Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә №20 (1058)
16.05.2013

Әдәби сәхифә №20 (1058)

Мин Тукайга килдем

Мин Казанга төнлә чыгып киттем,

Махсус бардым Тукай көненә.

Каладагы якын дуслар белән

Сөйләшергә шигырь телендә.

 

Мин тормышта гамьсез яшәмәдем,

Җитмеш төрле шөгыль кулымда.

Урындыкка җайлап утырдым да

Шигырь яздым шигырь турында.

 

Болгавырлы еллар агышында —

Саф хисләргә сусау заманы.

Тормыш гамәлләрен үтәгәндә,

Шигъриятнең юктыр зарары.

 

Шагыйрьләргә гүзәл гамьнәр иңә

Табигатьнең сихри назыннан.

Ә Тукайның һәрбер шигырь сүзе

Каурый каләм белән язылган.

 

Безләргә дә, бәлкем, күчәргәдер

Каз каурые белән язарга.

Табигыйлек, бәлкем, иңәр иде

Кеше күңелләрен назларга.

 

Казаныма иртүк барып төштем,

Мәйдандагы Тукай янына.

Өч минутлык шигырь укыдым да

Кайтып киттем туган ягыма.

 

Янәшәмдә Тукай басып торды,

Шуңа күрә бераз каушадым.

Фатихасын аның алгач кына,

Шигыремне укый башладым.

 

Урамнарда бүген яз бәйрәме,

Күңелләрдә – сихри моң тулы.

Мин мәйданга карап шигырь укыйм,

Ә мәйданда – халык дулкыны.

 

Ярый әле җирдә хислеләр бар,

Саф күңелле шигъри җанлылар.

Күкрәгендә алар шигырь йөртә,

Шунсыз алар яши алмыйлар.

 

Күңел бит ул ни генә уйламый,

Үзем дә бит әрсез хыялый.

Күпләрне бит байлык кызыктыра,

Минем җанга шигырь оялый.

 

Иж буеның сихри кочагында

Төрле уйлар уйлап барганда,

Бөдрә таллар, җилдә башын иеп,

Шигырь сөйли кебек таңнарда.

 

Мин гүяки юлларда кичегәм,

Ашкынулы хисләр кичерәм.

Дулкын җырын отып аламын да

Кәгазь битләренә күчерәм.

 

Зәңгәр күккә җырчы тургай менгән,

Җир өстенә түгә моңнарын.

Моң туганда туа шигырьләр дә,

Ятлый кебек шигырь юлларын.

 

Кайсы вакытта мине алдыйлар,

Аңламыйлар мине андыйлар.

Мин Казанга тагын барам әле,

Анда мине көтеп калдылар…

 

Чыңгыз Мусин

 

Алар китте, әмма югалмады…

Алар китте, моң эленеп калды

Юлдан күтәрелгән тузанга.

Тальян гармун үксеп яшен түкте:

“Сау булыгыз, газиз туганнар!..”

 

Алар китте, төркем-төркем булып,

Кайберәүләр китте ялгызы.

“Сез көтегез, без кайтырбыз”, -диеп,

Йөрәкләрдә өмет кабызып.

 

Алар китте, капка баганасы

Сөялдерде газиз аналарны.

Сугыш дигән нәгъләт олыгайтты,

Олан булып йөргән балаларны.

 

Алар китте, язмышларны кисеп,

Әйтерсең лә яшен җиргә төште.

Киелмәгән туй күлмәге калды,

Ул кызларны үксез җилләр кочты.

 

Балта калды саллы бүрәнәдә,

Өелмичә калды буралар.

Күпме йортлар җиргә кадәр чүгеп,

Хуҗаларын көтеп торалар?!

 

Яшәү белән үлем арасыннан

Өзек-өзек килде  хат-хәбәрләр.

Ятып калды күпләр кайталмыйча,

Күңелләрдә  яра-хәрабәләр.

 

Үзләре юк, исемнәре кайтты.

Ышанмады – көтте аналар.

Газизләрен  көтеп алалмыйча

Мәңгелеккә китеп баралар.

 

Алар китте, кайтмый каламы соң,

“Туган җир!” – дип башын салганнар?!

Алтын белән чигеп, данга төреп,

Исемнәрен ташка уйганнар.

 

Алар китте, әмма югалмады…

Җиңү көнен зурлый бар халык.

Килер буын кат-кат укыр әле

Исемнәрен барлап, сокланып!

 

Әлфирә Низамова, Исәнбай авылы

 

Таңсылуга

Бөек кыяларга менгән саен

“Уралым!” – дип өзелеп җырладың.

Таулар булып, таулар иңрәделәр,

Уралыңа иңде моңнарың.

 

Сайрар кошлар тыныптыңладылар

Отып калыр өчен җырларың.

Кайтавазлар булып алсу таңда

Кошлар сайравында тыңладым.

 

Татар, башкорт халкын сөендереп

Сайрыйсың син удмурт илендә.

Бүген синең бәйрәм, юбилеең,

Зур сәхнәдә сайра бүген дә.

 

Курай моңнарына коенып үстең,

Уралың һавасын суладың.

Туган яклар һәрчак сагындыра,

Шуңа моңлы бугай җырларың.

 

Алсу таңда дөньяга килгәнсең,

“Таңсылу” дип исем биргәннәр.

Талантлы һәм моңлы буласыңны

Тууыңа каян белгәннәр?

 

Чәчкә бирсәм, корый ул, югала,

Шигъри юллар калсын истәлек.

Озын гомер, сафлык-пакьлек телим,

Гаилә бәхете, саулык, исәнлек.

 

Әминә Гайфуллина, Ижау шәһәре

 

Гомер – бер мизгел икән

 

Гомер – бер мизгел икән,

Узмас тоелган иде…

…Сөеп үстергән гөлләрем

Бәскә коенган инде.

 

Гомер — бер мизгел икән,

Үтеп тә инде киткән.

Кемнәрдер миңа үпкәле,

Кемдер җылы сүз көткән.

 

Гомер – бер мизгел икән,

Наз көтеп үтеп киткән.

Аралардан, җан өшетеп,

Җилләр дә исеп үткән.

 

Гомер – бер мизгел икән…

Алда әле бар микән?

Без барыр җирләр өстендә

Чәчкә микән, кар микән?

Алда гомер бар микән?..

 

Наилә Харисова, Әгерҗе шәһәре

 

Шигырь язам

Бала чактан шигырь яраттыммин,

Шагыйрьләрне күрсәм, таң калдым.

Шигырьләрен укып илһамландым,

Йөрәгемә ләззәт, ял алдым.

 

Яхшыларын сайлап  ятладым да

Сәхнәләргә менеп сөйләдем.

Инде хәзер үзем шигырь  язам,

Элегрәк ник соң белмәдем?

 

Чәчләремә чаллар керде инде,

Күп нәрсәләр үткән, онытылган.

Шуңа шатмын, әл дә уйларымны

Аңлата алам шигъри юл белән.

 

Зөһрә Гафурҗанова, Ижау шәһәре