Әдәби сәхифә №36
Танышу
Илдус Шамил улы Шакиров — Татарстанның Кукмара поселогыннан. Бүгенге көндә Интернет челтәренең иң популяр шагыйре, җырлар авторы. Шигырьләрендә — хатын-кызның нәзберек җанына туры килә торган сөю хисләре. Иҗаты тулы моң, яну. Яраттыра, нәфрәтләндерә, кайчакта елата торган хисләрне шигъри юлларга сала ул.
Йөрәк сатам
Йөрәк сатам, аласызмы ?
Әзрәк кенә таушалган.
Ташып аккан мәхәббәттән
Бик кечкенә кыршалган.
Бергә генә тугры булган,
Берне генә яраткан.
Кире каккан кеше сүзе
Аны әзрәк каралткан.
Җавапсыз мәхәббәттән
Үләчәк ул бу тәндә.
Яратмаган кешеләр күп
Кирәк булыр бүтәнгә.
Яратса, каты ярата
Алсагыз үкенмәссез.
Яратылмыйча яшәүнең
Ни икәнен белмәссез.
Үткәнем
Сагынмадым, көтмәдем —
Кабат килеп җиткәннәр.
Нишләргә дә белгән юк
Ишек шакый үткәннәр.
Үткәнне искә алсаң,
Тагын каралыр көннәр.
Кабат килгән сагышны
Ничек күтәрер иңнәр?
Кертимме ишек ачып,
Калсыннармы урамда —
Үткәннәр ишек шакый.
Киләчәк юк уемда.
Бәхет көтеп…
Бәхет дигән сертификат
Һәркемгә дә җитми, ди.
Бәхетсезлек дигәне күп
Таратылып бетми, ди…
Бәхетле билет чыкканны
Гомер буе көтәбез.
Бәлки алда көтәдер, дип
Күпме юллар үтәбез.
Бәхетле билетка булган
Чиратлар елга буе.
Булган бәхетнең кадере юк,
Башларда — шайтан туе.