Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә №35 (1073)
29.08.2013

Әдәби сәхифә №35 (1073)

Җан җылысы җиргә күчсә…

Төз наратлар арасыннан кояш карый,

Җилләр назлап сыйпап үтә башларыннан.

Зәңгәр күктән аксыл болыт күзен кыса,

Гаҗәп икән, кемдер күктән карап торса.

 

Таштан түшәк җәйгәннәр дә җир өстенә,

Таш өстендә үсә алмый үләннәр дә.

Йорт төзиләр, кайткан кошлар кора оя,

Тирә-якта яшел чирәм, яшел дөнья.

 

Шомырт чәчәк аткан вакыт булды салкын,

Ә йөрәктә тере ут бар, дөрли ялкын.

Шул ялкынның җылысы да җиргә күчсә,

Төз наратлар әнә ничек биек үсә!

 

Җәен-кышын үзгәрмиләр, гел бертөсле

Ямь-яшелдән каршылыйлар алтын көзне.

Кояш үрелеп карыймы әллә гел аларга,

Бар җылысын бирәме әллә наратларга?

 

Бу дөньяда бар да гаҗәп, бар да серле,

Могҗизалар туып тора төрле-төрле.

Җил-машина болытларны уңга-сулга

Йөртеп тора зәңгәр күктә, ап-ак юлда.

 

Шул ук юлдан очып кайта кыр казлары,

Туган якка кайтып җитә бик азлары.

Төз наратлар үрелеп-үрелеп күккә карый,

Дәшәләр күк — очыгыз сез армый-талмый.

 

Сез һавада, ә без җиргә тамырланган,

Сез очасыз иңләп-кочып биеклекне.

Шул киңлекләр сезнең өчен зәңгәр бишек,

Ә без җирдән күзәтәбез шул киңлекне.

 

Тартылабыз биеклеккә, үрләргә без

Очып кына китә алмыйбыз, җир җибәрми.

Күкләр тарта, җир җибәрми, әллә шуңа

Төз наратлар һәрчак горур басып тора.

 

Түгәрәк дөньям! Тагын нәрсә кирәк инде?

Аермасын берүк Ходай шушысыннан.

Бар җиһанга җылы нурын сибә-сибә

Кояш карый төз наратлар арасыннан.

 

Рәзилә Хәмидуллина, Иж-Бубый авылы