Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә №35
29.08.2014

Әдәби сәхифә №35

Җимешләре балдан татлы,
Эреп тора авызда –
Көннәрнең иң-иң баллысы
Һич арттырмыйм, августта!

Элмира Нигъмәтҗан.

Чыңгыз Мусин

Җан ярасы

Кыйбла яктан назлы җилләр исә,
Бакчаларда асыл гөлләр үсә.
Михнәтле дә, өметле дә булган
Без яшәгән яшьлек искә төшә.

Үзем хәзер заман карты инде,
Ходай миңа озын гомер бирде.
Хәтер сандыгымның төбе тишек,
Уй-фикерләр башта төрле-төрле.

Минем кебек картлар сирәк, димен,
Карт-корылар кемгә кирәк, димен.
Заманында хәлле егет идем,
Тик күңелдә изге теләк минем.

Үткәннәрне, бүгенгене барла,
Оланнарны нәрсә көтә алда?
Хәзер инде заманалар үзгә,
Тик шулай да нәрсә булды безгә?

Җан ярасы әрни бәгырьләрдә,
Үрелделәр куллар хәмерләргә.
Теләп алган язмыш колы булып,
Күпме җаннар керде каберләргә.

Үткәннәрне уйлый һаман күңел,
Ялгышлардан мин дә хали түгел.
Шуңа, ахры, күңел тынмас инде.
Яшьлегемә кайтып булмас инде.

Яшь гомерләр калды үткәннәрдә,
Йөрәк әрни яшьли киткәннәргә.
И, ходаем! Үзең сабырлык бир,
Сагышланып гомер иткәннәргә.

Мордывый авылы.

Ибраһим Биектаулы

Дүртьюллыклар

Яңгырлы күк йөзе авыр —
Таштан җиңел түгел су.
Күңелне нәрсәдер били:
Ий, караңгы, ий, моңсу…
***
Хатлар да көтмим, кунак та,
Ялгызым яшәп калдым.
Хәбәр юклык — яхшы хәбәр,
Афәттән ике адым.
***
Җил исә теләгән җайга,
Мин йөрим — хәл кадәре,
Сөртенәмен һәр адымда,
Ә җил, ауный-тәгәри…

Ижау шәһәре.

Асия Корбангалиева

Мөлдерәмә тулы

Ялгыз кеше бу дөньяда
Кагыла да сугыла.
Ялгызларның күңелләре —
Чите кителгән дөнья.

Ялгыз утырган урындык
Никтер гел артсыз була.
Менәсе кечкенә үр дә
Әйтерсең текә кыя.

Юлдагы бәләкәй чокыр
Төпсез упкын тоела.
Туң бәгырьләр әйткән сүздән
Йөрәккә кан коела.

Ялгыз башында уй кайнап,
Миен хәтта пешерә.
Парлыларның бер эше дә
Юктыр ялгыз кешедә.

Ялгызларның тәннәре дә
Нужа куып талчыга.
Әрнүләрне башкаларга
Сиздермим дип җан чыга.

Ялгызларның һәр көн саен
Тирәнәя ярасы.
Язмышның да килә һаман
Урталай сындырасы.

Ялгызларны озата йөри
Кара болыт шәүләсе.
Тик эчтәге ялкыннарны
Килми һич сиздерәсе.

Мөлдерәмә тулы яшьтән
Әче сагышлы күңел.
Күп ялгызлар, толлар шундый,
Тик бу мин… юк, мин түгел.

Ниндидер көч барлыгымны
Бер төенгә төйнәде.
Илең, телең өчен яшә —
Шул вазифа йөкләде.

Бөркет канатлары иңдә-
Миндә ярсулы халәт.
Гел яшьнәп яшәргә диеп,
Үземә куйдым таләп.

Әгерҗе шәһәре.