуны,
Ни эшлисең – шундый урман кануны”.

Гыймран Сафин, Ижау шәһәре

 

Аерылыштык

Син — минеке, мин — синеке түгел,
Аерылыштык, өзек аралар.
Бергә вакытларны хәтерләтеп,
Әрнеп тора җанда яралар.

Куллар — кулда, уйлар – уйда түгел,
Уртак түгел фикер, табышлар.
Таныштырган, кавыштырган иде,
Аера да икән язмышлар.

Без кабызган учак сүнгән инде,
Дөрләп яна уртак күпер дә.
Кайсыбызга сыенырга белми
Өзгәләнә бала күпердә.

Бала йөрәгендә  бербөтен без,
Бүлә белми бала күңеле.
“Нигә, нигә, ни өчен?” — дип,
Уй-сорауда үтәр гомере.

Аерылдык икебез ике якка —
Сер бирмичә, горур атладык.
Йодрык кебек сабый йөрәгенә
Тау кадәрле хәсрәт ясадык.

Әлфирә Низамова, Исәнбай авылы

 

Картаерга безгә ярамый

Һәр ел саен көзләр җитүгә
Яшәрергә тиеш укытучы.
Чәчләренә ак бәс кунса да,
Күңеле белән ул – һаман укучы.

Бала күңелен һәрчак аңлар өчен
Картаерга аңа ярамый.
Маңгаенда эзләп сырланса да,
Йөрәге бит аның картаймый.

Яшәрә ул кыңгырау тавышыннан,
Балаларның көләч йөзеннән.
Мәктәп тормышының мизгеленнән,
Белем биргән һәрбер көненнән.
…Һәр көз саен фәкать яшәрәбез,
Картаерга безгә ярамый!..

Рима Зарипова, Кичкетаң авылы

 

Гомер

Нигә гомер ике килми икән,
Ике тумый кеше анадан?
Хаталарсыз гына яшәр өчен
Туар идем җиргә яңадан.

Гомерем минем кай арада үтте,
Кая китте, кая җиттеләр?
Кайтыр идем кире елларга,
Адашырмын кебек юлларда.

Ничек кенә яшәсәк тә җирдә,
Үтә икән безнең гомерләр.
Яши алсак, яшик матур итеп,
Риза булсын шуңа күңелләр.

Роза Никашева, Иж Бубый авылы


 

Тормыш дәвам итә (хикәя)

Нәзифә өчен бу төн бик хәвефле булды. Улы Вәзир һич уйламаганда хастаханәгә эләкте. Бәла аяк астында ята, диләр бит,  ул кич эштән кайтышлый юл һәлакәтенә очрады. Аны авыр хәлдә операция өстәленә салдылар. Бу хәбәр килеп ирешүгә Нәзифә декрет ялындагы килене белән хастаханәгә ашыкты. Табиб аларга: “Оперциядән соң әле аңына килмәде, кулдан килгәннең барсын да эшлибез”, — дип өйләренә кайтырга кушты. Әллә артык үртәлүдән, әллә ашыгып йөрүдән, кайтып керүгә киленнең тулгагы башланды. Исәпләү буенча әле ике атналап вакыты бар иде, югыйсә. Ашыгыч ярдәм машинасы чакыртып, аны бала тудыру йортына салып кайтты Нәзифә.  Кыл өзәрлек тә хәле калмаган иде. Баскычтан аякларын көч-хәл белән сөйрәп менеп фатирына керүгә урын өстенә ауды. Юк, йокыга китә алмады, күз алдыннан бер-бер артлы үзенең тормышы, улының балачагы, бүгенге вакыйгалар үтте.

Нәзифә кияүгә олыгаеп кына чыкты. Әллә ике арада ярату булмады, әллә йомшак холыклы ирен туган нигезе тартты, авылга кайтып китте. Уллары Вәзир әле мәктәпкә дә кермәгән иде. Дөрес, ул Нәзифәне дә үзе белән чакырды. “Тиздән эшемдә фатир алырга чират җитә, баланы укытасы бар”, — дип, Нәзифә риза булмады. Шуннан соң бер кискән икмәк кире ябышмады. Ул улын бер үзе үстерде. Шаян, шук малай яшүсмер чагында төрле күңелсез хәлләргә эләгеп, милициядә исәптә торса да, армиягә китә алды. Төпле һөнәре булмагач, солдат хезмәтеннән соң озак кына эшкә урнаша алмый йөрде. Күп акчалы эш эзләде. Себердә, башка шәһәрдә дә бәхетен сынап карады. Яше утызга якынлашса да, өйләнмәде. Аның еш кына салмыш кайтуы, ял көннәрендә балконда сыра эчеп утыруы Нәзифәнең эчен пошырды. Ананың улын гаиләле итеп күрәсе, оныкларын сөеп үстерәсе килде. Вәзир җәй көннәрендә авылга әбисенә – әнисенең әнисенә кайтып йөрде. Нык бирешкән карчыкның каралты-курасын төзәткәләде, утын әзерләде. Шәһәргә, төп йортка, бер кайтуында алар күрше кызы Әлфия белән кайттылар. Ике арада мәхәббәт туган иде. Зур итмичә генә туй ясап, Нәзифә яшь киленне үз фатирына пропискага кертте. Һөнәре буенча сатучы икән, тиз арада эшкә урнашты Әлфия. Вәзир дә төшемле генә эш тапты. Берничә айдан яшьләр Нәзифәне бик нык сөендерделәр: килене авырга узган икән. Соңгы айларны ана бәхеткә күмелеп, шатланып яшәде.

Менә шулай канатланып, җилпенеп йөргәндә бу бәла килеп чыкты. Таң беленә башлауга Нәзифә аяк өстендә иде инде. Куе итеп кайнар чәй эчте дә, хастаханәгә китте. Юл буенча җаны өзгәләнеп барды. Нәрсә көтә аны? Улы аңына килгәнме? Хәле ничек?

Табиб бик авыр хәбәр җиткерде: Вәзир аңына килмичә таң алдыннан җан биргән. Бу авыр хәбәрдән Нәзифә ишек каршындагы утыргычка ауды. Бу минутта аның еларлык та хәле юк иде. Ушына килгәч: “Күмү эшләрен ничек башкарып чыгармын ”, — дигән уй бөтен зиһенен чолгап алды. Күңеленнән ярдәм итәрдәй туганнарын барлады. Кесә телефонының чылтыравы аны айнытып җибәрде. Килене Әлфия: “Әни, син бүген әби булдың. Таң алдыннан улыбыз туды. Әтиебезнең хәле ничек?” – дип сорады.  Нәзифә: “Рәхмәт, кызым, рәхмәт. Сине улың белән котлыйм”, — дип кенә әйтә алды. Бөтен сабырлыгын җыйса да, аның күзләреннән яшь бәреп чыкты.

… Көн саен өлкән яшьтәге мөлаем хатын коляска тартып, урамга чыга. Арбада ирен очларын селкетә-селкетә кечкенә оныгы Вәзир йоклый.  Әнә болытлар артыннан балкып кояш чыга. Саф, чиста су өстендәге каз мамыгы талгын искән җил белән аларга таба йөзә. Тормыш дәвам итә дигәндәй, тәгәрәгән саен коляска тәгәрмәче күчәрендә чыңлап ала. Ак тукыма белән каплаган коляскага карап, кул аркасы белән сиздермичә генә күз яшен сөрткән ананы кем генә искәрде икән.

Гөлфия Ибраева, Ижау шәһәре