Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә №34 (1072)
23.08.2013

Әдәби сәхифә №34 (1072)

Юлда

Гомеремнең киче җитә инде,

Ә күңелем һаман хыялда.

Буш вагонга алыр идем билет,

Китәр идем әллә кайларга.

 

Җуяр Идем күңел борчуларын,

Яшәр идем кайгы-хәсрәтсез.

Тыңлар идем онытылып бары

Тәгәрмәчләр җырын берсүзсез.

 

Тояр идем шундый бер җиңеллек,

Җилдәй җитез поезд шикелле.

Күңел тели калган гомеремне

Әнә шулай рәхәт үтүне.

 

Зөһрә Шиһапова, Ижау шәһәре

 

“Сафа кергәнче”

Авылда ике яки өч кеше сыйланырга утырса, беренче рюмканы: “Әйдә тизрәк, Сафа кергәнче!” – дип күтәрәләр. Моның килеп чыгышы болай. Мәхмүдә апа каядыр барырга ашыгып, җыенып йөри. Хәерчегә җил каршы дигәндәй, шул вакыт аларга туганнан туган ике энесе килеп керә. Икесе дә кызмача. Җизнәләрен сыйларга кергәннәр, имеш. Җизнәләре Миннәхмәт абый өйдә юк. Ләкин болар моңа карап тормыйлар, утырып сала башлыйлар. Мәхмүдә апа өтәләнә, нишләргә белми, әмма эчкән кешегә синең сүзең үтәмени? Аптырагач, ул тәрәзә төбенә килә дә: “Абау, Сафа кереп килә!” – дип кычкырып җибәрә. Сафа керсә (Мәхмүдә апаның бертуган энесе), аңа да саласы була бит. Тегеләр шалт-голт итеп йотып куялар да, чыгып таялар. Мәхмүдә апага шул гына кирәк, ишекне эчтән бикләп тә куя. Тышта, билгеле, бернинди Сафа да булмый.

Бу кешеләр инде күптән мәрхүмнәр, урыннары җәннәттә булсын. Ә теге сүзләр онытылмый һәм онытылмас та.

Әйдәгез, без дә – Сафа кергәнче!

 

“Кемгә Пәссәй, кемгә Фәссәхетдин”

Безнең авылда Пәссәй (чын исеме Фәссәхетдин булгандыр инде) исемле кеше бар иде. Ул ничектер үз алдына бер кеше иде. Сугыш вакытлары. Аны әллә ничә тапкыр военкоматка, сырхауханәгә чакырып тикшерәләр. Карап торган чире дә юк. Эш кушсаң, киресен эшли дә, көлеп тик тора. Ат җигәргә кушалар – арбага каратып җигә, пес итәргә кушсалар, су тутырып алып керә һ.б. Кеше исемлегендә тора, сугышка җибәрергә кирәк. Аптырагач, аны Алабугага җибәрергә дигән карарга киләләр. Алабуга безгә 50 чакрым, Каманы буганчы турыга йөрделәр.

Пәссәйне алып бару рәис урынбасары, инвалид, сугыштан яраланып кайткан Мөхтәр абыйга йөкләнә. Колхозның шәп айгырын җигеп китәләр. Барып җиткәч, Мөхтәр абый Пәссәйне тиешле җиренә кертеп тапшыра. Тапшырганлыкка документлар алып, Пәссәйне калдырып чыга.

Төнлә соң гына кайтып керә. Икенче көнне иртән идарәгә нәрәдкә дип чыккач, тыкрык башында Пәссәйне күреп, Мөхтәр абый чүт артына утырмый. “Абау, Пәс… Пәссәй, син түгелме соң бу?” “Юк, Мөхтәр абый, Пәссәй Алабугада калды, мин Фәссәхетдин”, — дип көлеп җавап бирә Пәссәй.

Анда нәрсәләр сөйләгәндер, ничек чыгарганнардыр, ничек кайтып җиткәндер – анысы бер Аллаһ белә дә, Пәссәй генә белә. Шунысы хак, аны кабат военкоматка да, сырхауханәгә дә чакыручы булмый.

 

Хатыннар эше

Элек, без яшь чакта, су алып кайту, чүп утау, ишек алдын карау кебек вак-төяк эшләргә ир-атлар якын килмәде. Аларның үз авыр эшләре дә җитәрлек иде. Әмма Мулла абый (пенсионер) көн саен аты белән су алып кайта иде. Суга бару юлы Юан (кушаматы) Пәссәй кырыеннан үткәнлектән, тегесе, юк эшен бар итеп, Мулла абый каршысына чыга һәм: “Яулык бәйлә, алъяпкыч яп, хатынша”, — дип, аны үртәп кала иде. Үртәшергә яратса да, үзен үртәгәнне яратмады, гарьчел кеше иде.

