Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә №34
22.08.2014

Әдәби сәхифә №34

Август

Кояш кызулыгы сүрәнәя,
Кызулыкның җирдә хәзер эзе:
Алмаларның йөзе алсуланган,
Көнбагышлар гүя кояш үзе.

Элмира Нигъмәтҗан.

 

Тормыш ямен тоеп яшәү, матур шөгыльләр таба белү, мөгаен, бәхетне үзеңә җәлеп итүнең бер ысулыдыр. Кайбер кешеләрнең хезмәттән, әйләнә-тирәдәге гап-гади күренешләрдән олы бер могҗиза табуын күреп шундый фикер туа.
Әгерҗе районының Иж-Бубый авылында яшәп иҗат итүче каләмдәшебез Рәзилә Хәмидуллина нәкъ шундый гаҗәеп затлардан. Ул гөлләр телен, чишмәләр моңын, күкләрнең күз карашын аңлый, алар белән сөйләшә, уй-кичерешләрен күңеле аша үткәреп, кәгазь битләрендә шигъри юллар пәйда була. Хис-моң тулы шигырь юллары!
Моннан тыш, Рәзилә ханым уңган хуҗабикә, ул ел саен милләт­тәшләребезне “Яңарыш” газетасына яздырырга да вакыт таба. Рәзилә ханымның күңел көрлеге, хискә бай, тормышка гашыйк, ярдәмчел, бар эшкә өлгер булуы, бәлки аның ел фасылларының иң мул һәм ямьле вакыты — август аенда дөньяга килгәнгәдер, дип уйлап куясың. Әйе, августта Рәзилә Хәмидуллинаның туган көне — 50 яшьлек юбилее. Шушы матур бәйрәм уңаеннан, Рәзилә ханым, сезгә теләкләрнең дә иң-иң матурын телисе килә. Сәламәтлек, иҗат һәм яшәү дәрте беркайчан да сезне ташламасын!

 

Кара эч

Кара эчнең теле зәһәр —
Чагып ала көтмәгәндә.
Тыштан гына матур булып
Йөргән икән үткәнендә.

Тыштан гына ялтыраган,
Дер калтырап эчеңнән.
Бүген дә бит шартлый язды
Миңа булган үченнән.

Ямьсезләшеп телгә килеп,
Йөрмәдек һичбер вакыт.
Минем биеклектән төшү
Аның өчен — зур шатлык.

Миндә булса, күрә алмый,
Бирә алмый булмаса.
Мин елмаям, аның йөзен
Караңгы болыт баса.

Кара эчнең карашы да
Үтерә, диләр. Дөрес!
Шуңа, күренмичә генә,
Аңардан качып йөреш…

Аңла инде йөрәгемне

Яралама йөрәгемне бу кадәрле,
Йөрәгем бит үзем өчен
бик кадерле.
Сагалама, хисләремне
таптарга дип.

Уйлама да.
Мин барыбер ирек бирмәм,
Беркайчан да сиңа
Башым иеп килмәм.

Син дә йөрмә
Артларымнан янып-сусап,
Чык та әнә, сахраларга,
Тынычлык тап.
Үкенмәссең, әйткән иде бу,
диярсең.
Яралама йөрәгемне, зинһар…

Фатиха

Үткен бул, балам, югалып калма,
Тормышта барсын бик якын алма.
Авыр караштан башыңны имә —
Үзеңне горур бөркеткә тиңлә.

Ачылып сөйләш, фикерең үлчәп.
Кайда булсаң да, бул һәрчак үҗәт.
Үз сүзең булсын, эчкә йотылма,
Туры юлдан бар, читкә тайпылма.

Күп чакта бәхет үзеңнән тора.
Алгы бәхетеңне Ходайдан сора.
Иман, тәүфыйклы булып үс, улым,
Бәхетең артыр, аңла син шуны.
Эш-максатларың булсын югары,
Алда — катлаулы тормыш юллары.

Иж-Бубый авылы.