Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә №24 (1062)
12.06.2013

Әдәби сәхифә №24 (1062)

Мин үзем дә бүләк

Җәй айлары башландымы, татар халкы  милли бәйрәмнәребезнең берсе – Сабан туе үткәрелүен түземсезлек белән көтә башлый. Рәхәтләнеп ял итү, күптән күрешмәгән туганнар, дуслар белән очрашу, күрешү өчен зур мөмкинлек бу. Хәтта ел буе авылда күренмәгән кешеләр дә кайтып төшә бу бәйрәмгә. Әлбәттә, аларны бәйрәм тылсымы тарта. Һәр бәйрәм кешеләргә ниндидер яңалык бирә төсле. Шуңа алар монда ашкына. Өстәвенә җәй, табигать кочагы, таныш йөзләр…

Сабан туе белән бәйле күркәм гадәтләр күп бездә. Бәйрәмгә берничә көн кала бүләкләр җыю, ат чабышында җиңүчегә чиккән сөлге бүләк итү, төрле уеннар үткәрү… Шундый гадәтләрнең берсе – мәйдан батырын, ягъни көрәштә җиңеп чыгучыны, тәкә белән бүләкләү.

Әнә иң батыр көрәшчегә биреләчәк тәкәне баганага бәйләп куйганнар. Ничек тәртипле генә басып тора. Ниләр уйлый икән бу җан иясе? Бәлки шундый уйлар кичерәдер:

“Бә-ә! Бәйрәм җиткән. Кешеләр күңел ача, ярышлар үткәрә, ә мин көнозын багана сак­лыйм.  Сезгә рәхәт! Ә минем хәтта башым әйләнә. Кешеләр узып йөри, кемдер җырлый, кемдер бии. Монда аркан тарталар, тегендә капчык киеп йөгерәләр… Нигә  халык Сабан туенда шулай шаулаша микән?

Ярышларда нинди кызык табалардыр? Телевизордан да спорт карап була, югыйсә. Ю-юк шул! Бүләкләү – үзе бер кызык.

Бүләкләү дигәннән, мин үзем дә бүләк бит. Көрәшченең иң көчлесенә бирергә тиешләр мине! Кояш кызуына  да түзәм, чөнки батырны билгеләгәндә игътибар үзәгендә булачакмын. Хәтта җилкәсенә салып күтәреп тә йөртәчәк ул мине. Шул хөрмәткә багана сак­ларга да риза. Бә-әйрәм б-бит б-бүген!”

Ләйсән Фәйзуллина, Казан шәһәре

 

Аракы бәласе

Йомшак мендәрләргә ятып

Йоклаганым юк күптән.

Исән калсам, аракыны

Бер дә капмамын бүтән.

 

Аякларга басып булмый,

Йоклыйм капка төбендә.

Күз алдымда җеннәр уйный,

Кунмый биткә чебен дә.

 

Кичә кочып йоклаганмын

Бакчадагы  чаганны.

Тамак кабат сыра сорый,

Күз аллары караңгы.

 

Аракы, шәраб, сыралар

Аяктан тиз ега шул.

Гаиләне ач калдыра,

Кесә төбен сыга шул.

 

Тормыш төбенә төшкәнне

Белми, сизми каласың.

Аракы дигән аждаһа

Йота адәм баласын.

 

Венер Садыйков, Ижау шәһәре

 

Уйлану

Иж ярының төн тынлыгын бозып,

Чал дулкыннар кага ярларга.

Үткәннәрне уйлап карап торам

Талгын кына аккан суларга.

 

Моңсу айның көмеш төсле нуры

Дулкын өсләрендә кагына.

Иж елганы иңләп саллар ага

Шаршадыдан Ырыс ягына.

 

Салчы ирләр күмәк җыр сузалар,

Сандугачлар сайрый талларда.

Авыл өлкәннәре тыңлый туктап

Яшьлекләре үткән ярларда.

 

Үткәннәрдән бүгенгегә кайтам,

Ташкын суны күреп югалам.

Акмый саллар, сандугач та тынган,

Ялгыз айга карап юанам.

 

Сафа Фаррахов, Можга шәһәре

 

Сагыну

Бик сагындым сине, газиз әнкәй,

Яннарыңа килә кайтасым.

Уй-хыялга чумып назланасым,

Кочагыңда килә ятасым.

 

Искә алам әл дә сабый чакны,

Оныта алмыйм синең кочакны.

Рәхәт иде, әни, яннарыңда,

Җылы иде кочак шулчаклы.

 

Мин күзәтәм кояш баткан чакны,

Ә төннәрен йолдыз атуны.

Яллар җитсә, түземсезлек белән

Көтәсеңдер минем кайтуны.

 

Кайтам, әнкәй, кайтам яннарыңа,

Кошлар кебек кайтам гел очып.

Битләреңнән кат-кат үбәм әле,

Билләреңнән алам бер кочып.

 

Гүзәл Биктаһирова, Ижау шәһәре

 

Кунак көткәндә

Яз айлары белән саубуллаштык,

Килеп кердек ямьле җәйләргә.

Күп тә үтмәс, авылдашлар кайтыр

Сабан туе дигән бәйрәмгә.

 

Эштә мәйдан тоткан ир-егетләр

Бәйгеләрдә көчен сынашыр.

Калалардан кайткан авылдашлар

Якташларның хәлен сорашыр.

 

Тантаналы алкыш асларында

Бүләк алыр хезмәт сөйгәннәр.

Калкулыкка басып рухи җаннар

Дулкынланып шигырь сөйләрләр.

 

Авылларда яшәп гомер сөргән

Карт-корылар чыгар сөйрәлеп.

Алар гүя яшьлегенә кайтыр

Яшьлек хатирәсен сөйләнеп.

 

Үткәндәге дәртле җыеннан соң

Сөйләшердәй сүзләр җыелган.

Хатирәләр күпме онытылган,

Колак чукрак, хәтер җуелган.

 

Колга башларында җилфердәрләр

Яшь киленнәр биргән сөлгеләр.

Яшь егетләр монда парын табар,

Җитәкләшеп гомер сөрерләр.

 

Кунак көткән авыл агасының

Карашлары нурлы, сөйкемле.

Сабантуйлар хәзер әвәлгечә

Асылына кайта шикелле,

Рухи заман кайта шикелле.

 

Чыңгыз Мусин, Мордывый авылы

 

Китмә әле, дустым!

Китмә әле, дустым, яннарымнан,

Хушлашырга безгә иртәрәк.

Бик күп сүзләр әле әйтелмәгән,

Алынмаган юлдан  киртәләр.

 

Китмә әле, дустым, яннарымнан,

Бер утырып чәйләр эчәек.

Кабат кайтып яшьлек елларына,

Хиссиятле мизгел кичәек.

 

Я бер җырлыйк, я булмаса елыйк,

Йөрәк әрнүләре басылсын.

Хисар таштан түгел җаннарыбыз,

Хисси сулышыбыз  ачылсын.

 

Бер яндырып чәйләр эчик әле,

Сүзләр-сүзгә китсен бәйләнеп.

Үткән гомер аккан сулар кебек,

Еласак та кайтмас әйләнеп.

 

Саҗидә Аширова, Ижау шәһәре