Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә №29 (1015)
19.07.2012

Әдәби сәхифә №29 (1015)

Йөремсәк мәзәкләр

Зөфәр абый песиләрен чеби тоткан өчен капчыкка салып урманга алып барган да:

— Эшләгән гөнаһларың өчен үлем җәзасына хөкем ителәсең, Әби патша мәрхәмәтлелеге аркасында, үлем җәзасы мәңгелек сөрген белән алмаштырыла, — дип песине урманга җибәргән.

***

Бер абзый сөйләнә икән:

— Чана табаны ярык, колхоз маллары арык.

Бу сүзне колхоз рәисенә иреш­тергәннәр бит. Шуннан соң моны идарәгә чакыртканнар:

— Син нәрсә сөйләнеп йөрисең? — дип тиргәгәннәр. Абзый аптырап тормаган:

— Чана табаны тигез, колхоз маллары симез, — дигән.

***

Илленче елларда «Коммунар» комбайнында Галимҗан исемле кеше салам төшерүче булып эшләгән. Бер атна чамасы эшләгәч, эшкә чыкмаган. Шулвакытта районнан вәкил килеп төшкән.

— Нигә эшләмисең? — дип сораган ул.

— Мен дә төш, мен дә төш, эшмени ул?

— Ярар, иртәгә малларың көтүгә чыкмас алайса, — дигән вәкил.

— Шушы яшемә җитеп тавыкның көтүгә чыкканын күргәнем юк иде, — дигән, тавыктан кала башка малы булмаган Галимҗан абзый.

 

Мәзәкләрне Кадыбаш урта
мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы
Фәрхад Рәсулев авылдашлары сөйләвеннән язып алган.
Ижау шәһәре

 

Хәтер урамнарын барлап йөрим…

(Укытучым Сәлимә апа Ситдыйковага)

Хәтер урамнарын барлап йөрим…
Алтмыш бернең кышкы бураны.
Күз алдымда әле бүгенгедәй
Барҗы мәктәбенең урамы.

Чал чәчләре тузган ак буранны
Яра-яра киләм мин Рыстан.
Шыгыр-шыгыр килә ачы җилдә
Бозга каткан пәлтә һәм ыштан.

Барҗы белән Ырыс аралары
Ташлык аша җиде чакырым.
Пешә-пешә туңган чаклар булды,
Өши-өши янган чакларым.

Хәтер урамнарын барлап йөрим…
Мәктәп бусагасын атлыймын.
Вакыт җиле әле җуя алмаган.
Шигырьләрне кабат ятлыймын.

Менә чыңлый залда җиз кыңгырау,
Ирексездән чабам мин учым.
Шул мизгелдә күзләремә карап,
Чәчләремнән сөя укытучым.

Нинди матур яңа күлмәк кигән,
Йөзе нурлы, күңеле киң иде.
Буран алган җаным җылытучы
Сәлимә апа, ул бит син идең.

Җан түреннән бәреп чыккан яшьләр
Вакытлыча гына күз яше.
Чәчемнән син сыйпап сөйгән мәлдә
Туды яшәү,  өмет кояшы.

Күңел иләсләнгән чаклар була,
Сабыйларча елыйм элеккечә.
Сабыр гына тормыш йөген тартам,
Авырлыкны арам ишә-ишә.

Башкалардан һич тә өстен түгел,
Гаҗизанә кайчак минем юл.
Җылы җилләр чәчем сыйпап иссә,
Сыйпап сөйгән кебек синең кул.
Хәтер урамнарын барлап йөрим…

Ринат Батталов, Ижау шәһәре

 

Кул сәгате

«Кул сәгате бүләк итәм сиңа,
Сул кулыңа тагып йөрерсең.
Мин яшәсәм — сәгать йөреп торыр,
Сөюмне шуннан белерсең.

Йөрәк тибешемә көйләдем мин
Бүләк иткән сәгать йөрешен.
Мине сөйгән назлы кулларыңа
Йөрәгемне куеп йөрерсең»

Шулай дидең һәм коточкыч хәбәр,
Туктап калды сыман бар дөнья.
Синең үлем сары сагышлардан
Таулар өйде минем җаныма.

Ерактагы якын кояш идең
Нур сибүче гомер юлыма.
Моңсу, тоташ караңгылык… Шулчак
Күзем төште кинәт кулыма.

Беләзектә синең сәгать йөри,
Туктамаган, тыңлыйм: «тек тә тек».
Димәк, җаның оча минем өстә
Фәрештәдәй саклап, яратып.

Көннәр түгел, инде айлар үтте,
Җан сыкрап әрни ялгызлыкта.
Йөрәк тибешемә дәрман өстәп
Бүләк сәгать йөри беләзектә.

Әлфирә Низамова, Исәнбай авылы

 

Һаман булышып ята

«Әнисә апа, хәлләр ничек?»
«Аллага шөкер, балам.
Көн буе бакчамда эшлим,
Эшсез тора алмыйм һаман.

Сәламәтлегем дә әйбәт,
Күңел дә күтәренке.
Әле акча китерделәр,
Анысы — хәләлемнеке».

«Әнисә апа, саташасың,
Үлде ич синең ирең».
«Акылым бик камил әле,
Акча иремнән, димен.

Һаман мине кайгырта ул,
Җибәреп ята акча.
Җиңү бәйрәменә диеп,
Биреп киттеләр кичә.

Аңа биргән шәп фатирда,
Бик тә сөенеп яшим.
Бер догамнан да калдырмыйм,
Аның догачысы мин».

Асия Корбангалиева, Әгерҗе шәһәре