Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә №3 (1041)
17.01.2013

Әдәби сәхифә №3 (1041)

Ел белән ел хушлаша

Акбүз аттай вакыт алга чаба,

Ел белән ел кабат хушлаша.

Алга илтә безне Җир-анабыз

Гасырларга сызган юл аша.

 

Юлың булсын якты, хуш киләсең,

Яңа ел, син безнең Галәмгә.

Дуслык, бәхет, шатлык алып кил син

Бу җирдәге барлык адәмгә.

 

Тәүфыйк бир син туган балаларга,

Мәрхәмәтле булчы ятимгә.

Сугыш, ачлык, заман афәтләрен

Күрсәтмә син җирдә һичкемгә.

 

Санлый белик ата-аналарны,

Аерылганнар кабат табышсын.

Татлы тел бир безгә, айлы төн бир,

Сөйгән парлар күбрәк кавышсын.

 

Еллар уза, яшәү дәвам итә,

Һәр Яңа ел яңа гөл булыр.

Гөлләр белән Җир-ананы бизик,

Иң зур бүләк бездән шул булыр.

Ринат Батталов, Ижау шәһәре

 

Үгез авылына бардык

Быел отпускам июль аена туры килде. Күршем Николай исемле удмурт егете белән дусбыз. Ул да балык тотарга бик әвәс кеше. Башкортостанда балык күп диләр, мине дә алып бар әле, дигәч, аның белән туган үскән якларга юл тоттык. Николай сөйләшмәсә дә, татарча яхшы аңлый. Чөнки ул бала чагында Ижауның Ленин районында татар малайлары белән уйнап үскән.

Борай районында яшәүче Ирек туганыма шалтыраттым. «Фәлән көнне кайтабыз, әллә кая китмә, көт, безне балыклы урынга алып барырсың», — дип әйтеп куйдым.

Сөйләшенгән көнне кайтып җиттек. Әмма Ирекләрнең йортында зур йозак эленеп тора. Аптырашта калдык, шулай да көтәргә булдык. Озак кына көткәннән соң, Ирек кайтып төште. Исәнләшеп, гафу үтенгәннән соң:

— Хатынны Үгезгә алып бардым, анда калдырып кайттым, озакланды, — дип, без килүгә  өйдә булмавының сәбәбен аңлатты. — Ташландык йорт­лар ихатасында җиләк-җимеш өлгергән. Колхоз бакчасы да ташландык хәлдә, — дип тә өстәде туганым. Әлбәттә мин аңладым. Борай районында җәнлекләр, йорт хайваннары исемен йөрткән авыллар бар: Алты аю, Куян, Үгез, Елан һ.б. Ирек хатынын җиләк-җимеш җыярга Үгез авылына илтеп куйган, кич барып алырга сөйләшкәннәр.

Кайтканда Николай миннән: “Хатынны Үгезгә алып бардым, — ди. — Моны ничек аңларга?” — дип сорап куйды. Мин аңлатып биргәч:

Хәзер аңладым, а то мин әллә ниләр уйлап бетердем, — дип елмайды удмурт дустым. Без көлешеп алдык та юлыбызны дәвам иттек.

 

Кысыла күрмә!

60нчы елларда авылда телевизорлар юк иде. Аннан соң хәллерәк кешеләрдә телевизор, суыткыч кебек әйберләр күренгәли башлады. Авылыбызда бригадир Асбат абый беренчеләрдән телевизорлы булды. Авыл халкы телевизор карарга аларга йөрде. Соңрак 2-3 йорт телевизорлы булды, шул рәттән без дә.

Күрше авылда яшәгән әнкәйнең апасы Хәлимә апа Яңа ел каршыларга безгә кунакка килгән иде. Шулай телевизор карап утырабыз. Хоккей матчы бара. Менә бер вакыт хоккейчылар кызып, сугышып китмәсеннәрме! Хәлимә апа әллә юри, әллә чын:

— Дилфәр, улым, берүк кысыла күрмә, озын таяклары белән бер генә сугарлар, тын да ала алмассың, Аллаһ сакласын, — дип әйтеп куймасынмы.

Дилфәр Хәсәнов, Ижау шәһәре

 

Кызгану

Кызганам хатын-кыз затын.

