Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә №2 (1040)
11.01.2013

Әдәби сәхифә №2 (1040)

Табигатьнең шундый мәле

Табигатьнең шундый тансык мәле —
Йөрәкләрдә хисләр кузгала.
Яшь наратны каен кызы күзли,
Әйтерсең лә гашыйк кыз бала.

Кышкы кичнең шук җилләре җиргә
Ак карлардан өя бурасын.
Күңел тоя кышның һавасында
Киләчәкнең матур буласын.

 

Җиңү

Элек шайтан күренеп йөргән диләр,
Хәзер инде, мескен, үлгән диләр.
Ялгышалар, исән шайтаннар.
Миндә менә личный шайтан бар…

                              Гамил Афзал

 

Шайтан, бәлки күренеп йөрмидер,
Тик аның барлыгы сизелеп тора.
Иблис көчсез җаннарны аздыра,
Көчле рухлыларга мәкер кора.

Сасы тәмәке төтене булып,
Шайтан адәм җилегенә үтә.
Айнык акыл корган планнарны
Әкренләп җимереп ташлый, сүтә.

Яшел елан  хәмергә әйләнеп,
Сыегайта миеңне һәм канны.
Адәми зат Иблискә әйләнә,
Акылга утырту авыр аны.

Йә көнчелек, йә хөсетлек булып,
Шайтан кешенең җанын кимерә.
Шат күңелләрне хәсрәт баса,
Бәхетле йортның нигезен җимерә.

Йә премьер, йә президент булып
Чит мәмләкәтләргә сугыш ача.
Җитәкчесе Иблис булган илдән
Иминлек һәм бәхет кошы кача.

Эчтәге шайтан — ул иң зур дошман.
Җаныңа-тәнеңә ясый яра.
Илбасарны, бәлки тиз җиңәрсең,
Күз күрмәс дошманны җиңеп кара.

Гыймран Сафин, Ижау шәһәре

 

Өмет

Чаткы булып күккә күтәрелдем,
Аннан көлләр булып коелдым.
И син, дөнья, югарыдан баккач,
Чиксез матур булып тоелдың.

Җиргә төшкәч, бары аңлап алдым,
Мин бит гади бер ком бөртеге.
Тормыш комташ иңнәремә аскан —
Баса бары, баса зур йөге.

Яфрак булдым. Өзеп агачымнан
Очырды да китте шук җилләр.
Сагышлансын әле дигән сыман
Якын итте үзенә чит җирләр.

Салкын чишмә булып агып төшәм,
Көмеш яшем коям улакка.
Әнә күрәм, кояш булып балкып,
Өмет утым яна еракта.

Гөлфия Исхакова, Воткинск шәһәре

 

Мин дә бит берәүнең бәбкәсе

Күршеләрнең ата казы искә төште әле менә,
Ак тәнемне тешләп, йолкыганы истә.
Сәер, кайчак адәм заты ата каздай
Ыслап, тиктомалдан дулап килә өскә.

Күршеләрнең ата казы искә төште әле менә,
Урау юллар аша йөрткәне, газаплап.
Ата казлы балачагым да бит күптән
Үткән, ярасы гына барды озакка.

Күршеләрнең ата казы искә төште, кызык,
Ул бит бәбкә саклый иде, ул бит — әткә!
Күңелемне талап китте берәү беркөн,
Көчсезлегем күреп, бер сәбәпсез, тиккә.

Альбина Гайнуллина, Казан шәһәре

 

Яңа елга өметләр

Ак бәхетләр өмет итеп,
Яңа елны без көттек.
Мең шөкерләр әйтә-әйтә
Гомерне алга эттек.

Яңа ел килде илемә
Бәхет, шатлыкка тулып.
Барча изге теләкләрне
Төгәл үтәрлек булып.

Туган илгә, торган җиргә
Мул, матур тормыш иңәр.
Газиз җанга, кайнар тәнгә
Сафлык, саулыклар сеңәр.

Һәр өйдә муллык, татулык
Булыр дип өмет итәм.
Бар теләгән теләгемнең
Кабул булуын көтәм.

Майфрүз Шәрәфиева, Кырынды авылы

 

Үзеңә таян

Елан елы килеп җитте,
Зинһар, саграк булыгыз.
Елан чага торган була,
Бераз куркып торыгыз.

Аждаһа ел үтеп китте,
Аны да сагынырбыз.
Килгән еллар авырая,
Кемнәргә сыенырбыз.

Беркемгә ышанасы юк,
Таян фәкать үзеңә.
Гайрәт булсын йөрәгеңдә,
Башны эшләт әз генә.

Ходайга тапшырдым дип,
Һәр көнемне башлыймын.
Аждаһа, Елан елымы —
Өркеп өйдә ятмыймын.

Госман Вәлиев, Түбән Кама шәһәре


 

«Языковед» (юмореска)

… Иптәшләр!.. Давайте, мәсьәләдән читләшмик әле. Понимаете, биредә бүген бердәнбер важный мәсьәлә карала. Ул да булса, балаларыбызга татар теле дәресләре кертә башлау. Понимаете, иптәшләр, бу – зур мәсьәлә, национальный мәсьәлә. Кичә мине, как директор, РОНОга чакырып алдылар. И анда әйттеләр, давай, диделәр, родительское собрание җый, родительләр белән сөйләш. Вопросны кабыргасы белән куй. Понимаете, иптәшләр, начиная беренче сентябрьдән балаларыбызга татар теле кертә башлыйбыз. Моңар безне обязывают, иптәшләр, как хотите. И мин уйлыйм: правильно делают. Ведь наш татарский язык — это язык Абдуллы Тукая, Джалиля, Гусейена Туфана… Нәрсә? Гусейена түгел, Хасана Туфана, дисезме? Гусейена дип мин ялгыш әйттем, да. Тогда, гафу итегез. Туфанны спутал Гусейен Ямашев белән… Нәрсә?! Кем ул анда? Товарищ, кычкырыбрак сорап булмыймы? Тәк-тәк, татар теле дәресләрен кем алып барыр, дисезме? Понимаете, бу бездә проблема түгел, иптәшләр! Эш сәгатьләре җитмәгән укытучылар достаточно бездә… Нәрсә? Именно кем укытыр, дисезме? Понимаете, укытучысы күптән билгеләнгән, иптәшләр! Әнә Галина Петровна укытыр… Нәрсә? Урыс теле укытучысы бит ул! Но што же, зато югары белемле… Нәрсә?! Үзегез дә татарча ипилек-тозлык сукалый аласыз икән бит. Нигә үзегез генә укытмыйсыз? Нәрсә, иптәшләр, миннән көлүегезме бу, понимаете? Мин же математик, ә Галина Петровна – языковед… Нәрсә?.. Рус теле укытучысы татар телен алып бара алмас? Как алып бармаска! Алып барыр, иптәшләр! Кулларына словарь тоттырсаң, безнең укытучылар япон телен дә алып барырлар. Так што, монысына иманым камил. Әллә Галина Петровнаны “Словарь татарского языка”дан файдалана белмәс дип уйлыйсызмы? Мин әйтте диярсез, ничек кенә итеп файдаланыр әле! Понимаете ли, языковед же ул!.. Вот так…

Габдулла Галиев, Кырынды авылы