Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә №32 (1070)
7.08.2013

Әдәби сәхифә №32 (1070)

Сагындыңмы, нәни кошым?

Күрмәдеңме зәүрәт-зыян?

Монда синең туган җирең,

Тәнгә йомшак матур ояң…

 

Венер Садыйков, Ижау шәһәре

 

Тәүге азан

Төссезләнгән көннең эзе дә юк.

Нурлар төшә шәһри Казанга.

Ашыга-ашыга берәү үтеп китте.

Ярты сәгать калган азанга.

 

Азан арты азан — олы юлның,

Үткән-бүгенгенең сәйлән җебе.

Манараны әле кичә генә

Буядылар. Кичә төссез иде.

 

Кичә генә әле шушы чаттан

Берәү үтте алпан-тилпән атлап.

Бүген уйлый: «Нинди кием сайлыйм?» —

«Бу гаурәтне ничек булыр каплап?»

 

Ак сакаллы картның әйткән сүзе:

«Хакыйкатьне, сеңелем, җую ансат.

Эзли-эзли абынулар була.

Бер таягын ташлар әле аксак».

 

Мең хатага тәүге кабат тәүбә…

Тәүге азан яшел манарадан.

Теге берәү… икәү, өчәү, дүртәү

Ярлыкауны көтә бер Алладан.

 

Гөлназ Яппарова, Яр Чаллы-Мәдъяр

 

Авылым язмышы

Кайткан саен туган авылыма

Менеп басам Әлгәзин тавына.

Хәйран калып торам, сыкрый йөрәк,

Күңел тула җилләр шавына.

 

Күз алдыма килә нарат урман,

Хуш исле саф җәйге џавасы.

Тау астыннан чишмәсенең ургып

Агасы да иде агасы.

 

Саф чишмәнең көмеш суларында

Чагыла күк авылым шәүләсе.

Колхоз бакчасында күрәм кебек

Каравылчы бабай гәүдәсен.

 

Күз карасы кебек карлыганнар,

Гөрләп үсте кишер, кыяры.

Болыннарда шомырт, баланнары,

Ак чәчәккә чумды су яры.

 

Әрәмәдә миләш, гөлҗимешләр,

Болыннарда җиләк, мәтрүшкә.

Шул болында уйнап үскән чаклар

Сагындырып керә гел төшкә.

 

Нарат урман буе  аланында

Узды ямьле Сабан туйлары.

Ат чабышы, көрәш, уен-көлке,

Чүлмәк вату – берсе калмады.

 

Печән өсте җитсә, шау-гөр килеп,

Печәнчеләр төште болынга.

Чалгы чыңы аша печән исе

Ярып керә иде борынга.

 

Ә кичләрен клуб тулы яшьләр

Сыздырдылар тальян гармунны.

Таңга кадәр җырлап биеделәр,

Белмәделәр ару-талуны.

 

Басуларда икмәк шаулап уңды,

Гөрләп торды ындыр табагы.

Үч иткәндәй шушы урыннарда

Шашып үсә шайтан таягы.

 

«Су баса», —  дип газиз авылымның

Күчерделәр ярты урамын.

Күршедәге Түке авылына

Озаттылар малын-туарын.

 

Ярты авыл халкы күчеп китте,

Кайсы кая туган нигездән.

Олы яшьтәгеләр торып калды,

Алары да инде кимегән.

Гөлбакчадай гөрләп яшәгәндә

Таркалды да бетте авылым.

Урманнарын кырып бетерделәр,

Кичерде күк Торнадо давылын.

 

Урам буйлап киттем, ятим йортлар,

Ишекләргә йозак эленгән.

Тыя алмадым, күңелем тулды шунда,

Күз яшьләрем тамды күземнән.

 

Әлгәзингә менеп шигырь яздым,

Үзәкләрем инде өзелер.

Белмим инде, кайчан бу кайгыдан

Күңел яраларым төзәлер?

 

Кәүсәрия Нуруллина, Чайковский шәһәре

 

Болгар җирендә ап-ак каен күрдем

Белмим, бу каенга күпме яшь тулгандыр?..

Ни дисәң дә, күпкә түзгән, күргән бугай.

