Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә №31 (1069)
1.08.2013

Әдәби сәхифә №31 (1069)

Көнләшүдән сиңа кырын караса да,

Чәчләреңне

Йолкый-йолкый тараса да,

Усал җилләр

Җиңалмады матурлыкны…

Милли йөзең саклап калдың,

Татар кызы!

 

Ибраһим Биектаулы

 

Кызлар

Кызлар уза язгы урам буйлап…

Ә без? Әле һаман тиле без.

Моннан бер егерме еллар элек,

Чибәрләрем, кайда идегез?

 

Сезнең һәрбер кыланышыгызда

Чиктән ашып тора дәртлелек.

Без яшь чакта кызлар бүтән иде:

Әйтик, моннан утыз ел элек…

 

Хәер, моннан кырык еллар элек

Бүтән иде безгә дә бәя.

Ни аяныч: без картайган саен,

Матур кызлар җирдә күбәя…

 

Ирек Сабиров, Еманжелинск шәһәре

 

Шомыртым

Кайчан гына шау чәчәктә идең,

Ак күлмәктән идең шомыртым.

Көз килгәнне сиздерергә теләп,

Яфракларга алтын йөгерттең.

 

Иртә язда сокланабыз сиңа

Чәчәк исләреңә исереп.

Көзләр ерак әле, тик шулай да,

Сары яфрак төште өзелеп.

 

Зәңгәр күктә кояш, кыр казлары,

Торналар да китми тезелеп.

Тәрәз каршымдагы шомыртымнан

Тәүге яфрак төште өзелеп.

 

Сары яфрак сискәндерде кинәт

Кагылды ул күңел кылыма.

Ашыгып үткән гомер елым уйлап,

Каләм алдым тагын кулыма.

 

Әлфирә Низамова, Исәнбай авылы

 

Каениш

Карап торам инде читтән

Сокланып сиңа, каениш.

Укып белем, һөнәр алдың,

Кулларың синең көмеш.

 

Тырыш, чибәр, җиткән егет,

Күз өстеңдә куе каш.

Нинди  дәва  кирәк сиңа?

Кызлар алдында – юаш.

 

Эшеңдә тырышып эшләп

Тәнеңне ныгытасың,

Ләкин татар халкы әйткән

Мәкальне онытасың:

 

“Сине сынап тикшерүче

Караса беләгеңә,

Кызлар көчне сөйсәләр дә,

Карыйлар йөрәгеңә”.

«Юашлыгыңны оныт», — дип,

Әйтәм, каениш, күп тапкыр.

Бер чибәрне эләктереп,

Мине туеңа чакыр!

 

Идрис Мөхәммәтдинов, Сарапул шәһәре

 

Хатирәләр

Тальян моңы авыл өстен, әй айкады,

Зар елады үткәннәрне искә алып.

Гөрләп торган урамнарны, яшьләржырын,

Күңел тулса, әйтеп була моңга салып.

 

Карт гармунчы тальян суза,күзләреннән

Бөртек-бөртек энҗе яшьләртәгәриләр.

Бар да узган, авыл үле, буш нигезләр…

Тик күңелдә яши бирә хатирәләр.

 

Су буенда куе таллык — аулак урын,

Яшьләр жырлый, зур учактан ялкын үрли —

Болар бар да хатирәләр. Карт гармунчы

Тальян белән бергә елый, үкси-үкси.

 

Раиф Мөхәммәтшин, Мамадыш районы

 

Кама турында җыр

(Русчадан Ибраһим Биектаулы тәрҗемәсе)

 

Диңгездән, океаннан еракта

Гаҗәеп бер портта торабыз.

Елгага, авылга бер исем –

Камадан Камага керәбез.

 

Бу җирдә иң гүзәл табигать,

Кешеләр ягымлы, ялкынлы.

Хатын-кыз исемле булганга

Авылның йөрәге сөйкемле.

 

Кунакны сәламли акчарлак,

Баш иеп каршылый краннар.

Камадан Камага килегез,

Без сезне көтәбез, туганнар.

