Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә №33 (1071)
15.08.2013

Әдәби сәхифә №33 (1071)

Гөлләр түгел, еллар тезеп

Такыя үрәм әле.

Асылташтан затлы, кыйммәт

Яшьлек хатирәләре!

Истәлек булсын, кулың бир,

Калыйм тоеп жылысын,

Юллар аеры булса да,

Күңелемдә калырсың!

Такыяга еллар үрәм,

Өметләр бөре-бөре…

Мәңгелек арасы мизгел —

Гүя чәчәк гомере.

 

Альбина Гайнуллина

 

Авыллар утсыз яна

Сугышта күпме кешеләр,

Йортлар, тормыш кырылды.

Сугыштан соң бар авыллар

Яңа баштан корылды.

 

Авыл яңа сулыш алды,

Үсү юлына басты.

Бишьеллыкның планнары

Һәрчак тормышка ашты.

 

Ел артыннан еллар үтте,

Совет иле дә бетте.

Капитализм авылның

Тәмам тетмәсен тетте.

 

Бар колхозлар юкка чыкты,

Күп ферма җимерелде.

Җильяклану*, талау китте,

Җетем* җилләре өрде.

 

Йонын йолыккан тавыктай

Шәп-шәрә күп авыллар.

Утсыз дөрләп янды авыл,

Узды көчле давыллар.

 

Колхоз беткәч, эш тә бетте,

Яшьләр шәһәргә китте.

Ялгыз калган әбиләрне

Авылга хуҗа итте.

 

Авыллар бит — туган илнең

Ышанычы, терәге.

Ак бәхете юлдаш булып

Балкысын киләчәге.

 

Шиһабетдин Садыйков, Ижау шәһәре

*Җильяклану —  җиңел холыклыга әйләнү, дуамалланып китү.

*Җетем – бетү, үлү.

 

Синнән дә кала, миннән дә…

Бар бу дөньяның яхшысы,

Кояшлы иртәләре.

Киң күңелле җиһаны бар,

Үтәлмәс  киртәләре.

 

Кичләре бар, күкләрендә

Йолдызлар балкып торган.

Көннәре бар, тоташ болыт,

Юньсезләр тозак корган.

 

Язмышы бар һәр көнеңнең

Язылганы күкләрдә.

Кылган, сөйгән хезмәтең бар

Кемдер күргән чүпләргә.

 

Юлларың бар гомер үтәр,

Илләр буйлап таралган.

Кер тимәгән пакь намусың —

Ят телләрдә каралган.

 

Нәсел җебе — дәвамың бар,

Күз караңдай барлаган.

Таплар кунмас сөюең бар

Кемдер сөйләп армаган.

 

Бу дөньяның кырлары бар,

Болыннары, күлләре.

Шуңа да чиксез авырдыр

Дөньядан китүләре.

 

Синнән дә кала, миннән дә

Бу  тормышның серләре.

Каберләрдән юк бит әле

Кире кайтып кергәне.

 

Гөлфия Исхакова, Воткинск шәһәре

 

Көткән көннең үткәне бар

Шактый булды гомер арам,

Сиксәнемә кереп барам.

Саубуллашып гөлләр белән

Төшеп киләм үрләремнән.

 

Мин гөлләргә гашыйк кеше,

Асыл гөлләр бездә генә.

Җәйләр узды, гөлләршиңде,

Кердем гомер көзләремә.

 

Еллар уза, алда күпме

Җәйләрем бар, көзләрем бар?

Мин тормышта күпме хыял

Дәрьясында йөзгәнем бар.

 

Болгавырлы узган гомер,

Болганулар бездән түгел.

Кимсенүләр күп кичердем,

Тик шулай да түзгән күңел.

 

Көзләр килде, сабак калды

Аллы-гөлле гөлләремнән.

Сиксәнемә кереп барам,

Төшеп киләм үрләремнән.

 

Мин бәхетле бу дөньяда,

Чынга ашса хыялларым.

Йөздән ашып яшәсәм дә,

Бу тормыштан туялмамын.

 

Бер-бер артлы еллар узды,

Еллар узды эшли-эшли.

Гомеремнең бу мәлендә

Кеше сынлы этләр тешли.

 

Көткән көннең үткәне бар,

Этләрнең дә этләре бар.

Кара җанлы эт җаннардан

Кемнең өмет көткәне бар?

 

Мин һаман да гөлләр сөям,

Гөлләремә сөйлим серем.

Шигъри җанлы күңелләрне

Тапламыйдыр кара сөрем.

 

Чыңгыз Мусин, Мордывый авылы