Болгар җирен иле иткән бөре шытып,

Моңа шаһит дәвер,  күкләр, кояш һәм ай.

 

Болгар җирен сөеп, кочагына алып,

Яклар булган әллә үзенең татарларын?

Бәлки, каенның кәүсәсенә яудан соң,

Милли батыр бәйләгәндер бүз чаптарын?..

 

Башын күккә чөйгән  чиркәү нигезеннән —

Ыңгырашып аваз сала  кабер ташы.

Дин сатмаган, бил бөкмәгән, мең һөнәрле —

Кайда гына изелмәгән татар башы?..

 

Кылган үскән далаларда яшел утрау,

Маяк булып калкып тора зур ак каен.

Бер милләткә һәйкәл булыр тиңдәш сыман,

Күз алдында тора искә төшкән саен.

 

Тарих язган хәрабәләр, ак пулатлар,

Күңел белән җаннар кичә гасырларны —

Эзләр салган далаларда акбүз атлар,

Оныклар бер калкан булып басарлармы?..

 

Колач җәйгән ап-ак каен киң далада,

Яшәү дәрте өстәп тора кылганнарга.

Әйтерсең лә:  “Мин исән!” – дип, Алыпбатыр,

Сәлам бирә милли рухта калганнарга.

 

Гөлфия Исхакова, Воткинск шәһәре

 

Китап

Китап – ул тормыш көзгесе,

Аның һәр юлы алтын.

Китап – ул белем чишмәсе,

Шуңа күңелгә якын.

 

Китап – бакча, язулары –

Шул бакчаның гөлләре.

Ишеткәнегез дә бардыр

Шул канатлы сүзләрне.

 

Китап – галим, укытучы,

Ышанычлы дус, юлдаш.

Ул – киңәшче, тәрбияче,

Кирәк вакытта сердәш.

 

Компьютер да, Интернет та

Алыштырмый китапны.

“Китап – затлы хәзинә”, — дип

Әйтүләре бик хаклы.

 

Киңәшем шул: яратыгыз,

Кадерләгез китапны!

 

Фәридә Җәмилева, Исәнбай авылы

 

Хәтере начар

Балачагым колхоз-совхозларның гөрләп чәчкә аткан чагына туры килде. Авылыбызда сыер, сарык фермалары, колхозның егермеләп аты да бар. Авылның 5-6 кешесендә үз атлары да бар иде.

Күршебез Хәким бабайның елкылдап торган кара яллы, кара койрык­лы аты әле дә күз алдымда. Исеме да аның Кара ял иде. Карап торуга матур булса да, көнкүрештә бик тыныч, ялкау булды. Мин аның адымнарын кызулатып йөргәнен дә хәтерләмим, гел салмак кына атлап йөрде.

Менә шул атны Хәким бабай Дүртөйле базарына сатарга алып бара. Аты матур, елкылдап торгач озак торырга туры килми, сатып алучы тиз табыла. Ул авылдашы Хәмит исемле кеше була. Алар берничә ел элек кенә Дүртөйлегә күчеп килеп матур гына яшәп яталар.

Хәл-әхвәлләрне сорашканнан соң Хәким бабай сүз башлаган:

— Хәмит, яшьтәш! Сине алдыйсым килми, күреп торасың атым матур, тик аның бер җитешсез ягын да әйтим – хәтере кыска. Әйтмәде, дип, соңыннан сөйләп йөрерлек булмасаң гына атымны ал, — дигән.

— Миңа бу ат бик ошый, аның хәтере начар булды ни дә, яхшы булды ни, — дип, сатулашып та тормыйча, сораган хакны биреп, атны ала Хәмит абый. Ләкин берникадәр вакыттан соң Хәким бабайга килә дә:

— Хәким, яшьтәш! Ник алдадың, син бит ат түгел, миңа ташбака саткансың. Дөресен әйткән булсаң, мин алмас идем. Мин чыбык белән дә, чыбыркы белән дә сугам,– ди.

— Менә шуңа да әйттем инде, хәтере кыска, дип. Чыбыркы белән сукканны тиз оныта, 5-6 метр саен хәтерен яңартып торырга кирәк, — дигәч, Хәмит тә аның белән килешмичә булдыра алмаган.

Дилфәр Хәсәнов, Ижау шәһәре