Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә №36 (1074)
4.09.2013

Әдәби сәхифә №36 (1074)

Ап-ак аккош ак томанга кереп китте боегып…

28 август көнне Кичкетаң авылында яшәп иҗат иткән каләмдәшебез, бик күп шигырьләр, язмалар авторы Әмир Габдрахман улы Хәсәновның йөрәге кинәт кенә тибүдән туктады. Ул 1952 елның 11 сентябрендә Әгерҗе районы Балтач авылында туган. Мәхәббәт хисләре, илаһи бер моң, “кош күзеннән коелып төшкән энҗе тамчылар”ы белән сугарылган шигырьләре уйландыра, моңландыра, җанны җылытып-назлап тора иде. Ул тормышның һәр мизгеленнән шигърият таба белде, фәлсәфи уйларга чумып, җирдә барган вакыйгаларның асыл мәгънәсенә төшенергә омтылды. Намуслы, риясыз, кешелекле, гадел, нечкә зәвыклы Әмирнең шигырьләрен дулкынланмыйча уку мөмкин түгел. Шагыйрь йөрәгенең иң түреннән өзгәләнеп әйтелгән сүзләрне укыгач, күзләргә ирексездән яшь килә. Без Әмир Хәсәновны юксынып, сагынып искә алачакбыз. Туганнарының, авылдаш­ларының, укучыларының тирән кайгысын уртаклашабыз. Урыны оҗмахта булсын. Каләмдәшебезнең үзе исән чакта “Яңарыш” редакциясенә алып килгән шигырен сезгә дә тәкъдим итәбез, хөрмәтле газета укучылар.

 

Кая китте малай чакларым —

Канатланып атта чапканым?

Карга боткалары ашый-ашый

Шалашларда кунып ятканым.

 

Кая китте егет чакларым —

Мәтрүшкәле печән чапканым?

Мәтрүшкәле чәйләр эчә-эчә

Яшь үләндә кырын ятканым.

 

Узып бара абзый чакларым,

Тузып бара салган йортларым.

Оныкларым белән бергә-бергә

Йөрим үтәп куйган шартларын.

 

Чып-чын ошап авыл картына,

Кулым кушлап куеп артыма,

Узган гомеремне уйлый-уйлый

Чыгып бастым бакча артына.

 

Кая болай күңел ашкына?

Учым куеп аксыл кашыма,

Зиратка төбәп карый-карый

Сүзләр язам кабер ташыма:

 

“Кайталмассың! Соңгы минуткача

Яшә белеп тормыш кадерен.

Рәхмәт Сиңа! Мине искә алып,

Күреп киткән өчен каберем!”