Әдәби сәхифә №23 (1061)
Ак каен монологы
Түгәрәк аланны бизәп,
Үстердем зифа буем.
Яз, җәй — яшел, көзен — сары,
Гел матур булу уем.
Ак күлмәкле төз кәүсәмә
Тидеме кояш күзе?
Каен суы алабыз, дип,
Яраладылар йөзне.
Түздем, һич тә бирешмәдем,
Шифалы минем суым.
Яшәү көче, тормыш яме
Бүләк итәргә тудым.
Назланып язгы җилләрдә
Сөенеп җәйне көтәм.
Кинәт урман тынычлыгын
Бозган тавыш ишетәм.
Комсыз күзле явыз бәндә
Иңемә килеп какты.
“Яфрагы яшел, сусыл”, — дип,
Корыч балтасын чапты.
Чапты, ботарлады җанны,
Тәннәрем тулы яра.
Бөдрәләнеп үскән җирдән
Тик очым калып бара.
И кешеләр, нишлисез сез,
Уегыз юк ай-һайда.
Маңгай күзләрегез күрми,
Күңел күзегез кайда?
Бер мин – каен гына түгел,
Урманнар бетеп бара.
Сезнең явыз кыргыйлыктан
Киләчәккә ни кала?
Каен булган, кайда ул? — дип,
Сораса онык-балаң,
Ниләр дип җавап бирерсең?
Уйлан, кешелек, уйлан.
Сакла һәр куак, агачны,
Утырт төпләп яңасын.
Яшел бишек-урманыбыз
Яшәү җыры җырласын!
Гөлназ Закирова, Әгерҗе шәһәре