Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә №21 (1007)
25.05.2012

Әдәби сәхифә №21 (1007)

Рәнҗетмәгез аналарны

«Моннан берничә еллар элек «Яңарыш» газетасында «Рәнҗетмәгез аналарны» дигән исем астында язмам чыккан иде, бу язманы шуның дәвамы итеп кабул итегез», — диде ул.

Беркөнне ишек шакыдылар. «Кем бар?» — дип соравыма: «Мин – Илдар, Мәрьям малае», — дип җавап бирде. Тиз генә искә төшерә алмадым. «Мин бернинди Мәрьямне белмим», — дидем. Ишек артыннан егет тавышы яңадан ишетелде: «Сез минем әни белән аралашкансыз, беренче подъезд, бишенче катта тора иде, исегезгә төшерегез әле…» «Илдар, син кайттың мени, сине әниең югалткан иде бит, — дидем. – Көтегез, хәзер киенеп чыгам».

Без подъездда очраштык. Илдар сорау артыннан сорау яудыра башлады: «Әни кая китте? Нигә китте? Кайчан булды бу хәл? Ул нәрсәләр сөйләде? Ул исәнме?» «Илдар, мин әниеңнең кая киткәнен белмим. Ул киткәндә мин авылда калдым. Шуны әйтә алам: ул, ялгызлыктан арыганга күрә, авылга күчеп китү турында уйлана иде», — дидем. «Биредә минем беркемем дә юк, үлә калсам, җирләүче дә булмас. Авылга кайтсам, туганнар бардыр, танышлар булыр. Фатирымны сатам да, анда берәр йорт алырмын әле», — дип сөйләве хәтеремдә калган.

Илдар, бик уйланып, тын гына яшьле күзләрен сөртә иде. Инде мин аңа сораулар бирә башладым: «Син кайда булдың, нигә әниең белән элемтәгә кермәдең?»

«Без Төмәндә яшәдек, — дип сөйләп китте ул. — Ике улым бар. Берсе Монголиядә яши, икенчесе Магаданда укый: лайнерларда эшләү өчен капитан булырга җыена. Мин үзем вахта белән еракка эшкә йөрдем: бер ай эшләдем, бер ай ял иттем. Ә хатыным Оксана эшләмәде: балаларны тәрбияләде, өй эшләре белән мәшгуль иде. Соңгы вахтадан кайтуыма фатирым бушап калган. Күршеләр хатынымның бер иргә ияреп чыгып китүе турында хәбәр иттеләр. Хәер, китүе яхшыга булсын…»

Ул әнисен эзләп, авылга китәргә җыенуын әйтте. «Кайткач, сезгә керермен», — дип, ашыгып китеп тә барды.

Илдар 10-11 көннән соң гына кайтты. Без, өстәл артында чәй эчеп, әңгәмәбезне дәвам иттек.

«Мин шул көнне үк авылда идем, – дип башлады Илдар. — Әбием йортына капкадан бер карчык кереп бара. Мин: «Әни!» дип кычкырдым. Ул әйләнеп, кулын каш өстенә куеп, озак кына карап торгач: «Улым, Илдарым!» — дип, миңа каршы йөгерә башлады, ләкин нишләптер егылды. Мин аңа: «Әни, мин кайттым», — дидем. Ул эндәшмәде. Күтәреп алып, өйгә алып кергәч кенә аңына килде. «Балам, кайттыңмы?» — диде. Кочаклый, үбә. «Инде сине беркая да җибәрмим», — ди.

Без аның белән күп сөйләштек. «Әни, мине гафу ит, мин ялгышканмын, сине хәзер ялгыз калдырмам, үзем белән алып китәрмен, — дидем. – Икәү бергә яшәрбез». Ул каршы килмәде. Шулай сөйләшеп, йокларга яттык. Иртән соң гына уяндым. Әни әле тормаган иде. Торып, тимер мичкә ягып җибәрдем, өй җылынып китте. Ә әни торырга уйламый да. Аны уята башлаган идем — ул уянмый. «Әни, тор инде», — дип кагылган идем – тәне салкын, үлгән шикелле ята. Күрше Әминә апаны чакырдым. Әни чынлап та үлгән иде. Хастаханәдә «Обширный инсульт» дип диагноз куйдылар. «Һәрвакыт: «Баламны күреп үлсәм иде», — дип еш кабатлый иде. Теләге кабул булды», — диде Әминә апа. Әби: «Тели белсәң теләк, тели белмәсәң имгәк», — дия торган иде. Шулай итеп әнине үзем җирләдем. Мине көткән икән. Гаҗәп: ул бит таза иде, әйбәт кенә сөйләштек, ә иртә беләнгә үлгән…»

Илдар, пенсиягә чыккач, туган нигезгә кайтып, йорт салып, авылда тору нияте турында әйтеп, саубуллашып китте. Менә шундый язмыш.

