Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә №36 (1022)
6.09.2012

Әдәби сәхифә №36 (1022)

Җан тынычлыгы

Кешегә җан тынычлыгы
Судай, һавадай кирәк.
Тормышыңда юлдаш булса,
Дөньяң була түгәрәк.

Газиз җаның тыныч булса,
Балкып яшисең килә.
Бар теләкләрең үтәлә,
Теләп эшлисең килә.

Җан тынычлыгы кешегә
Ул зур бүләк – хәзинә.
Ул — дәва да, ул – шифа да
Барча бәдән-тәнеңә.

Җан тынычлыгын акчага
Беркем дә сатып бирмәс.
Иң кыйммәтле дарулардан
Җанга тынычлык иңмәс.

Газиз җаның тыныч була,
Тату булса аралар.
Изге мәхәббәт хисендә
Шат үссәләр балалар.

Акылыңа, зиһенеңә
Өстенлек бирү кирәк.
Сабыр булып, әдәп саклап
Яшәү кирәктер бигрәк.

Йортыңа кунар бәрәкәт,
Араларга мәхәббәт.
Ак бәхетең балкып торыр,
Тәнеңә иңәр ләззәт.

Язмыш биргән гомеркәйне
Парлап, гөрләшеп үтик.
Кирәк булып, терәк булып,
Гомер йомгагын сүтик.

Шиһабетдин Садыйков, Ижау шәһәре

 

Юксыну

(тормыш иптәшемә)

Белмим инде, ничек күнегергә
Ялгызлыкка, сөю, сагышка.<
Өннәремдә яннарымда кебек,
Исем китми байлык, табышка.

Еллар узган саен өзгәләнәм,
Төшләремдә күреп күрешәм.
Күзем ачсам, юксың яннарымда,
Мендәремә елап эндәшәм.

Мәңгелектә тыныч йокла, бәгырем,
Онытылмас затым-өммәтем.
Син бит минем сүнмәс мәхәббәтем,
Син бит минем соңгы өметем.

Ракыя Шәрипова, Ижау шәһәре

 

Син, син, син…

Яратуым уен түгел,
Уйнап кына йөрсәк тә.
Күңел күгем сиңа тарта,
Ялкын сүнми йөрәктә.

Югалтулы юллар үттек,
Ихлас минем хисләрем.
Юлларымда кабат, җаным,
Югалтсам мин нишләрмен.

Матур курчак матур инде,
Матур атлап киләсең.
Йөрәгемә якын кеше
Ул бары тик син, син, син…

Венер Садыйков, Ижау шәһәре