Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә №20 (1006)
18.05.2012

Әдәби сәхифә №20 (1006)

Алмагачка карап уйлану

Адәм баласына гомер язы бер генә килә… (әйтем)

Зәңгәр күктән нурын сибеп кояш көлә,
Алмагачлар бөреләнә бөреләргә.

Җәй дә җитәр, бар табигать бер терелер,
Алмагачлар шау чәчәккә бер төренер.

Өсләрендә гөжләп торыр бал кортлары,
Шушы булыр җәйнең хозур вакытлары.

Күп тә үтмәс, кояш салыр тамгаларын,
Алмагачлар бүләк итәр алмаларын.

Йомшак җилләр яшел, кызыл алмаларның
Иртә таңда назлап үтәр араларын.

Әллә ничек, күсе куган мәче кебек
Шыпырт кына ямансу көз басар килеп.

Күп көттермәс кар-буранлысалкын кыш та,
Алмагачка кунмас хәтта очар кош та.

Юктыр монда бернинди дә ысул, чара,
Әйтсәм әйтим, картлык диеп бу атала.

Хакыйкатьнең дөньялыктагы асылы —
Әнә шулай алмашына ел фасылы.

Монда инде кирәкмидер нәсыйхәт тә,
Күз алдында үзгәрүләр табигатьтә.

Үтәр кышлар, гөрләп килер янә язлар,
Саубуллашып агып китәр карлы сулар.

Җир өстенә күтәрелер җылы парлар,
Куанышып чәчәк атар алмагачлар.

Уйлый калсаң, башка нинди уйлар керми.
Ни аяныч, и бу картлык…
Безгә генә кышлар арты язлар килми.

Габдулла Галиев, Кырынды авылы

 

Туфан дуска

Син милләтнең иҗат дәрьясында
Туфан суы булып калыктың.
Телен җуйган манкорт арасында
Бер терәге булдың халыкның.

Остазым да булдың кирәк чакта,
Күп вакытта булдың киңәшчем.
Күңелеңдәге рухи байлыгыңны
Һәркемгә дә тигез өләштең.

Замандаш та, якын дус та идең,
Йолдыз булдың милләт күгендә.
Миңа булган изге хисләреңне
Әле дә саклыйм күңел түрендә.

Мөнбәрләргә мендең, киңәш бирдең
Ялгышлардан сабак алырга.
Болгавырлы шушы заманада
Кеше җанлы булып калырга.

Безгәме соң сиңа тиңләшергә?
Син бит безнең алтын багана.
Милләтенең синдәй улы булган
Милләт кенә бөек санала.

Чыңгыз Мусин, Мордывый авылы

 

Йөзек кашы

Хәбәр алдым: «Туфан үлгән…»
Ай-һай, Туфан гына микән?
Миңа калса, без — татарның —
Үз Әлмәндәре киткән.

«Халкым!» — диеп җан атучы
Халкын ятим иткән.
Туфан түгел, милләтемнең
Йөзек кашы киткән.

Халкым гамен гамьләп типкән
Йөрәк туктап калган.
Их, йөрәк кенә булмады шул,
Калкан иде, калкан!

Утлы каләм төште кулдан,
Ак кәгазьне  өтеп.
Кемнәр әйтер, кем соң язар
Нәкъ Туфанча итеп?!

«…Хушлашканда һәрвакыт
Әйтелмәгән сүзләр кала…»
Калгандыр, Туфан ага!..
Югалтудан үкси күңел,
Йөрәктә  яңа  яра…

Милләтемнең йөзек кашы —
Әлмәндәр китеп бара…
Бер юаныч: үлемсезлек —
Рухи мирасы кала!

Әлфирә Низамова, Исәнбай авылы

 

Илаһи көч

Мәҗүсилек чорында илаһи көч,
Бер вә бер Аллаһка табынам.
Өметләнмим һич тә әзер мөлкәткә —
Шифа эзләп аңа сыенам.

Бу дөньяга күземне ачтың, Тәңрем,
Яшәргә телим игелекләр кылып.
Гыйлем-мәгърифәтле булып, дөньядан
Китәргә иде чын мөселман булып.

