Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә №34
27.08.2015

Әдәби сәхифә №34

Гөлфия Исхакова
Август ае
Үтеп бара җәй айлары,
Чәчәкле шәлен изәп.
Истәлеккә хәтерләрне
Ромашкаларга бизәп.

Ак төсләр — каеннар төсе,
Чуклары җиргә тигән.
Кыр, болыннар һәм урманнар
Әле яшел төс кигән.

Яңгырга юмарт болытлар
Боек быел әллә ни…
Бик еш кына күңеле тулып,
Күз яшьләрен әйдәли.

Кояш чыгып елмая да
Кача болыт артына.
Җитми аның җылылыгы,
Күңел нурга тартыла.

Күлдә дулкын куып уйный
Августның серле җиле.
Тиздән балланып алтын көз
Балкытыр туган җирне.
Воткинск шәһәре.

Лилия Мортазина

Зәңгәр күзләр

Зәңгәр күзләргә юлыктым
Яп-яшь кенә чагымда.
Шуннан бирле дөрләп янам
Мәхәббәт учагында.

Зәңгәр күзләр — сихри күзләр
Мине җәлеп иттеләр.
Ул күзләрнең карашлары
Бәгыремне өттеләр.

Миңа караса ул күзләр,
Каушап калдым, оялдым.
Бу күзләрнең гомерлеккә
Әсире булып калдым.

Бу күзләргә бер карасам,
Йөзәм кебек диңгездә.
Көймә кебек чайкаламын:
Аңлый алмыйм үзем дә.

Күзләренең зәңгәрлеге
Зәңгәрләтә һаваны.
Шул зәңгәр һавага карап,
Яшәргә көч аламмы?!

Зәңгәр төсләрне яраттым,
Зәңгәр алдым кияргә.
Зәңгәр күзле сөйгән ярым
Калды сагынып сөйләргә.

Чайковский шәһәре.

Тәнзилә Хәбибуллина

Сугыш балалары

Сугыштан соң тудык. Авыр еллар.
Юа җыйды ачтан әниләр.
Тамак ялы өчен урман кисте,
Газап чигеп, безнең әтиләр.

Урак урды әнкәм көннәр буе,
Арбада — мин, килеп тирбәтте.
Менә шушы олы басу юлы:
“Яшәргә!” — дип, безне өйрәтте.

Башакларның җырын тыңлап үстем,
Күңелләрем шуңа сафланды.
Сугыш бетү — әле туклык түгел:
Балачагым шулай башланды.

Әти кайтыр иде урман кисеп,
Ярсып көтте нәни күңелем.
“Куян күчтәнәче” алып кайтты,
Өзеп үзенең соңгы телемен.

Көлгә күмгән бәрәңгеләр тәме
Телләремдә мәңге сакланган.
Шул чакларны сагынып искә алам,
Безнең яшьлек шулай башланган.

Сугыштан соң туган балалар без,
Күңелләрдә — сугыш ярасы.
Ә шулай да ул чакларны сагынам,
Килә шунда кире кайтасы.

Салагыш авылы.

Гөлназ Яппарова
Сиңа

Еллар мине сиңа китерерләр,
Вакыт синнән мине эзләтер.
“Учыңдагы комның бөртекләрен
Җуйма”, — диеп, җилләр кисәтер.

Язмыш мине сиңа алып килер,
Тормыш синнән мине таптырыр.
Киләчәккә барып җиткән көннәр
Балы белән маен каптырыр.

Күңел мине сиңа буйсындырыр,
Йөрәк сине миңа әсир итәр.
Шытып килгән мәхәббәтебезнең
Чәчәкләнер вакыты җитәр.

Яр-Чаллы шәһәре.

Сабира Мулламөхәммәтова

Үз динем кадерлерәк

Ник мин урыс булыйм, ди,
Урыс булып тумаган.
Тормыш мине үз телемнән,
Иманымнан җуймаган.

Явыз Иван юк инде,
Тик үзгәрми замана.
Руслар ярата белә дип,
Безнең халык алдана.

Үз динеңә ни җитә соң,
Почмакка табынганчы!
Зинһар, карабрак атла
Чокырга абынганчы.

Ижау шәһәре.

Альбина Гайнуллина
Оныт дисең

Оныт дисең. Синнән ваз кичү —
Бәхетле булуның төп шартымы,
Җанымнан атсам йолкып сине,
Җиһанда бер бәхетле артырмы?!

Оныт дисең. Син күңелемә,
Миңа түгел, күңелемә боер!
Мин онытырмын да. Күңел тиле
Сине хәтер куенына уер…

Оныт дисең. Ансат кына син
Каралама күк, ерттың, ташладың!
Бер кизәнү белән тормышыңны
Яңа ак биттән яза башладың.

Ярый. Оныт… Бер бәхетлегә
Артсын, әйдә, җиһан. Жәл түгел лә!
Онытылган җыр булып күктән,
Тансык манзара: йолдыз түгелә…

Казан шәһәре.

Кәүсәрия Нуруллина

Күңелем — туган авылымда

Үзем еракта булсам да,
Күңелем авылымда.
Һәр сукмагы, һәр тыкрыгы
Торалар күз алдымда.

Басмаларда керләр чайкыйм,
Бары тик төшләремдә.
Мендәрләрем юешләнә,
Тамган күз яшьләремә.

Иңләп-буйлап Баҗананы
Коенам уйларымда.
Тирләп-пешеп печән чабам
Айман болыннарында.

Әткәй чалгы чүкегәне
Ишетелә күк кайчакта.
Гуя әнкәй карлыганлы
Чәй кайната учакта.

Бәхетле мизгелләр булган
Карлы-бозлы бураннар.
Чәчер-Пучы араларын
Көртләр ерып узганнар.

Шау-гөрле мәктәп елларын
Сагынып шигырь язам.
Туган авылым, туган җирем,
Мин синсез яши алмам.

Чайковский шәһәре.