Әдәби сәхифә №27
Илдус Шакиров “Тыңла, алтын балыгым!” конкурсына
Кармакның алып озынын
Элмәккә уймак киерттем.
Кеше балык тота диеп,
Мин дә балыкка киттем.
Минем теләк — ух! Бик зурдан —
Эләксен алтын балык!
Алтын төсле уймак белән
Булмас оятка калып!
Әллә балык көтеп торган,
Булышты микән уймак.
Кармакны өстерәп алып
Китте бер балык уйнап!
Эх, коры калдым мин әйтәм,
Балык та юк, кармагы да.
Алтын балык түгел монда
Эләкми бит койрыгы да.
Сөртеп яшьле күзләремне,
Карадым як-ягыма.
Икмәк төреп килгән гәҗит
Чорналган аягыма.
Бөгәрләнгән бу гәҗитне
Мин алып тигезләдем.
Алтын балык ачуыннан
Юаныч сүз эзләдем.
Эх егетләр! Әй кызлар!
Бик бәхетле мин хәзер.
“Яңарыш” дигән гәҗитне
Көн-төн укырга әзер!
Һәрбер санын көтеп алам
Шәп гәҗит ул — «Яңарыш».
Яхшы якка үзгәртте ул,
Рәтләнде минем тормыш.
Балыкка йөрү кирәкми,
Язылсаң «Яңарыш»ка.
Өйгә керсә, нур бөркелә
Һәм ямь керә тормышка.
Кукмара поселогы.
Фәридә Җәмилева
Чын сөю
“Мәхәббәт — ул үзе иске нәрсә,
Ләкин һәрбер йөрәк аны яңарта”, —
Диеп язган иде Такташ абый
Сөю-мәхәббәткә карата.
Мәхәббәтне төрле яшьтәгеләр
Төрле “күзлек” аша кичерә.
Бу бөек хис яшәү көче бирә,
Тормыш бүләк итә кешегә.
Яшүсмерләр өчен ут-ялкын ул,
Дөрләп янган учак шикелле.
Хыялдан үргән сөю кайчак
Ялгышларга илтә шул инде.
Унсигездә керсез, саф мәхәббәт:
Таһир-Зөһрә шулай яраткан.
Йосыф-Зөләйхалар шашып сөйгән
Бер-берләре өчен җан аткан.
Утыз яшьтә инде күп нәрсәне
Югалттым, дип көенә гүзәл зат.
Үкенмәскә кирәк, бу яшьтә дә
Мәхәббәт ул яши, түгел ят.
Бары кырык яшьтән узгач кына,
Мәхәббәтне ныклап аңлыйсың.
Тышкы кыяфәткә, байлыкка да
Исең китми, күз дә салмыйсың.
Яхшылыгы өчен генә түгел,
Пар булганы өчен яратасың.
Кемгәдер исбатлау өчен түгел,
Чын яраткан өчен җан атасың.
“Балаларның әтиләре”, — диеп,
“Оныкларның бабалары”, — диеп,
Аңлы сөю белән яратасың.
Исәнбай авылы.
Нәсимә Сипова
Ачы тәҗрибә
Сагыштан да бәхет табып була,
Сагышларың булса бик татлы.
Серләренә төшеп, гамен эзлә,
Тормыш бит ул әнә мең катлы.
Каршылыктан чыкса чыксын бәхәс,
Дөреслеккә юллар бик урау.
Ук кадалган йөрәк җәрәхәттән ныгый
Газапласын сине мең сорау.
Җаның каралыгын кузгатып тор,
Чыгып бетәр беркөн чистарып.
Каршылыклар аңга юл күрсәтә,
Бер кеше дә тумый остарып.
Сагыштан да бәхет табып була,
Тәмен белсәң генә сагышның.
Читтән түгел, бик якыннан тапсаң
Сәбәпләрен кылган ялгышның.
Ялганнан да хаклык табылып тора
Бәяләрен белсәң хаклыкның.
Үлчи белсәң салып бизмәннәргә
Ачы тәҗрибәсен халыкның…
Иж-Бубый авылы.
Зөһрә Шиһапова
Төн газабы
Йокы кача таң алдыннан —
Картлык баса, сызланам.
Сызланмасам да, йокламыйм,
Сәбәбен үзем табам.
Бер-бер артлы килеп тора
Башыма төрле уйлар.
Эзләгән кебек чыгарга
Тоткыннан төрле юллар.
Йокысыз төн үткәрүнең
Зарарлыгын да беләм.
Уйларымны үзем һаман
Куертам да күпертәм.
Тәмам арып, хәлем бетеп,
Ниһаять, йоклап китәм.
Шөкер кылып исәнлеккә,
Тагын көч җыям иртән.
Уйланулар, борчылулар
Инде калып торсыннар.
Бүгенгә яңа көн туды —
Кешечә яшисе бар.
Ижау шәһәре.