 

Геннадий Шаклеин, Камбарка поселогы

 

Пар балдаклар кисәләр дә…

Аллаһы Тәгалә һәрнәрсәне парлы итеп яралткан. Елганың да ике яры бар, кошлар да ике канат белән оча. Кешеләр дә шулай парлы итеп яралтылганнар. Тик үз парыңны эзләп табу гына читен шул. Кемдер бер күрүдә гашыйк була, кемдер илләр гизә, күпме юллар үтә, аны үткән чакта – еллар уза. Күпләр шулай парын таба, кавыша, ә кемдер тапканын да югалта.

Нигә Ходай бер кавышкач, ике кешене ике ярга алып ташлый? Аңламассың, язмыш дисәң, һәр кеше үз язмышын үзе төзи, дигән гыйбарә дә бар.

Нәбирә белән Сәлимнең туенда утырган кунаклар бу парның шулай тиз аерылашачагын уена да китермәгәндер?!

Алар иптәш кызының туган көнен бәйрәм итәргә килгәч таныштылар. Кара озын толымнарын икегә үреп салган, нәфис гәүдәсенә килешле кичке күлмәге гәүдәсенә тагын да сылулык өсти Нәбирәнең. Ул биергә дә, җырга да оста булып чыкты. Сәлим аны гел күзәтте, аны ошатты һәм кичәдән соң кызны өенә кадәр озатты. Шулай очраша башладылар. 2-3 ай очрашканнан соң, бер-берсенә җылы хисләр уянуын сизделәр. Егет нигәдер гашыйк булудан курка иде, шуңа күрә байтак вакыт кыз­дан качып йөрде, хәтта эш урынын алмаштырды. Язмыштан узмыш юк, дигән кебек, алар тагын очраклы гына күрештеләр. Нәбирәнең туган көненә әтисе җиңел машина бүләк итәргә уйлады. Машина сайларга барган кибеттә Сәлим өлкән сатучы булып урнашкан икән. Кызны күргәч, инде сүнде дигән хисләр кабат кабынды. Кыз да аны ярата башлаган, ләкин сер бирмәгәнгә генә, аны эзләп йөрмәгән икән. Яшьләр кабат очраша башладылар. Ләкин Сәлимгә Нәбирәнең холкы ошамый. Кыз төскә-биткә матур, ә кулыннан бер эш тә килмәгәнлеге ачыкланды. Аның өчен бөтен тормыш мәшәкатьләрен әтисе яки абыйсы чишәргә тиеш, дип саный ул. Сәлимнән дә ул сорамады, үтенмәде, ә таләп итте: син минем егетем, син – ир кеше, мин әйткәнне үтәргә тиеш, һ.б. Ә егетнең горурлыгы алай эшләмәскә куша иде.

Шулай бер аерылып, бер кушылып байтак вакыт үтте. Нәбирә туй турында сүз кузгалтты. Сәлим дә аны ныклап ярата башлаган иде.

…Туй көнен билгеләделәр. Егетнең туганнары ресторанда иң якыннары белән генә билгеләмәкче булдылар, ә кыз характерын көннән-көн ныграк күрсәтә башлады, аңа иптәш кызлары алдында мактану өчен, туйны зурлап үткәрергә кирәк иде. Күнделәр – бик зур сумманы егет ягы түләргә ризалашты. Егет ягыннан туганнары өч бүлмәле фатир да бүләк иттеләр, туйдан соң сәяхәткә дә китәргә ярдәм иттеләр.

Тагын тавыш туй балдагы сайлаганда булды. Әтисе үзенә кичерәйгәч балдагын улына бирергә булды. Сәлим моның белән ризалашты. Тик менә кыз елый-елый, аяк тибеп каршы төште: “Балдаклар пар булырга тиеш!”-  диде Нәбирә. Сәлим тагын кызга каршы сүз әйтмәде…

Туй да, сәяхәт тә артта калды. Әзер фатирда яши башладылар. Ләкин көн саен Нәбирә тавыш чыгарды, аңа һаман нидер җитмәде. Шулай беркөнне әйберләрен җыйды да әнисе янына кайтып китте. Ә ир, үз сүзеңдә, нык торды, йөрер-йөрер дә бер кайтыр әле, дип уйлады. Ә Нәбирә кайтмады, куркытмакчы булган иде, уеннан уймак чыкты.

Сәлим аерылышырга гариза язды, озакламый аерып та куйдылар. Шулай итеп, икесе ике ярда калды. Барысы бергә 20 көн генә яшәп калдылар.

Дания Борһанова, Ижау шәһәре