Әсфирә Гыйльфанова, Исәнбай авылы

 

Үгез оялды

Бервакыт апрель азакларында колхоз фермасы янында бер төркем ирләр сөйләшеп торабыз. Арабызда мәңге айнымас Галәви дә бар. Көтмәгәндә әллә кайдан чыгып, колхозның бер тонналы нәсел үгезе безнең янга чабып килә башлады. Без төрлебез төрле якка чәчелдек.  Кем метр ярымлы койма аша ялт кына сикереп чыгып качты. Без фермага кереп котылдык. Дүртебез берьюлы бер ишектән кергәнебезне дә сизмәгәнбез. Арабызда Галәви генә юк. Тәрәзәдән карасак, ул К-700 тракторы ясаган тәгәрмәч эзендә аягын салындырып утыра. Теге сөзгәк үгез моның янына килде дә, мөгри-мөгри, тояклары белән җир казый башлады. Мөгезләре белән кәсле балчыкны туздырып һавага чөйде. Бераздан, тын алырга да куркып кыймылдамыйча тузан эчендә утырган Галәвигә якын ук килеп, моның киемен, битләрен  иснәргә тотынды. Галәви, нидер сөйли-сөйли, үзе кулы белән менә-менә сөзәргә торган үгезнең борыныннан этә. Ни хикмәт, бер-ике тапкыр эткәч, үгез күзләрен тондырып Галәвигә карап торды да, борылып китеп барды.

Үгез киткәч, без Галәви янына килдек тә, гаҗәпләнеп сорыйбыз:

— Ничек ул сине җир белән тигезләмәде? Нинди сихри сүз әйттең син аңа? – дибез. Аңа да бераз җан керде, күрәсең. Горур гына:

— Нәрсә әйтим? Дөресен әйттем.Тешеңне чистартмагансың, авызыңнан силос исе килә, дидем. Әнә, оялып китеп барды, — дип әйтеп куйды Галәвиебез.

Наил Гыйзәдуллин, Ижау шәһәре

 

Фәрештә Фәрит

Башкортостанның Борай районында Сәет-Көрҗә авылы бар. Башка якын-тирә авыллардан аермалы буларак, анда һәр кешенең кушаматы бар. Аю Сәях, Елан Гыйлем, Күркә Сәлим, Аккош Галим һ.б. Ә менә Фәриткә, бер ел элек кенә Фәрештә кушаматы ябышты.

Бер булгач, баштан башлап сөйлим инде. Фәритнең бертуган абыйсы Мөхәррәм яңа йорт җиткерә иде. Өйне өмә оештырып күтәрергә булдылар.

— Өмәгә кешеләрне син чакырырсың, син яшь, җитез кеше, — дип Фәриткә йөкләделәр.

Өмәчеләр күп булды, «эх» дигәнче күтәреп, мүкләп тә куйдылар. Ите-ашы, бәлеше, аракысы – хөрмәт бик мул булды. Фәрит тә үз-үзен кызганып тормады: эшен дә эшләде, кичен туйганчы «кунак» булды. Күпме ит ашалганын, күпме хәмер эчелгәнен бер Ходай гына беләдер. Өмәдән соң бер атна ушына килә алмый җәфаланды Фәрит.

Байтак вакыт үткәч, абыйларының хәлен белеп чыкмакчы булды. Җиңгәсе Фәридә аны ачык йөз белән каршы алды: «И-и-и, Фәрит, Фәрештә икәнсең син. Дворец кебек йорт бастырып куйдык. Аракыны да эчүче булмады диярлек. Бик яхшы кешеләрне чакыргансың…»

Чынлап та, Фәрит эчми торган кешеләрне чакырган иде. Менә шулай абыйсы Мөхәррәм җиңгәчәсе Фәридә белән яңа өйле дә булдылар. Ә Фәриткә «Фәрештә Фәрит»  дигән кушамат ябышып калды. Анысына бик канәгать Фәритебез. Ни дисәң дә, «Фәрештә» кушаматы йөртү – үзе горурлык бит. Тик менә аракыны яратуы гына бераз эшне боза…

Дилфәр Хәсәнов, Ижау шәһәре