Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә №30 (1068)
25.07.2013

Әдәби сәхифә №30 (1068)

Табигатьнең нинди хозур чагы!

Ямьле дә соң җәйнең айлары.

Иркәләнеп агым суларына

Таң каршылый бөдрә таллары.

 

Сафа Фаррахов, Можга шәһәре

 

Саванна фәрманы (мәсәл)

Арыслан — хәким саваннага указ язды:

“Җәнлек халкы тәртипсезләнде, бик азды.

Минем турында гайбәтләр тараталар,

Астыртын гына бунт әзерләп яталар.

Болан-зебра, кәҗә-сарык миңа каршы,

Имеш, минем тештән бетә алар башы.

Митингка җыелып усал сүз сөйлиләр,

Минем дошманнарым җырын көйлиләр.

Түзеп тордым, инде сабырлыгым бетте,

Тәртипсезлеккә чик куяр вакыт җитте.

Указымны саваннага игълан итәм,

Таләбемә бер сүзсез буйсыну көтәм.

Дүрт җәнлеккә җыелмаска бер урынга,

Тәнкыйть сүзе әйтмәскә минем турында.

Гайбәт таратып йөрмәсен саескан да,

Указ чыккан, имеш, акыл саекканга.

Демократия өчен саванна өлгермәгән,

Гадел җәмгыятьне беркем дә күрмәгән.

Гаделлекне карасын кешеләр төзеп,

Яшәсеннәр дуслык җепләрен өзеп.

Ә хәзер яла ягуларга чик куям,

Минем турында сүз сөйләшүне тыям!

Кемдә-кем булмаса указыма разый,

Үзенең хөкемен чыгарыр шакал-казый».

Демократия яратучы белсен шуны,

Бик күпләргә ошый саванна кануны.

 

Гыймран Сафин, Ижау шәһәре

 

Авылыма

“Туган ягым!” – дия-дия,

Әйләнеп кайтам аңа.

Кайчан гына кайтып төшсәм,

Авылым каршы ала.

 

Яраларның сызлавына

Калмаса түзәр чама,

Басып китсә авырлыклар,

Кайтмыйча түзеп кара!

 

“Туган туфрак!” – дия-дия,

Күңел аңа ашкына.

Шәһәр кызы түгел лә мин,

Мин тугры авылыма.

 

Минем күңелем тугандыр,

Җаным яралган шунда.

Урамыннан үтеп барам:

“Авылым! Рәхмәт сиңа!”

 

Гөлназ Яппарова, Казан – Мәдъяр

 

Балыкта

Су өсләре ялтыр-йолтыр,

Кармакка капкан балык.

Яр буена сибелгәндәй

Балыкчы, дигән халык.

 

Олысы да, кечесе дә,

Сер бирми бер-берсенә.

Өмет итеп кармак сала,

Балыкның эресенә.

 

Негрмыни – бар да кара,

Йөзләренә кояш бага.

Тотыламы, юкмы балык –

Елга сыман – вакыт ага.

 

Күл буйлары шау- гөр килә,

Кемдер көтә, кемдер көлә.

Ә балыкчы кармак сала,

Буш кайтмасын күптән белә.

 

Кем көймәдә тота балык,

Юлчы күзли хәйран калып.

Кайсы кайтыр юлын күзли,

Кармак җыя арып-талып.

 

 

Суалчаннар бетми һаман,

Чиләкләрдә — чуртан, чабан.

Кем моңая, кем елмая,

Табыш саный кичкә таба.

 

Гөлфия Исхакова, Воткинск шәһәре

 

Язлар белән

Очрадың да сихри язда,

Йөрәк түренә кундың.

Сөю тулы карашыңнан

Күңелемә наз тулды.

 

Йөрәгемә язлар белән

Ашкынып  килеп кердең.

Яздан нидер көтә идем,

Сөю булганын белдем.

 

Язмышыма син кергәнче

Буш иде сабый күңел.

Миндә хәзер син яшисең,

Йөрәгем ялгыз түгел.

