Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә №30 (1016)
27.07.2012

Әдәби сәхифә №30 (1016)

Хакыйкать

Үз тормышында кызык­лы хәлгә юлыкмаган кеше бик сирәктер. Татарлар еш кына: «Кәмит хәлләргә юлыктым», — диләр. Без башкортлар исә: «Әкәмәт хәлләргә юлыктым», — дип сөйләргә яратабыз. Менә шундый бер әкәмәт хәлгә юлыгып, ахыры бик уңышлы тәмамланган бер хакыйкать турында сөйләп китәргә булдым әле сезгә.

Бу кызыклы хәл Башкортстанның Әлчәй районында моннан 30 еллар чамасы элек булды. Юк, минем үзем белән түгел, ә минем сабакташым Рамил белән булды бу хәл. Ул тумышы белән район үзәгеннән алты чакрым чамасы ераклыктагы  авылдан. Шунда башлангыч мәктәпне тәмамлап, район үзәгендәге урта мәктәпкә укырга килде. Кыш айларында интернатта торып, яз, җәй айларында велосипеды белән авылга кайтып йөрде. Сигезенче сыйныф­ны укыганда биш төрле фәннән «2»ле билгесе чыкты дустымның һәм тугызынчы сыйныфка күчмичә калды. Рамилнең күңеле бик төште төшүен.

Шулай беркөнне сыйныф җитәкчебез Хәлимә апа аны  мәктәпкә чакырып алды. Мәктәп директоры белән килешеп: «Рамил, без сиңа «2»ле билгеләре урынына «3»ле билгеләре куябыз һәм сигезенче сыйныфны төгәлләү турында таныклык бирәбез, тик син мәктәптән генә кит. Урам аша гына ГПТУ бар, шунда укырга керсәң дә була», — диләр. Рамилнең сайланып торырга мөмкинлеге юк бит инде, ни чара, язып биргән документларын ала да чыгып китә.

Менә 1 сентябрь дә килеп җитте. Быел тугызынчы сыйныф­ны җитәкләгән Хәлимә апа беренче дәрескә килеп керсә, ни күрсен — Рамил иң алдагы парта артында. «ГПТУда тракторист-машинистлар хәзерләү  группасында урын  юк, мин тугызынчы сыйныфта укырга булдым», — ди сабакташым. Нишләсен, Хәлимә апа аны мәктәп директорына алып кереп китте. Аннары, директор белән икесе ике кулыннан Рамилне җитәкләп диярлек, юл аркылы ГПТУга кереп киттеләр. «Бик әйбәт малай, техниканы бик ярата, гармунда уйный, җырлый, рәсем ясарга оста», — дип бик мактыйлар Рамилне. «Шундый әйбәт укучыны кабул итми булмас», — дип ризалаша ГПТУ директоры. «Тик менә беренче курста урын юк, икенче курста бер урын буш, шунда укырсың», — дип Рамилнең чәченнән сыйпап та куя. Шулай итеп Рамил икенче курста укый башлады.

Бу хакыйкатькә шактый еллар узды. Рамил ГПТУны уңышлы тәмамлап, машина йөртүче булып эшләде, аннан җир алып, техника туплап, эшмәкәрлек белән шөгыльләнде. Авылдагы күп кешене эшле итте ул. Йорты-хуҗалыгы, гаиләсе дисеңме, сокланмаган кеше юк. Бу кайтуымда мәктәп дустым белән очраштым, мин аның тырышлыгына, эшен ихлас күңелдән яратып башкаруына, акыллылыгына сокланып килдем. «Тырышкан — табар, ташка кадак кагар», — дип белеп әйтә икән халык.

Шәһит Ишаев, Ижау шәһәре


 

Шигырь язам

Сөбханалла еллар уза,
Картаясы килми әле.
Еллар бозмый тормыш ямен,
Йөрәгемне телми әле.

Гомер узды татулыкта —
Булды шатлык һәм авырлык.
Ходай биргән бу гомердә
Кирәк икән нык сабырлык.

Сабыр төбе — сары алтын,
Тузан төшми сары төскә.
Начар гамәл — бата аска,
Яхшы эшләр — калка өскә.

Каш җыермыйм заманага,
Җаным җырлый, шигырь яза.
Кәеф һәм рух күтәрелә,
Онытыла бәла-каза.

Шигырь язам, бар вакытым,
Гомер әле бит узмаган.
Шигъри хистән бизгәннәрне
Әй кызганам, бик кызганам…

Раил Разов, Ижау шәһәре

 

Күңел дәфтәреннән

Күңел дәфтәрләрем тулы-тулы,
Һәр битендә тоташ синең исем.
Ялкынланган күңел күмереннән
Күккә очар иде. Җитмәс көчем.

Йолдызлардан карашларың шәйли,
Кояш назы синең елмаюың.
Мәшәкатьле, ташбәгырьле дөнья —
Читлек бүген. Шуңа талпынуым!

Җанландырып бар җиһанны килә
Күккә ашкынасы. Җитмәс көчем.
Син югалма, берүк, ташуларда,
Күңел дәфтәрендә синең исем.

***

Минем күзләр шәүләсендә
Синең сурәт шәйләнә.
Сине күргән саен көям,
Синнән башым әйләнә.

Минем йөрәк дулкынында
Синең исем көйләнә.
Матур-матур сүзләреңне,
Зинһар, миңа җәлләмә.

Минем бәхет күперендә
Син торасың янәшә.
Ишетәмсең, сүзләрсез дә
Безнең күзләр серләшә.

Физәлия Яппарова, Мәдъяр-Яр Чаллы

 

Күрше хакы

Кайда гына яшәсәм дә,
Күршеләрдән уңдым мин.
Барысы белән тату тордым,
Кадер-хөрмәт күрдем мин.

Күршеләрем якты йөзле,
Киң күңелле булдылар.
Кыен чакта кул бирешеп
Хәлне белеп тордылар.

Дус-тату булып яшәдек,
Зурлап сәлам бирештек.
Исәнлек-саулык белештек,
Кунакларга йөрештек.

«Күрше хакы — Аллаһ хакы», —
Дип әйтә безнең халык.
Күрше хакын аклап яшик,
Үрнәк булып һәм алып.

Күршедән гаеп эзләмә,
Күп күрмә, кыза күрмә.
Араларның татулыгын
Ялгышып боза күрмә.

Кызганма тәмле сүзеңне,
Күрсәт якты йөзеңне.
Күршең яхшы булсын өчен,
Үрнәк ит син үзеңне.

Шиһабетдин Садыйков, Ижау шәһәре

 

Дошманыма рәхмәт

Ниятләрен яшермичә,
Янап торды дошманым;
Ә дустымның ялганыннан
Чак упкынга очмадым.

Ялгышыма дәшми, дустым
Күпме зыян эшләде!
Ә дошманым бер хатамны
Кичермәде — тешләде.

Рәхмәт инде дошманыма:
Бирде генә кирәкне!
Кырыс мөгаллимдәй мине
Ялгышмаска өйрәтте.

Дошманыма куям һәйкәл:
Калкып торсын югары.
Дошманыма рәхмәт әйтәм,
Ә дустыма — юк әле.

Ирек Сабиров, Чиләбе өлкәсе,
Еманжелинск шәһәре