Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә №29 (1067)
18.07.2013

Әдәби сәхифә №29 (1067)

“Мәхәббәт!” тә “Мәхәббәт!”

Сөйлиләр дә сөйлиләр…

Ә мин кишер кимерәм –

Тәнгә сихәтле, диләр.

 

Гүзәл Исхакова, Ижау шәһәре

 

Туган якларыма кайтам әле

Туган якларыма кайтам әле,

Җан да, кан да анда тартадыр.

Анда тартып торган сихри көч

Һич кимеми – бары артадыр.

 

Яшьлек эзем калган сукмаклардан

Кулны артка куеп бер узам.

Күңелемне сагыш басып ала –

Тыныч кына моңлы җыр сузам.

 

Очраганнар гаҗәпләнеп карый –

Бер киная күрәм йөзләрдән.

Хиссиятсез заман белән бергә

Кешеләр дә ничек үзгәргән?

 

Нечкә хисләр кайда калды икән?

(Мәхәббәт тә хәзер хиссездер…)

Безне исерткән кыр чәчәкләре,

Бәлки хәзер тәмле иссездер?

 

Чәчәкләрне өзеп иснәп карыйм:

Алар һаман тәмле исле ич!

Табигатьтә әле сакланган бит

Җаның куәт табар сихри көч!

 

Сөрелмичә калып, кылган үскән

Җирләр генә бары артканнар.

Кемдер акча куа… Кайберәүләр

Хәмер сазлыгына батканнар.

 

Табигатьнең матурлыгын күреп,

Дөнья онытучы күрмәдем.

Йөрәкләргә дә юл асфальт бугай,

Тик мин ул юллардан йөрмәдем.

 

Төш вакыты. Болытлы көнем дә

Яктыргандай булды бер заман.

Авыл мәчете манарасыннан

Яңгырады шифалы азан.

 

Җылы керде җанга. Өмет артты:

Тәңре саклар диеп халкымны.

Изге сүзләр юып алды кебек

Күңелдәге шомны, салкынны.

 

Гыймран Сафин, Ижау шәһәре

 

Әй, шигърият…

Әй, Шигърият, шук Аргамак,

Җайдагыңа – чыгым Ат!

Ялларыңа сабый чактан

Ябыштым елап-елап…

 

Синнән башка яши алмыйм,

Әй, канатым – Аргамак!

Әйдә, очыйк озак-озак

Мәңгегә ерак-ерак!!!

***

Бу дөньяда…

Изге олуг урыным –

Туган җирем, газиз Ватаным,

Зур хәзинәм –

Хәер-догалары

Әбием-бабам, анам-атамның…

***

Әй, туганнар, сөйгәннәр!

Озак тормам – китәрмен.

 

Әнә, йолдыз атылды.

Мин дә шулай итәрмен…

 

Талпын-талпын очармын,

Иңләп җиде җиһанны.

Онытмагыз бичара

Сездән аерылган җанны…

 

Ибраһим Биектаулы, Ижау шәһәре

 

Сизмәдең

Онытырга теләп-теләп,

Чорналам синең җанга.

Бер күрергә тилмергәндә

Баралмыйм синең янга.

 

Бер сүзеңә тилмергәндә –

Янәшәмдә тын бушлык.

Иреннәрең пышылдый күк:

“Яралыр бары дуслык”.

 

Ә мин гашыйк күзләреңә,

Син шуны да сизмәдең.

Мәхәббәтем сүрелгәндә

Көнләшерме күзләрең?

 

Физәлия Яппарова, Яр Чаллы – Мәдъяр

 

Әй, авылым, кайда соң син?

(Муллакасыйм Гыйльфановның уллары Рәмзи, Рәшит, Рәискә багышлыйм)

Элек монда авыл иде,

Ә монысы – туган нигез.

Элек без дүрт туган идек,

Хәзер өчәү… түз, йөрәк, түз.

 

Монда безнең урам иде,

Хәзер билдән печән үсә.

Килдек сиңа, туган авыл,

Еллар, юллар кичә-кичә.

 

Сагындырган туган нигез,

Гөлбакчалы изге урын.

Шунда үскән чәчәкләрнең

Сайлап җыйдык иң матурын.

 

Элек тормыш кайнап торды,

Хәзер тынлык, үле тынлык.

Безнең эзләр калмаганмы –

Бик озаклап карап тордык.

 

Эзләр дә юк, авыл да юк,

Тик барыбер хәтер исән.

…Без су алган коеларның

Өсләренә үлән үскән.

 

Асия Корбангалиева, Әгерҗе шәһәре