Беркөнне кигәвеннәр котырганчы, Пәссәй чыкканчы дип, ул суга иртүк китә. Дөрестән дә, бу юлы Пәссәй аңа каршы чыкмый. Әмма аларның бакчасы яныннан узып барганда ни күрсен – Пәссәй, тезләнеп, чүп утап ята! “Һайт! Пәссәй, хатынша, яулык бәйлә, алъяпкыч яп!” – дип кычкыра Мулла абый. Пәссәй ялт итеп башын буразна арасына яшерә. Башын яшерә, ләкин юан гәүдәсе, шәрифләре чүмәлә сыман калкып кала. Гөнаһ шомлыгына, әллә кискен хәрәкәттән, әллә тузуы җиткәннән юка ыштаны да ертылып китә. Мулла абый рәхәтләнә көлеп, берне төреп тарта, икене, өчне. Пәссәй селкенми дә, тик иртәнге дымык җилдә ыштан ертыгы гына җилферди…

Мулла абый судан кайтканда, Пәссәйдән җилләр искән була. Шул хәлдән Соң Пәссәй Мулла абый каршысына чыгып, аны үчекләү гадәтен оныта һәм аңа Чүмәлә Пәссәй дигән яңа кушамат тагылып кала.

Бибел Ибраһимов, Уразай авылы

 

Туган җир кочагында

Туган җирем, куеныңа кереп барам,

Тирән итеп, рәхәтләнепсулыш алам.

Йомшак җилең иркәлидер, сөя мине…

“Киң тугайлар, болыннарым иркен минем —

 

Ауна ярсып, яшь колындайүссен күңелең,

Синең белән дус булуны бик тә телим.

Биеклеккә күтәрелеп,күкләрне коч,

Бергә булганда гына без — бербөтен көч.

 

Дус буласым синең беләнбик тә килә,

Әй син кешем, үтенеп сорыйм: миңа тимә!

Йөзләремне ертма минем,агызма кан,

Болай барса, яшәремә күп калмаган.

 

Син мине еш елатасың, сабыр итәм,

Ниләр генә кылансаң да, кабул итәм.

Тыннарымны кыса бара чүп басымы —

Бу гасырым булмагае иң ахыры”.

 

Куеныңа кереп барам, туганҗирем,

Рәхмәт сиңа, ни сорасам, шуны бирдең.

Ә мин алдым, алдым – кире кайтармадым.

Мин бурычлы һәм гөнаһлыбер балаңмын.

 

Рәзилә Хәмидуллина, Иж-Бубый авылы

 

Тәрәзәләр елый

Тәрәзәләр елый. Тәрәзәләр.

Төче тамчы сагыш юлы яра.

Аңлап елыймы икән соң алар

Дөнья бөтерелгән юлга карап?!

 

Сагынып елыймы икән соң алар

Назлап юындырган кул  җылысын….

Җаны да юк, бер пыяла караш,

Бу тәрәзәләр нигә елый соң?!

 

Тәрәзәләр елый. Тәрәзәләр.

Юатырлык дәлил кара табып!

Ямарлыгы калмаган ярадан

Яңгыр тамчылары тора тамып.

 

Тәрәзәләр елый….

Тәрәзәләр…..

 

Альбина Гайнуллина, Казан шәһәре

 

 

Нишли алам синсез?

Чыгып китеп томан төшкән җиргә,

Нишли алам?

Мин синсез дә атлыйм, синсез барам.

Синсез калам.

 

Зәмһәрирдәй кышкы суыкларда

Хисләремне утын итеп ягам.

Язгы ташу белән кушылам да

Тау башыннан ургый-ургыйагам.

 

Синсез калам.

Төнге алан.

Ачы балан.

Учка җыеп, берәм-берәм

Суга салам.

Карап калам.

 

Артта калган көннәр алда көтә,

Алга карап, артка барам.

 

Судан исә берәм-берәм

Балан җыям.

Ялгышлардан, тыңла,

Сине тыям.

Синсез калмам.

Төнге алан.

Учта

Ачы балан.

Сиңа булам.

 

Гөлназ Яппарова, Мәдияр — Яр-Чаллы