Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә №28 (1014)
13.07.2013

Әдәби сәхифә №28 (1014)

Берәүгә

Әткәй-әнкәй яшьтән өйрәткәннәр,
Таш атканга атам аш белән.
Хәйранлыктан гаҗиз була җаным,
Кеше атса миңа таш белән.

Нигә шундый явыз җаннар була,
Кара эчле, һәрчак мәкерле?
Күп белгәндәй булып акыл сата,
Үч саклаучан була хәтере.

Оят, намус, вөҗданлылык хисе
Кайберәүгә нигә ят икән?
Җан әрнүен бераз басыйм дисәң,
Үзе кебек син дә ат икән.

Һәр кешегә Ходай биргән язмыш,
Кеше бәхетеннән көнләшмә.
Байлык җыям диеп, комсызланып,
Туганнарың белән әрләшмә.

Яшәвеңнән мәгънә таба алмассың,
Якыннарың кулын сузмаса.
Андый гомер нигә кирәк булыр,
Хөрмәт итүчеләр булмаса.

Тормышларга шөкерана итеп,
Яшәүләргә җирдә ни җитә.
Тәүбә итү юк бит бакыйлыкта,
Игелекләр кылыйк кич-иртә.

Әминә Гайфуллина, Ижау шәһәре

 

Бирегезче киңәш!

Туган авылым Байгуҗамны уйлыйм,
Челтерәп аккан Бәйрүк елгасын.
Имән урманнары искә төшә,
Сагынудан килә елыйсым.

Милегемә ятып елар идем,
«Синдә, — диеп, — тәүге юл башым».
Чит җирләрдә ятып калалар шул
Әткәм, әнкәм, тормыш юлдашым.

«Туган җирдән аерылмагыз!» — диеп,
Теләк телим хәзер яшьләргә.
Ә үземә бирегезче киңәш,
Туган җирсез ничек яшәргә?

Ракыя Шәрипова, Ижау шәһәре

 

Гап-гади «Исәнме»

Гап-гади «Исәнме», «Ничек хәлләр?»
Ник хисләрең яшеренгән эчкә?
Сагыш-моңнан мөлдерәмә тулы
Күңелемне тыям көчкә-көчкә.

Учак яна серле күзләреңдә,
Шуның ялкынында дөрлимен.
Эндәшмичә үтмә яннарымнан,
Бик сагындым сине, кадерлем.

Бәгърем туңа, өшим, әй, ачы җил,
Үзәккә үтеп исмә, исмә әле!
Йөрәгемне ертып керә синең
«Ничек хәлләр?», гап-гади «Исәнме».

Рәзилә Хәмидуллина, Иж-Бубый авылы


 

Елмаеп алыйк

Япон автомобиленең безнекеләрдән бер генә аермасы бар. «Калина»да барганда хатын уң якта чәпчеп бара. Ә японнарныкында исә тавыш сул яктан килә.

***

Рәхәт тә инде бу ир-атларга! Бер кайгылары юк. Аларга агач утыртырга, малай үстерер­гә һәм йорт салырга кирәк дисеңме? Соң агач үзе үсә, малайны хатын табып бирә, ә йортны марилар сала бит.

***

Вәли, кая киттең болай бизәнеп-ясанып?

— Очрашуга.

— Ә нишләп чәчәк алмадың?

— Минем трусигым чәчәкле.

***

— Ит нишләп юкмы? Чөнки дуңгызлар кеше булды, сыерлар кияүгә чыкты, кәҗә тәкәләре өйләнде, сарыклар диссертация яклады һәм ил белән идарә итә, ә тавыклар көлүдән эчләре катып үлеп беттеләр!