Әдәби сәхифә №21
Ибраһим Биектаулы
***
Африканың комлы туфрагында
Адәм-Ата салган эзләр бар.
Агачларның сары яфрагында
Безгә атап язган сүзләр бар…
***
Сөбханаллаһ!
Яшәү урыным олуг —
Кавемем җире — газиз Ватаным!
Хәзинәм зур — хәер-догалары
әбием-бабам, анам-атамның!!!
Ижау шәһәре.
Әлфирә Низамова
Гашыйк җаннар
Кыз солдат егетен көтә
Сәгать, минутын санап.
Бер Ходайга ялвара ул,
Төннәрен күккә карап:
“Фәрештәләреңне җибәр
Сөйгән ярым катына.
Исән йөреп, сау кайтсын ул
Сөюебез хакына!..”
Ерак булса да якын шул
Кызларга җан сөйгәне.
Төшләргә кереп йөдәтә
Елмаюы, көлгәне…
Нәрсә ул гашыйк җаннарга
Аралар ераклыгы?!
Шулай сынала да инде
Мәхәббәтнең сафлыгы.
Солдат егетен көтә кыз —
Көннәр, сәгатьләр саный.
Кайнар сөю — йөрәгендә,
Кулларында — кашкарый…
Исәнбай авылы.
Әминә Гайфуллина
Әтиемә әйтер сүзем
Өч сугыштан, әти, исән кайттың,
Сазлыкларда ятып калмадың.
Каберең бар, анда каеның бар,
Кайтам бик еш — көтәм язларын.
Илле җиде яшен тутырды бит
Каберең өстендәге ак каен.
Таныгандай яфракларын җилпеп
Каршы ала мине ел саен.
Җиңү бәйрәмнәре килеп җитсә,
Өзгәләнә, әрни йөрәкләр.
Сиңа атап сәдакалар бирәм,
Бирә алмыйм котлап бүләкләр.
Ижау шәһәре.
Ильмира Нуриева
Балачаклар бары төш сыман
Сыерчыклар кайтты туган якка,
Иртә-кичен өзелеп сайрыйлар.
Ана килеп карый тәрәзәгә —
Юк, балалар һаман кайтмыйлар.
Менә хәзер уйнап-шаярышып,
Көлә-көлә килеп керерләр.
Балачакка бергәләшеп кабат
Шатланышып кайтып килерләр…
Үстеләр дә таралышты алар
Канатын ныгыткан кош сыман.
Кайталар тик бик-бик сагынганда,
Ә балачак бары төш сыман.
Салагыш авылы.
Рәкыя Шәрипова
Әнием гөлләре
Иртән иртүк торып газиз әнкәй
Сибә иде сулар гөлләргә.
Ник үпмәдем килеп кулларыннан
Исән-сау һәм имин көннәрдә.
Бик өзелә йөрәккәем, әнкәй,
Юклыгыңа хәзер янымда.
Гөлләреңә карап моңланамын,
Алар да бит сине сагына.
Хатлар язар идем сиңа, әнкәй,
Алып китсә җилләр хатымны,
Тапшырсалар чиксез сагышымны,
Әйтелмәгән сүзем, антымны.
Иртәләрен торып сулар сибәм,
Гөлләреңә карап сокланам.
Сине сагынамын, әнием-бәгырем,
Сине генә уйлыйм мин һаман.
Ижау шәһәре.
Кәүсәрия Нуруллина
Бик сагынсаң
Бик сагынсаң әгәр, ач тәрәзәң,
Язгы кояш булып иңәрмен.
Көмеш чәчләреңнән
сыйпап-сыйпап,
Битләреңнән назлап үбәрмен.
Бик сагынсаң әгәр, ач тәрәзәң,
Язгы җилләр булып исәрмен.
Җан җылымны өреп
җылытырмын,
Сагышларың алып китәрмен.
Бик сагынсаң әгәр, ач тәрәзәң,
Язгы тамчы булып тамармын,
Сөюеңне сакла йөрәгеңдә,
Тугъры булып мәңге янармын.
Чайковский шәһәре.
Вәҗиһә Заһидуллина
Теләк
“Җанымны син җылыт?” — диеп
Карадым тулган айга.
“Җан газабыннан арыныйм,
Юллары аның кайда?”
Җан җылысы сорыйм айдан,
Бер нурын сорыйм менә.
Әрнүләрдән әллә кайчан
Суынган йөрәгемә.
Айдан эзләп булмый җылы,
Ул бит ерак күкләрдә.
Җылы бирсен иде Ходай,
Теләгем шул күпләргә.
Сарапул шәһәре.