Әдәби сәхифә №35

Коела яфраклар өере — Ишетелә тәңкәләр чыңы… Агыла амбарда нигъмәт — Агыла алтынның чыны. Риза Шәфи.
Наилә Харисова
Җирсү кичергәннәр аңлар мине…
Тамырларым тирән киткән, ахры,
Күңел һаман туган якка тарта.
Еллар узган саен сагынулар
Арта гына бара, һаман арта.
Җирсү кичергәннәр аңлар мине:
Туган яктан кем соң туеп китә?
Синдә үткән чаклар искә төшеп,
Күңелләрне һаман да җилкетә.
Күзгә кереп, ай, елатты синнән
Алып киткән юлның тузаннары.
Якты көннәрем дә калды синдә,
Булды каһәрләнеп узганнары.
Юлга тамган яшем күптән кипте,
Ят чишмәләр басты сусауларны.
Хисләр генә ярсып ала кайчак
Тезгеннәрен өзеп, тышауларын.
Хәтеремдә кайтып киләм шулчак
Никтер әллә ниләр булыр кебек.
Тыйнак тал кызлары суга төшкән,
Агыйделдә шул ук дулкын-күбек.
Күкләр шул ук, бәбкә үләне дә,
Әрем исләре дә шул ук бугай.
Бөдрә таллар, картлач өянкеләр,
Яланаяк эзем калган тугай.
Шунда гына качып торасыңдыр,
Балачагым, әйдә, чыгып күрен.
Бөрлегәннән авыз иттер әле,
Һич булмаса, ярар ачы күгән.
Ничә тапкыр очып баш өстеннән
Зарлы акчарлакларың әйләнде.
Күл өстендә (кыр үрдәге микән?) —
Оя-оя киек кош сәйләне.
“Син дә кайттыңмыни?”- дигән кебек,
Ярга кагып, дулкын, әй, уйнады.
Җил булып җил көткән, ахры, мине:
Чәчем белән уйнап гел туймады.
Мәгърур чыршы-нарат үсми монда
Бар булганы усак, тал-тирәктер.
Җирсүләрдән арган күңелемә
Бүген бары менә шул кирәктер.
Әгерҗе шәһәре.
Вәҗиһә Заһидуллина
Син — бәхетем
Бәхет тулы күзләреңә
Тутырып карыйм әле.
Синең белән гомер юлын
Янәшә барыйм әле.
Бүләк иткән гөлчәчәгең
Кочагыма аламын.
Син кабызган сөюнең
Ялкынында янамын.
Гөлчәчәк гүзәллегендә
Сүнмәс мәхәббәтең бар.
Син генә минем бәхетем —
Гомерлеккә булган яр.
Сөю тулы күзләреңә
Багу — үзе зур шатлык.
Син — янымда, мин — яныңда
Хәерле булсын картлык.
Ижау шәһәре.
Әминә Гайфуллина
Күрешергә язсын җәннәттә
Сине озатканда, ап-ак карлар
Иңнәремә килеп кундылар.
Искән җилләр битләремнән сөеп,
Яшьләремне сөртеп уздылар.
Бер-беребезне аңлап алтмышелга якын
Тормыш сукмагыннан атладык.
Никахларда биргән вәгъдәләргә
Тап төшерми ихлас сакладык.
Тыныч, иркен, җылы оябызда
Ике ул, ике кыз үстердек.
Алтын-көмешләргә күммәсәк тә,
Эшләп яшәр өчен көч бирдек.
Күңелемдә әйткән васыятьләрең,
Күз алдымда — соңгы карашың.
Минем өчен һаман борчылдың ла,
“Каласың бит, — дидең. – Каласың”.
Өстәлемдә синең урының буш,
Эчми суына салган чәйләрем.
Ямьле язлар үтте сине уйлап,
Моңсуланып үтә җәйләрем.
Үзем моңлыгадыр, гөлләрем дә
Элеккечә чәчәк атмыйлар.
Әрнемә син, йөрәк, сабыр итү кирәк,
Ул тарафтан кире кайтмыйлар.
Хәсрәт дулкыннары ташкын булып,
Килеп-килеп бәрелә ярларга.
Олыгайсак та, авыр, Ходай, сабырлык бир
Яшьли аерылган парларга.
Аерылу авыр һәркем өчен,
Яралары кала йөрәктә.
Догаларым саен сорыйм Ходаемнан,
Күрештер, дип, безне җәннәттә.
Ижау шәһәре.
Зәмфирә Дәүләтшина
Туган нигез
Капкадан кергәндә, күзем төшә
Туып-үскән газиз йортыма.
Гөрләп торган чагы бар иде бит
Хәзер бер кысасы утыра.
“Кая киткән моның кешеләре!” —
Дигән уйлар килә башыма.
Бер-бер артлы балачак вакытым
Килеп баса сыман каршыма.
Төшләремдә күрәм туган йортны,
Әни йөри йортның эчендә.
Мәш килә ул безне көйли-көйли,
Элеккечә ризык пешерә.
Без яшь чакта әнием камыр басса,
Ала идек аны уратып.
Әни безгә камыр бирә иде,
Ашый идек мичтә кызартып.
Бу самими, талу белмәс чаклар
Төштә генә калды шул инде.
Туган йортым, каршы аласың
Моңсу башың иеп син мине.
Яңа Аккуҗа авылы.