Әдәби сәхифә №22
Түбән Кама гидроэлектростанциясе сусаклагычы төзелгәннән соң, Иж буендагы су астында калган авылларда яшәүчеләр төрле төбәкләргә күчеп китәргә мәҗбүр булган. Якташлар гомер буе үз туган якларын сагынып яши, газиз төбәкләренә багышлап шигырьләр, җырлар яза. Түбәндәге иҗат җимешләре дә нәкъ шундыйлардан.
Сәлимә Ижбoлдина
ГАЛИ БАБАЙ ШОМЫРТЫ
(Туган авылым Барҗыга багышлап)
Җыелышып кайттык менә тагын,
Шомырткаем, ничек хәлләрең?
Ятимләнеп калган буш авылда
Ямансу түгелме җәйләрең?
Әйдә, сөйлә әле тартынмыйча
Безнең моң, сагышлар бер төрле.
Ниләр күрдең,
ниләр кичердең син,
Беләм, сөйләмисең, син серле.
Хатирәләр җанны яралый шул,
Син аларны ничек сөйләрсең?!
Шушы буш авылда кайчандыр ла,
Тормыш кайнагандыр димәссең.
Синең өчен әйдә, үзем сөйлим,
Риза булсаң, башың чайкарсың.
Менә, менә түгелергә торган
Күңел дәрьялары айкалсын.
Авылдашларыңны көтәсең син,
Кайтып килерләр дип җыелып.
Көтеп-көтеп кайтмасларын белгәч,
Каласыңмы тагын боегып.
Синең күләгәңдә хәл алырга,
Бүрәнәдә — шомырт төбендә.
Күрше әбиләре җыелганы
Хәтеремдә тора бүген дә.
Шафига, Маһирә һәм Фәүзия әби
Күз алдыннан китми әле дә.
Һаман истә күрше Мәрьямтәйнең
Акка шакмак төшкән шәле дә.
Алар сөйләшкәнне тыңлый-тыңлый,
Шушы әбиләргә сыенып,
Синең күләгәңдә бала-чага —
Без дә утыра идек җыелып.
Гали бабай үзе килеп чыкса,
Куа иде безне орышып.
Артка карый-карый чаба идек,
Аңа тоттырмаска тырышып.
Орышуның аның сәбәбе бар,
Нигә икәнлеген беләбез.
Ул күрмәгән чакны саклап торып,
Аның шомыртына керәбез.
Ботагыңны иеп ашый идек,
Бетә иде тешләр камашып.
…Эзләп карыйм әле балачагым,
Йөрми микән монда адашып.
Гүр иясе күптән Гали абый,
Хуҗаң юк шул безне тыярга.
Авылым буш, бала-чага да юк
Шомыртыңны иеп җыярга.
Чәчәкләрең хуш ис бөрки бүген
Татлы исләренә исердем.
Монда үткән балачак елларын
Хәтер аша кабат кичердем.
Кул бармады, синең чәчәкләрне
Өзеп алырга да кыймадым.
Син бит безне җимешләрең белән
Балачакта күпме сыйладың?
Буш авылның сакчысы күк,
Торасың син барын күзәтеп.
Юл буенда безне каршы алдың,
Калдың тагын безне озатып.
Туган җирегезне онытмагыз,
Ташлап бетермәгез дигәндәй.
Талгын җилдә шаулап озатып калдың,
Саубуллашып башың игәндәй.
Салагыш авылы.
Наҗия Әминова
БАЛТАЧЫМ
Авылым чәчәккә күмелгән,
Тәкыялар үрерлек.
Бер ягыннан чишмә ага,
Икенче яктан — үрлек.
Үр өстендә урман, алан,
Һәр төре бар җиләкнең.
Кай арада тулганын
Тоймыйсың да чиләкнең.
Урамнары киң, чирәмле,
Уртада юл сузылган.
Ике яктан сукмак уза,
Әйтерсең, нур сызылган.
Үр итәгеннән ургыла,
Чишмә алты урында.
Күп легендалар сөйләнә
Чишмә суы турында.
Әүлия чишмәсе ургый
Үзәнендә саф hава.
Суын бер йотым эчсәң дә,
Күп авыруларга дәва.
Иртән иртүк чыбыкларга
Тезелә карлыгачлар.
Кичке якта бакчаларда
Сайрыйлар сандугачлар.
Озак ятты ташландык үр,
Тагын гасырлар үтәр.
Алма бакчасы булдырды
Колхоз рәисе Мөхтәр.
Мәйданы зур, урыны нур,
Колхоз мул уңыш ала.
Шәрә яткан үр үзе дә
Шатлана, хәйран кала.
Елга буйлап көймә уза,
Артында эзе кала.
Яр буенда бала-чага
Балыкка кармак сала.
Елга өстен ямьләндереп,
Йөзә үрдәк-казлары.
Басма өстендә керләр чайкый,
Авылның уңган кызлары.
Авыл уртасында клуб,
Гармунчы гармун суза.
Кичәләр, туйлар, җыелыш
Шушы клубта уза.
Эштән кайткач hәркөн саен,
Яшьләр шунда агыла.
Уен-көлке, үз тиңе дә,
Шул клубта табыла.
Авыл башында зур амбар
Тарата икмәк исе.
Хезмәт уңышы шатландыра,
Уята яшәү хисе.
Су басу зонасы диеп,
Таркаттылар авылны.
Анда-санда калган йортлар
Хәтерләтә давылны.
Авылым Балтач матур иде,
Урамнары төз иде.
Халыклары күркәм иде,
Иде шул, иде, иде..
Ижау шәһәре.
Гайшә Әхмәтҗанова
БАРҖЫНЫ САГЫНЫП
Уйланыплар утырганда,
Кайтам авылым Барҗыга.
Яшел чирәмле урамнан
Төшәм су буйларына.
Барҗы суы, су буйларың,
Талларың, тирәкләрең —
Исләремә төшкән саен
Өзелә үзәкләрем.
Сызылып таңнар аткан чакта
Сайрый иде кошларың,
Якын иде туганнарым,
Күршеләрем, дусларым.
Сагынам туган авылымны,
Күзләремә яшь тулган.
Тәрәзәдән карап торам
Читлектәге кош сыман.
Барҗы ягына карасам,
Күрәм Иж ташуларын,
Көн уйлыймын, төн уйлыймын,
Ихтимал шашуларым.
Сезнең хәлләрне сорыймын
Иртән искән җилләрдән.
Аерылмагыз, аерылмагыз
Туган үскән җирләрдән.
Түбән Кама шәhәре.