Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә №31
31.07.2014

Әдәби сәхифә №31

Рәкыя Шәрипова

Җырла егет
Җырла әле, егет, яңгыратып,
Күмеп моңга урман-кырларын,
Йөрәгеңнән чыккан сагышларың
Кузгатса да күңел кылларын.

Җырла сузып, ишетсеннәр кошлар,
Җитсен барып аккан чишмәгә,
Моңнарыңны гөлләр тыңласын да,
Тибрәлеп сөйләсен җилләргә.

Елга буйларында яшел ялан,
Ыңгырчаклы атың түзалмый.
Җырла, егет, сагышларың бетәр —
Халкым моңы җанны дәвалый.

Ижау шәһәре.