Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә №22 (1060)
31.05.2013

Әдәби сәхифә №22 (1060)

Карт имән шаулавы

Ишетәм дәверләр һәм еллар аркылы

Чыныккан карт имән шаулавын.

Саумы син, имәнкәй! Мин килдем җилләрдә

Белергә куәтең, саулыгың.

 

Мин торам уйланып ике юл чатында,

Карт имән шаулавын тыңлыймын.

Дәвернең агышын, сулышын ишетәм,

Үткәннең җырларын  җырлыймын.

 

Имәнкәй, шаула син үткәнне сагынып,

Синең моң таралсын тауларга.

Мин киләм ашкынып, имәнкәй чакырды

Тирәли печәннәр чабарга.

 

Ике юл чатында мин ничек салыйм соң

Яңалык ташкынын көйләргә?

Замана никадәр  үзгәргән, яңарган,

Карт имән ашыга сөйләргә.

 

Шамил Яхин, Сарапул шәһәре

 

Әкиятнең ахыры

Әкиятнең  ахыры – туйдадыр.

Соңында  башлана  проза.

Тормышның  бүләге  сарандыр.

Әйтерсең  ул – яфрак-мимоза.

 

Тормышның  аркасы  терәксез,

Хатыннар  җилкәсе  нәкъ  шулай.

Чәчәкле  котлаулар  күлмәге

Вакытсыз тиз туза, ертыла.

 

Тормышның тавышы кырыстыр –

Кинәттән кырыла савытлар,

Корыган  сабакта  өлгергән

Башактай  коела язмышлар.

 

Тормышның куллары  остадыр.

Бәхет-йорт  нигезен  ул  төзи.

Аерылу – аның һәр кирпече,

Һәркайсы – гомернең  яртысы.

 

Тормышның язмасы  алама.

Кара  тап  тамыза хәсрәт.

Тапларны  йомарга  омтылып,

Бөгәрли  һәр битне табигать.

 

Тормыш ул бик чуар холыклы.

Хәтере  ачулы, аяусыз.

Һәр  адәм  үзенә табына,

Кардәшкә  битараф  ваемсыз.

 

Тормышның  муены  сыгыла

Камыты  михнәте  астында.

Сыгыла, ләкин дә бирешми,

Җиңелми  яшәеш  каршында!

 

Әкиятнең  ахыры – туйдадыр.

Соңында башлана  проза.

Тормышның  бүләге сарандыр.

Әйтерсең ул – яфрак-мимоза.

 

Ибраһим Биектаулы, Ижау шәһәре

 

Сихер агылганда

 

Ай нурыннан сихер агылганда

Каләм тотып,  хисләреңне тамыз.

Күңелләргә шифа булган хисне

Карлы бураннарда югалтабыз.

 

Йокы бүлеп, төшкә кергән күзләр

Ташка әверелгән җанны өтә.

Никадәрле төпсез икән йөрәк,

Ул һаман да могҗизалар көтә.

Айлы кичтә сихер агылганда, бәлки,

Төшең тулыр могҗизалар белән.

Сихри күзләр назлы елмаер күк,

Алар миңа бәхет тели – беләм.

***

Йолдызлы кичләрдә күзләрең

Төшемдә җемелдәп җәфалый.

Күбәләк күк очтың җанымнан,

Сүзләрең күңелне яралый.

 

Без төрле телләрдә сөйләштек,

Галәмнәр арасы – ераклык.

Сөймәдем… Бары тик рәхмәтле…

Рәхмәтләр әйтешеп таралдык.

 

Син: “Ваттыммы?” – дидең,Юк, йөрәк,

Күптәннән чәрдәкле-чәрдәкле.

Мин сизәм, ак буран артында,

Яз көтәдер мине чәчәкле.

 

Физәлия Яппарова, Яр Чаллы-Мәдъяр