Әдәби сәхифә №36
“Балам, капма, балан ачы”, — диләр.
Әнкәемнең башка сүзләре:
«Баланнардан син өзелмә, балам,
балан ачысына түзәрлек …»
Алтын-көмеш калдырмады әнкәм,
ямь тапмады сары төсләрдә.
Ул яраткан кызыл балан балкып,
шатлык бирә сары көзләрдә.
Берәм-берәм баланнарым өзәм,
саный-саный җыям сибелсә,
Әнкәм кебек ачысына түзеп,
кабып куям учта изелсә.
“Тәмле”, — диеп, әнкәм сузган иде
тулып пешкән балан бөртеген, —
иң ачысы балан булсын, балам,
татлы булсын калган гомерең”.
… Ак чәчәкле кызыл баланнарның
әнкәм кебек беләм кадерен …
Сарапул шәһәре.
Ибраһим Биектаулы
***
Яшәеш ул — хәрәкәттер,
Аллаһ биргән бәрәкәттер.
Ләкин Броун хәрәкәте —
Җаннар өчен һәлакәттер.
Кояш нуры — атылган ук —
Нәтиҗәле, юнәлешле.
Ошбу хәрәкәттән туа
Тормыш асылы, җимеше.
Кыйбласыз селтәнүләр
Туздыра галәм тузанын.
Тарих теле сөйли алмый
Ни киләсен, ни узганын.
Хәрәкәткә кушылган Җан,
Күрим дисә ни буласын,
Әүвәл — тапсын кыйбласын…
Ижау шәһәре.
Әлфирә Низамова
Үткәннәргә ишек ябык
Үткәннәргә кайтасыңмы, дисең,
Уйларыңда гына булса да?
Хәтер аланында җилләр уйный,
Ә алдымда — биек бусага.
Үткәннәргә ишек ябык инде,
Ымсынудан гына ни чара?
Яшимме мин? Үзем генә беләм…
Абына шул кеше-бичара.
Ярты җаным шунда йөридер дә…
Эзләсәм дә инде табалмам.
Үткәннәргә илтә торган сукмак
Үлән арасында югалган…
Үткәннәрнең ишегендә — йозак,
Ә ачкычы төшеп югалган…
Йөз-төсмерең хәтерләмим, кичер,
Анысын да вакыт урлаган.
Исәнбай авылы.
Зөһрә Шиһапова
Көзге күренеш
Көз дөньяны гаҗәп төскә кертте —
Аяз көннәр, якты төннәре.
Таңнары да алсуланып ата,
Җәйдәгедәй җылы кичләре.
Уттай яна кызыл миләшләре,
Яфраклары алтын тәңкәдәй.
Чәчәкләр дә әле һаман шиңми,
Кабат ямьле җәйне көткәндәй.
Китәр кошлар һаман китеп бетми,
Туган якның тоеп җылысын.
Китмәсеннәр әле, саубуллашу җырын
Кабат-кабат килә тыңлыйсым.
Сүзсез калам ишетеп тавышларын,
Сагыш белән тула күңелем…
Көзем җитеп, инде җирем белән
Саубуллашам гүя мин үзем.
Ижау шәһәре.
Зәйнәп Зәкиева
Яшик әле
Атылган йолдызны күзәтеп
Юрыйк әле, юрыйк шатлыкка.
Хозурланып кичке һаваларда
Бирешмәс көч телик картлыкка.
Яшик әле, яшик өмет белән
Җир астында таңнар атмый бит.
Картлыкка да горур атлап керик,
Яшь гомерләр кире кайтмый бит.
Җир җимерткән чаклар инде артта
Калды үткәннәргә уралып.
Шөкер итеп яшик бу дөньяда
Тыныч тормышларга куанып.
Актаныш районы,
Мерәс авылы.
Чыңгыз Мусин
Тынгысызлык
Ниләргә микән соң, ниләргә
Шигъри чир йокты соң миләргә?
Мин аны үзем бит теләдем,
Ул китте тирәнгә-тирәнгә.
Ул минем йокымны качырды,
Хыялга батырды башымны.
Тынгысыз күңелем түрендә
Илаһи могҗиза ачылды.
Мин аңа өметләр багладым,
Тормышның серләрен аңладым.
Тик олы шәхесләр алдында
Үземне таныта алмадым.
Ул миңа китерде җәйләрне,
Һәр көнем бәйрәмгә әйләнде.
Яшьлектә ымсынган хыялым
Гадәти язмышка бәйләнде.
Ул — минем сулаган сулышым,
Ул — минем гадәти тормышым.
Гомеремнең олылайган көнендә
Язмышта ирешкән уңышым.
Хыялый хисеңне яшермә,
Гүя мин егерме яшемдә.
Тик башта — яшәеш хәстәре
Иртәрәк агарды чәчем дә.
Язмышта ниләр соң майтардым?
Үткәнгә карыймын борылып.
Яшьлегем узды тик орынып,
Иңнәрдә бирчәйгән олылык.
Мордывый авылы.