Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә №23
4.06.2014

Әдәби сәхифә №23

Алтын балыгым, кызган син мине,
Карчыгым дулый, кычкыра явыз.
“Кирәкми, — ди ул, — патша сарае,
Бүгеннән языл, булсын “Яңарыш”!

 

Венер Садыйков

Тыңла, алтын балыгым!
— Хатын теләгәннәр бар да
Чынга ашты, балыгым.
Минем дә сүзне үтәсәң,
Бик рәхмәтле булырмын.

Кирәк түгел алтын сарай,
Кирәкми марҗа хатын.
Ярдәм ит син күтәрергә
Газиз татар милләтен.

Моның өчен “Яңарыш”ның
Тиражын арттыр күпләп.
Укып, татарлар яшәсен
Рухи нур-азык чүпләп.

Халык санын алган саен
Татарлар саны үссен.
Һәрбер бала “Яңарыш”ны
Үз Әлифбасы итсен.

Илнең генә түгел, хәтта
Дөнья каталогына
Керсен дә газет таралсын
Милләтебез халкына.

Теләгем, балык, шул гына,
Зинһар, аны күпсенмә.
Мондый изге эш эшләнсә,
Савап булыр үзеңә!

Ижау шәһәре.

Әхәт Фаррахов рәсеме.