Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә №20-2016
18.05.2016

Әдәби сәхифә №20-2016

Ал да димим, гөл дә димим,
Бакчамда бар күк сирень.
Чәчәгенә карап туймыйм,
Гел күзләрең күк синең.
(Н. Тукмачев)

Әлфирә Низамова
Көнләшәбез

Көнләшәбез кеше бәхетеннән,
Көнләшәбез кеше тәхетеннән,
Көнләшәбез күрше — күләннән,
Капка төбендәге үләннән…

Көнләшәбез матур туннардан,
Озын күлмәк, кыска итәктән.
Көнләшәбез чибәр кызлардан,
Көнләшәбез булган егеттән.

Көнләшәбез күрше тавыгыннан,
”Күршенеке әнә каз кадәр!”
Күршенеке булса, бозау булып
Күренә ул мескен бер бәрән…

Көнләшәбез дустан, туганнан да,
Матур йорттан, биек өйләрдән,
Көнләшәбез, ай-һай начар гадәт,
Каян күңел моңа өйрәнгән?!

Көнче күңел чага, сизмисең дә,
Көнче күзләр ега аяктан…
Колач салып, диңгез кичәр иде
“Миллион ята, — дисәң, — аръякта!”

Ә бит соңгы чиктә һәркем
Китеп бара бер кат күлмәктән!
Беркем дә юк бакыйлыкка әле
Дөньялыктан нидер иярткән.

Иярсә дә, иман, белгән догаң
Синең белән бергә баралар.
Кызыктырсын иде безне
Хаҗлар, Мәккә кебек изге калалар.

Көнләштерсен иде түбәтәйләр,
Ак калфаклар, ап-ак намазлык…
Шул вакытта чигәр иде бераз
Кан коюлар, хөсет-явызлык.

Исәнбай авылы.

Рәзилә Хәмидуллина
Дөньяны куып җитеп, уздым дигәндә

Язмышлардан узган кешеләр юк,
Язмышлардан узып йөгерәм.
Ниләр эшләп, ниләр майтардым соң
Кыска гына шушы гомердә?

Мәсәлән, мин дөнья куам һаман,
Дөнья куам, ә ул куа мине.
Бер-беребезне узып киткәлибез,
Тик мин куган дөнья мәкерле.

Әллә үзем мәкерлеме, белмим,
Мин дөньяга сылтыйм, ә ул — миңа.
Малларыңа ябышып ятамын шул,
Шуның өчен кыйныйсыңдыр, дөнья.

Ары барам, бире бәреләм мин,
Тегесе җитми, монысы әзәйгән.
Һаман аңлап җитеп булмый әле,
Кайсыбыз кемне тезләндергән?

Тез чүгелгән килеш, батырланып,
Әй селтәнгән булам дөньяга.
Әй шатланган булам, әй кайгырам,
Сәбәп табам үксеп еларга.

Иркен дөнья эчләрендә үзем,
Сәбәп ясыйм, табам, тудырам.
Дөнья мине аңламый да диеп,
Үзем аны аңламый да торам.

Ниләр эшләп, ниләр майтардым мин?
Хәйран калам уйлап үткәнне.
Күпме гомер яшәп, беркемнең дә
Берни дә юк алып киткәне.

Язмышлардан узган кешеләр юк,
Язмышлардан узып йөгерәм.
Тарткан саен тузан бөртегенә
Ваклый безне гомер-тегермән.

Иж-Бубый авылы.

Фәридә Айдарова
Иртә таңнан

Иртә таңнан торып язып карыйм,
Төн утырып җәфаланам, арыйм.
Бер шигырьне — иң шәп шигыремне
Язалмыймын. Инде кая барыйм?

Һаман шул шигырьне яза алмыйм,
Җитми мәллә минем зиһеннәрем?
Әллә инде татлы хисләрдәнме
Шулчаклы мин әле исермәдем?!

Көннәр буе без өстендәмени,
Шул бер шигырь тынгы бирми җанга.
Фикерләрем шулкадәрле таркау,
Кереп оялады, ахры, аңга.

Шул бер шигырь һаман тынгысызлый,
Йокыларым бүлә иртә таңнан.
Үз вакыты белән туа сабый,
Шигырь дә бит һич калышмый аннан.

Әгерҗе шәһәре.

Фазыл Мәйдуллин
Зыянлы шөгыль

Зажигалкамны алып,
Тәмәкемне кабыздым.
Куе зәңгәр төтенне
Үпкә белән суырдым.

Тулды үпкәм агу белән,
Башым кинәт әйләнде…
Нишләтте соң мине, агай,
Бу каһәрле тәмәке?!

Кайгы минем: акчам юк.
Тоттым бүген соңгысын.
Ә тәмәке алырга
Каян акча таптым соң?

Тәмәкенең хаклары
Сиксән сумнан арттылар.
Кыйбатка төшә икән
Үзеңне агулаулар.

Көннән-көн агу суырам,
Ул бит борчуны баса.
“Тарту юньлегә илтми”, —
дип әйтәләр, ләбаса.

Тарту һәркемнең үз эше,
Тарту бит ул “модно”, —
Яшь кызлар төтен чыгарып
Алалар кайчак котны.

Акланырга сәбәп эзлим:
Бабайлар да тарттылар бит.
Әмма кулда төпчек күрсә,
Колакларны бордылар бит.

Кесәмнән шырпы алам да,
Тәмәке тартам һаман.
Күпме теләп тә ташларга,
Ташлый алмавым яман.

Ижау шәһәре.