Әдәби сәхифә №33
Ромашка
Кояш кызы, сары күзләреңдә
Мәхәббәт үзе туамы әллә?!
Ап-ак керфекләреңнән күчәме
Сөюнең кайнарлыгы да җәйгә?
Кояш кызы, сары күзләреңдә
Чагыладыр төсле балачагым.
Керфекләрең төсле ап-ак иде,
Матур иде хыяллары аның.
Кояш кызы, кабат җәйләремдә
Күрешергә бер үк вәгъдәләшик!
Сары күзле ап-ак керфекләрсез
Мин бу җирдә яши алыйм ничек?!
Кояш кызы, көзгә кергәндә дә
Көләч булып кала алырсыңмы?
Җаныңа җилләр кагыла калса,
Учлап җыешырмын сагышыңны.
Кояш кызы, ап-ак керфекләрең
Иелеп бер үбәргә рөхсәтме?!
Көләч сары күзләрең генәме
Кыйбласына әйләнде йөрәкнең.
Казан шәһәре.
Чыңгыз Мусин
Рухлану
Ижау белән безнең яклар ялганышта,
Я Ходаем, рәхмәт иңдер “Яңарыш”ка.
Ул безнең дә көтеп алган матбагабыз,
Аның белән барыбыз да мактанабыз.
Турыбызда кояш калка бер үк яктан,
Арабызга гүя яшел келәм яткан.
Уйларыбыз, хисләребез охшап тора,
Якташларны гамәлендә очраштыра.
Монда яши туганнарым, якташларым,
Булгалады мәҗлесләрдә катнашканым.
Якын миңа Ижау юлы, кала юлы,
Анда яши якын дустым — Фәттах улы.
Бу асыл зат “Яңарыш”ны иярләде,
Мәгълүматлы итте якын тирәләрне.
Әйтерсең лә матбаганың* җайдагы ул,
“Яңарыш”ның мәйданында кайнады ул.
Аның сүзе – гәҗит сүзе закун булды,
Шуңа күрә онытмыйбыз Закуанны.
“Яңарыш”ны яраталар төрле җирдә,
Нурдай балкып килеп җитә Әгерҗегә.
Килеп керә өебезгә, түребезгә,
Рухландыра ямансулы көнебездә.
Милләтемнең үргә менәр баскычы ул,
Газиз туган телебезнең сакчысы ул.
*Матбага — типография.
Мордывый авылы.
Әлфирә Низамова
Әни күз яшьләре
Әйтегезче, кайчан татлы?
Шатлыктан елаганда.
Яшь аралаш елмаеп, ул
Нурларга ураганда…
Иң ачы күз яшьләреме?
Кайгыдан яшь түккәндә.
“Әнкәй, бәгърем, елама”, — дип
Күз яшьләрен сөрткәндә.
Ә тагын да авыррак,
Булсаң аннан бик ерак
Яшьле күзләрен күзаллап
Йоклый алмасаң озак…
Күз яшләрен сөртә алмасаң,
Аны назлап, юатып…
Чәчләрен тарап үрмәсәң,
Иңнәренә таратып…
Әнкәемнең күз яшьләре…
Татлы, ачы, авыр да…
Еласыннар алар бары
Сөенечле чагында.
Сәбәпсез җиргә төшермик
Әнкәйләрнең күз яшьләрен
Җир булып, җир күтәрә алмас
Аналарның рәнҗешләрен.
Исәнбай авылы.
Кәүсәрия Шәфыйкова
Язмыш-җилкән
Юк шул, юк әле бетмәгән,
Күз яшьләрем түгеләчәк.
Күрәзәче булмасам да,
Төшемә керә күрәчәк.
Күргәннәрем тау кадәрле,
Әле тагын күрәчәкмен.
Бу тормышның җан көйдерер
Утларына керәчәкмен.
Югалтулар булыр миндә,
Бөгелермен-сыгылырмын.
Кабат күтәрелер өчен,
Бәлки әле егылырмын.
Әрнеселәр бар әле, бар,
Димәк, әле яшим икән!
Күрәчәгем диңгезендә
Дулкын яра язмыш-җилкән.
Яңавыл шәһәре.
Рәкыя Шәрипова
Уфтанмыйм
Ак чәчәкләр өзәм ялгыз гына,
Назлап кына үбәм, иркәлим.
“Чәчәкләрне бергә өзгән чакта
Мин бәхетле идем, иркәм”, — дим.
“Гомер үтте”, — дигән уфтанулы
Уйлар уза шунда тиз генә.
Юк, уфтанмыйм, иркәм, тормышымда
Бик күп булды матур мизгелләр.
Ялгызлыкка түзәм, башым имим,
Ерагая вакыт-аралар.
Юк, уфтанмыйм, сине хәтерләтә
Бүләкләрең – уртак балалар.
Ижау шәһәре.
Раиф Мөхәммәтшин
Мин языма барам
Тормыш көзем, кертми торам әле.
Мин кирегә бордым тәртәне.
Түгелмәгән назың, саф хисләрең,
Син гаҗәп яшь, диеп әйт әле.
Мин языма кайтам, алга дәшә
Дөрләп янган сөю учагы.
Күзләремдә — өмет чаткылары,
Җанда сагышның да юк чагы.
Тормыш көзе дибез, тормыш язы.
Кемнәр куйган аның чикләрен.
Мин картлыкны җиде йозак белән
Котып бозлыгына бикләдем.
Мамадыш -Әгерҗе.