 

Синең белән яши йөрәк,

Синең өчен яна ул.

Хисләремне яндырмачы,

Китмә миннән, янда бул.

 

Янып торган йолдыз бит син,

Яшьлекнең сөю җыры.

Синең уттан учак яктым,

Ялкыны бирә җылы.

***

Хаталарны ничек төзәтим соң,

Гафу ит дип, сиңа барыйммы?

Әллә барсын язмышларга  юрап,

Тыныч кына елап  карыйммы?

 

Хаталарда кемне гаеплим соң,

Сине гаепле дип сөйлимме?

Әллә инде шушы хаталарны

Гомер буе үзем сөйримме?

 

Рәфинә Сабирҗанова, Кырынды авылы

 

Кыз табарга тырыш (юмореска)

Гөлсем икенче тапкыр әни булырга җыена. Малайлары Илнарга да өч яшь тулып килә. Дуслары, туганнары очраткан саен, кем була да, кем була дип кызыксына. Кайберәүләре бигрәк килештерә, корсакны сыйпап карарга тырыша. Малай булса ни дә, кыз булса ни, заказ биреп эшләнә торган эш түгел. Әни кешегә сабый сау-сәламәт, бөтен әгъзалары да таза, акылы төгәл булып туса, шул җитә.

Сания ахирәте бигрәк игътибарлы, көн дә кереп хәлен сораштыра, киңәшләрен бирә. “Малаегыз бар, кыз табарга тырыш. Малайлардан ни файда? Армиядән кайталар да, бер пумала башка өйләнеп, синең барлыгыңны да оныталар. Безнең малай елына 2-3 кенә күренеп китә. Анысы да шул, бәйрәмнәрдә генә. Былтыр 8нче март уңаеннан бүләккә ялтырап торган якалы тун алып кайткан. Миңа нигә инде шундый тун. Акчасын гына бирсә, үзем охшаганын алыр идем әле. Пумала башы акча бирмәгәндер инде. Бәлки кайнанасына алган булгандыр да, аңа охшамагандыр. Менә шулай, ахирәткәем, ничек тә кыз табарга тырыш. Үзеңә сердәш тә, ахирәт тә булыр. Эштән кайтуыңа ашың пешкән, чәең кайнаган, идәнең юылган булыр. Ничек рәхәт әзерне ашап-эчеп ятулары?! Әнә минем күрше Саниянең кызлары атна саен килеп, чәчләрен буяп, тырнакларына кадәр кыркып, юып китәләр. Керләрен юалар, үтүклиләр. Ә малайлардан ни файда?  Малайлар аракы эчеп, тәмәке тартудан башка эш беләләр мени?”

Шулай киңәшләрен биреп утырганда телефон шалтырады. Авылдан Саниянең әнисе Кафия әби икән. Ул бер үзе, ярый әле ерак түгел ике малае да гаилә белән яши, ярдәм итеп, күз-колак булып яшәп яталар. Сания телефоннан әнисе белән сөйләшергә тотынды.

— Әни, нигә шалтыратасың? Кайт, дисеңме? Чирләмәгәнсеңдер бит? Чирләмәгәч ник акча бетереп шалтыратып ятасың? Сагындым, дисеңме? Юк шул эштән җибәрмиләр. Соң әни, яңарак кына кайтып өеңне юып киттем бит. Өч ел үтте  дисеңме? Менә бит, әй, гомер уза сизелмичә. Әле генә кайткан кебек югыйсә, өч ел вакыт узып киткән. Мин бит эш кешесе, әни. Авылдагы ике абыем, җиңгәләрем сине яратып: “Әни”, — дип кенә торалар. Үлеп китермен дисеңме? Ю-у-ук, син әнкәй үләрлек түгел әле. Үлеп китеп миңа хәбәр итми калмасыннар, кайтырмын, мин бит сине нык яратам. Башка шалтыратып, акчаңны бетереп ятма, — дип Сания чыгып китү ягын карады.

Дилфәр Хәсәнов, Ижау шәһәре