Башкае тулы – хәсрәт:

Һәрдаим кирәк ир назы,

Мәшәкатьле мәхәббәт.

 

Кызганам мескен ир затын.

Язмышы бик хәвефле:

Сугыш, көрәш, ачы газап,

Сирәк мизгел – кавышу.

 

Кызганам шәхсән үземне.

Туймадым яшәп, сөеп.

Агач утырттым, йорт салдым,

Угыл үстердем, дөрес.

 

Кызганыч картлар-карчыклар.

Яшьләр өчен  ят алар.

Каргалар, этләр, бакалар,

Безнеңчә сөйләшә белми,

Сәер яшәп яталар.

 

Кызганыч бу чиксез Галәм.

Күперә, шартлый, оча.

Аһ! Үзен юктан бар кылган

Хуҗасыннанмы кача?

 

Кызгануга мохтаҗ түгел

Иң бөек зат. Ул – Аллаһ!

Барча галәмнәрен кочып

Кызганучы – бер Аллаһ!

Яратучы – бер Аллаһ!

 

Ибраһим Биектаулы, Ижау шәһәре

 

Яхшы күрше – зур байлык

Бер Әгерҗе авылында

Сөләйман абый торган.

Ул үзенә һәм улына

Ике шәп йорт салдырган.

 

Икесе дә биек һәм зур,

Түбәләре калайдан,

Бизәкләп эшләнгән капка,

Иркен веранда, чолан.

 

Язмыш кушкач, икесе дә

Күченә башкалага.

Туры килә ике йортны

Сатарга башкаларга.

 

Хак куялар: “Шушы йортка

Сорыйбыз без бер миллион.

Икенчесе, нәкъ шундый ук,

Ул тора ике миллион”.

 

Аптырыйлар алучылар:

“Ике йортың да тигез,

Арттырырга, киметергә

Ни сәбәп булды нигез?”

 

“Ике миллион бу йорт шуңа,

Күршесе аның бик шәп.

Ә тегесенең күршесе

Булмады бер дә әйбәт”.

 

Бер әйтем бар: “Йорт салганчы,

Күршеләреңне сайла”.

Яхшы күрше – зур байлык ул,

Әшәке күрше – бәла.

 

Асия Корбангалиева, Әгерҗе шәһәре

 

Акылсызлар

«Саран!» — диләр мине, көлгәлиләр,

Исем китми минем аларга.

Чәйнәсеннәр һаман балык башын,

Тел бирелгән инде сайрарга.

 

Акылсызлар гына шулай әйтә,

Аңламыйлар мине, көләләр.

Күпләр гомер итүләре хәзер

Авыр икәнлеген беләләр.

 

Дөнья көтүләре җиңел түгел,

Очын-очка ялгап яшисең.

Булган малның кадерен белеп кенә

Яшәп була хәзер, нишлисең.

 

Исраф итмим булган нигъмәтләрне,

Ходай кушкан шулай яшәргә.

Имин торам бүген, Аллаһка шөкер,

Шуны телим барлык яшьләргә.

 

Госман Вәлиев, Түбән Кама шәһәре

 

Карагаш иде авылым

Зур булмаган авыл иде

Ул – Карагаш исемле.

Саф һавасы, урман, күлләр,

Басу, кырлар дисеңме…

 

Уңган булды аның халкы,

Берсен берсе иш итте.

Җиргә салып бөтен көчен

Мал-мөлкәтен ишәйтте.

 

Туганлашып яшәделәр,

Күгәрчендәй гөрләшеп.

Кайгыларны, шатлыкларны

Бергә-бергә бүлешеп.

 

Туган җир, газиз әнкәсе

Һәркемнең дә бер генә.

Яшисе иде гөрләшеп

Карагашта гел генә.

 

Зур түрәләр әмер бирде,

Тамырга балта чапты.

Карагашым, асыл кошым,

Тизара юкка чыкты.

 

Түрәләргә авылдашлар

Әл дә ләгънәт-каргышта.

Исән кеше өмет итә

Кайтуны Карагашка.

 

Ләкин анда урман үскән

Танып булмастыр инде.

Туып-үскән нигеземне

Табып булмастыр инде.

 

Саҗидә Аширова, Ижау шәһәре