Гадилә Харисова, Ижау шәһәре

 

Өмет чаткысы

Калган гомерләрен белү өчен
Тыңлый кеше кәккүк тавышын…
Кәккүк санаган еллар күп булсын да,
Күп бирмәсен кәккүк сагышын.

Яз сулары алып китсен иде
Кешеләрнең барлык кайгысын.
Табигатьнең язгы ташуларын
Яратмаган кеше бармы соң?

Шифа булсын иде һәркемгә дә
Кояш нурларының җылысы.
Чәчәк атсын иде күңелләрдә
Бөреләнгән өмет чаткысы.

Җылы яктан киек кошлар белән
Кайтсын иде тәннәр саулыгы.
Бәрәкәтле тормыш насыйп булсын,
Кимемәсен күңел байлыгы.

Хәере белән килсен яңа язлар,
Матурлансын газиз җиребез.
Игелектә, изгелектә үтсен
Көтеп алган һәрбер көнебез.

Рима Зарипова, Кичкетаң авылы

 

Җиде гамәл савабы

Үзең вафат булсаң да син,
Күчсәң дә бакыйлыкка,
Кылган гамәлең савабы
Ирешер һәрвакытта.

Беренчесе: өйрәт гыйлем!
Шуның савабы барыр.
Һәр өйрәтүчегә, диләр,
Гыйлем өйрәтү авыр.

Икенчесе: кое казы,
Яки казы син чишмә,
Файдаланган саен халык
Рәхмәте сиңа күчә.

Өченчесе: син күпер сал,
Һичьюгы басма яса.
Савабы галәмәт күп, ди,
Кешеләр файдаланса.

Дүртенчесе: агач утырт,
Җимеш бирер ул агач.
Кешеләргә һәм кошларга
Рәхәт бит файдалангач.

Коръән китабы калдырсаң
Мирас итеп, мул була
Изге гамәлең савабы,
Бишенче эш шул була.

Әгәр дә булдыра алсаң,
Мәчет, мәдрәсә салдыр.
Һич булмаса бер өлеш керт,
Савабы барыбер барыр.

Калдыр бу фани дөньяда
Бер тәрбияле бала.
«Ата-анамны ярлыка!» — дип
Үтенер ул Аллаһтан.

Шәкертләрең, балаларың
Һәркөн намаз укыса,
Иң зур әҗер-савап шунда,
Шуннан соң дога кылса.

Асия Корбангалиева, Әгерҗе шәһәре

 

Гамь иясенә

Йөрәгемдә илһам гөле чәчәк ата
Бер кечкенә игътибарга тарыган чакта.
Йокыларым бүленә, кул каләмгә үрелә.
Төн утырып шигырь язам мин шул чакта.

Җылы бөркеп күңел сулыга да,
Ташлагандай салкын төпсез коеларга.
Гамьле караш, бер игътибар җитә кайчак
Күмелергә шау чәчәкле аланнарга.

Ярдан-ярга бәргәләнә шулай җаным,
Тыныч кына атмый минем язгы таңым.
Гөлләр күккә карый, тоеп яз кояшын.
Гамь ияседерсең – шигырь яздырасың.

Фәридә Хафизова, Әгерҗе шәһәре

 

Нидер булды табигатькә

Нидер булды табигатькә,
Юк җәяүле буран.
Күктән төшкән карга карап,
Япа-ялгыз торам.

Уйларымда гомеремнең
Үр-тауларын кичәм.
Мондый хозурлыкны элек
Күрмәгәнмен ничек?

Бөтен җиһан быел башка,
Бөтен нәрсә үзгә.
Яшиселәр килә җирдә
Ирешкәнче йөзгә.

Мин хыялый киләчәккә
Һаман план корам.
Нидер булды табигатькә,
Юк җәяүле буран.

Сафа Фаррахов, Можга шәһәре