Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә №30
24.07.2014

Әдәби сәхифә №30

Зөһрә Шиһапова

Синнән башка

Җыйдым болын чәчәкләрен,
Такыялар үрдем мин.
Миләүшәләр табалмыйча,
Болыннарда йөрдем мин.

Миләүшәләремнән башка
Гөлләмәм матур түгел.
И, кадерлем, синнән башка
Бәхетем тулы түгел.

Озын юллар үтә-үтә
Гиздем мин бик күп җирләр.
Арыдым да, абындым да,
Исмәде юлдаш җилләр.

Җилләрем юлдаш булмагач,
Юлларым уңай түгел.
Синнән башка, и бәгырем,
Бәхетем тулы түгел.

Кулларыңа куллар биреп,
Юлга чыгасы иде,
Миләүшәләр үскән кырны
Эзләп табасы иде.

Йөрәгемне гөлгә төреп,
Мин сиңа бирер идем.
Соң булса да, бәхетемне
Тулы ит дияр идем.
Ижау шәһәре.

Әлфирә Низамова

Мәхәббәттә адашканнар

Ник бик азлар гына гомер итә
Бу дөньяда сөеп, яратып.
Ә бик күпләр мәхәббәтен эзли,
Гомер буе йөри адашып.

Мәхәббәтен эзли, үз чәчәген
Табалмаган сыман күбәләк.
Таба калса, бердәнберен кочып
Үләргә дә әзер бергәләп.

Мәхәббәтен эзли сандугачлар
Табалмаган кебек үз талын.
Көне-төне сайрап яшәр иде
Очраталса насыйп үз ярын.

Ике ярга сугылып, бәргәләнеп
Аккан кебек ташу елгасы,
Үз утравын, тукталышын эзли
Мәхәббәттә адәм баласы.

Яшьлектәге ялгышларын барлап,
Үзгәртергә теләп язмышын,
Читлекләрен ватып үзе түгел,
Җаны оча эзләп яртысын…
Исәнбай авылы.

Гөлфия Исхакова

Түземлек

Һәрнәрсә үзенчә туза,
Ташлар берчак ватыла.
Болытлар тулып яңгырлый —
Йолдыз да бер атыла.

Җылы эзләгән чак була,
Каршыда тора кыя.
Каты бәгырь бер эри,
Әрнешләр җыя-җыя.

Ни дисәң дә, нык ул кеше,
Хисләнә, ярсый, яна.
Шулай да, таштан катырак
Сабырлыклар хас аңа.
Воткинск шәһәре.

Зәбир Хәлимов

Яратуым — Сиңа гына

Алиһәм Син, Акыллым да,
Аккошым.
Алтыным һәм зифа буйлы
Камышым.
Гөлгенәм дә, Бергенәм дә,
Гыйззәтлем…
Көяз гөлем, Каймагым Син,
Ләззәтлем.
Җиләгем Син, Йөрәк парәм,
Кәнфитем.
Нурлар чәчеп тора торган
Ал битем.
Былбылым Син, Багалмам да,
Күз алмам.
Бер генә көн күрми торсам —
Түзалмам…
Нәфискәем, Нечкә билем,
Миләүшәм…
Битләреңнән үпкән җилдән
Көнләшәм.
Кадерлем Син, Куанычым,
Гүзәлем.
Өзсәң иде бары минем
Үзәгем!
Күбәләгем, Күгәрченем,
Сандугач…
Очып, гөрләп, сайрап кына
Күңлем ач!
Нәфисем Син, Намусым да,
Канатым.
Гомер буе яшик әле
Яратып.
Шатлыгыбыз бар җиһанга
Таратып!!!
Шикәрем дә, Ширбәтем дә,
Балым да.
Су буенда үскән зифа
Талым да.
Табышмагым, Нечкә билем,
Наяным…
Җавап тапмас сорау бирер
Шаяным!
Син -Бәхетем, Мәхәббәтем,
Җәннәтем.
Тутый кошым, Ханбикәм һәм
Хәятем!!!
Яр-Чаллы шәһәре.

Илдус Шакиров

Ялган

Кеше нигә ялганлый ?
Файдасы күп булганга.
Яхшылык чыгып бетеп,
Начарлыгы тулганга.

Тормыш бармый ялгансыз:
Сынап карадым үзем.
Рәхәтлеген татыгач,
Маңгайга менде күзем.

Юк дисәгез, ышанмыйм!
Сез дә ялганлыйсызмы ?
Файдасы булган чакта
Әзрәк алдалыйсызмы?
Кукмара поселогы.

«ЯШЕЛ ПАПАХА»

Сугыштан соң Колышта була бу хәл. Наҗия исемле кызның сөйгән егете Гафият бераз акча юнәтү исәбе белән шахтага эшкә китә. Бер-берсенә вәгъдәләр биреп, елашып хушлашалар болар. Озак та үтми, тегеннән-монда, моннан тегендә кайнар сәлам хатлары йөри башлый. Тик, ни сәбәптәндер, Донбасстан Гафият язган хатларның берсе читават Сирай кулына барып эләгә. Юк-бардан да кызык табып, бөтен авыл кешесен авызына гына каратып тотучы Сирай шушындый форсатны кулдан ычкындырамы соң? Гөнаһ шомлыгына каршы, егет әлеге хатында: «Наҗия җанашым! Монда таварларның чуты-кырые җук, күлмәк-ыштаннар да бик күп…» — дип язган була. Сирай кыз исеменнән мондыйрак хат язып сала: «Гафияткәем, бәгырем! Оят булса да язам инде. Бу араларда ыштаннарым бик тузды, бер-икене салып җибәрә алмассыңмы? Аннан соң тагын бер олы йомышым бар сиңа. Ыштаннар белән бергә яшел папаха да җибәрсәң, миннән дә бәхетлерәк кеше булмас иде».
Ике-өч атнадан соң Донбасс­тан бик сәер хат килеп төшә. «Наҗия, җанашым! — дип яза Гафият, — бу хатыңны алгач, ике көн миңгерәп йөрдем. Күлмәк-ыштанын гына җибәрермен, анысы. Тик менә нигә ул сиңа яшел папаха?! Шундый муды чыктымы әллә, Ходаем! Аңлатып кына язып җибәрсәнә, эшем эш, ашым аш түгел, тәмам башым катты…»
Хатны алгач, Наҗия өнсез кала. Ни эшләргә белми. Гарьлегеннән үкереп елап, дус кызы янына киңәшкә йөгерә. «Дус­каем, кайсы иблисе шулай мыскыл итте микән мине? Ничек итеп үз егетемнән ыштан сорап языйм ди инде мин! Яшел папахасы миңа нәрсәгә? Генерал түгел лә мин!» — дип такмаклый-такмаклый елый.
Дус кызы Гафияткә хәлне аңлатып, хат язганнан соң гына аңлашалар яшьләр бер-берсен. Тик менә «Яшел папаха» кушаматы сагыз шикелле ябыша да кала Наҗиягә.

Рәзинә Насыйбуллина,
Яр-Чаллы шәһәре.