Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә №19
10.05.2014

Әдәби сәхифә №19

Зөфәр Хәкимов

Әтием хатирәләре

(Бөек Ватан сугышы башланганда әтиемә 12 яшь була)

Сугыш чыккан, дигән шомлы сүзне
Хәбәрчеләр алып килделәр.
Күпне күргән авыл картлары
Чал башларын аска иделәр.

Без, балалар, башта аңламадык,
Нинди афәт илгә килгәнен.
Ятим калган ул һәм кызларга
Тормыш авырлыгы тигәнен.

Көнен-төнен военкомнар килеп
Ир-атларны сугышка алды.
Ике-өч ай вакыт узды микән —
Авылыбыз тәмам буш калды.

Барча ирләр китте фронтка
Атларын матур җигеп.
Без, малайлар, карап калдык
Күзләрдән яшьләр түгеп.

Басу капкасын чыкканда,
Кара айгыр ярсып дулады.
Мескен хайван, аңлагандай итеп,
Күз яшьләрен түгеп елады.

Истәлеккә диеп әтиләр
Туган җирдән туфрак алдылар.
Догаларын укып әбиләр
Олы юлдан озатып калдылар.

Хатын-кызлар, бала-чагалар
Тылда булды иң төп эшче кул.
Урам буйлап чабып йөрүләр
Безгә онытылды инде ул.

Эшләргә тырыштык ул чакны,
Ныклап көчебез булмаса да.
Ашаган ризыкларыбыздан
Тамакларыбыз туймаса да.

Беркем зарланмады тормыштан,
Яшәүләр авыр диеп.
Колхозга эшкә чыктык без
Үргән чабата киеп.

Районга ашлык ташыдык,
Үгез һәм атлар җигеп.
Җиңү өчен өлеш керттек
Маңгай тирләрен түгеп.

Ачлы-туклы яшәсә дә,
Халык мескен тырышты.
Күрше-күлән бердәм булып,
Бер-берсенә булышты.

Алабута кушып пешкән ипи
Шундый тәмле кебек тоелды.
Безне жәлләп газиз әниләрнең
Ачы күз яшьләре коелды.

Көнен-төнен халык ял күрмичә
Җиңү өчен, диеп тырышты.
Күпне күргән авыл картлары
Киңәшләре белән булышты.

Бар ышаныч шул картларда булды,
Алар безне әйдәп бардылар.
Күпләренең бетеп хәлләре
Ызаннарда ятып калдылар.

“Кара тамга” белән хатлар килсә,
Хәтта этләр сизеп улады.
Тол калганын белеп яшь әниләр
Җиргә ятып үксеп елады.

Бөтен кеше өзелеп көтте аны —
Зур сугышның тизрәк беткәнен.
Халык көтте зур өметләр белән
Тыныч таңнар сызылып атканын.

Зур өметләр белән көткән көннәр
Язлар белән бергә килделәр.
Май аеның ямьле көнендә
“Сугыш тәмамланган”, — диделәр.

“Сугыш беткән”, — дигән хәбәрне
Хат ташучы апа китерде.
Сөенечтән сабый балалар
Түшәмнәргә кадәр сикерде.

Бөтен халык чыкты урамга,
Шатлыгыннан җырлар җырлады.
Тол калганнар, балаларын кочып,
Йөрәкләре әрнеп елады.

Шигырь итеп яздым бу турыда
Әти мәрхүм сөйләүләреннән.
Тыңлаганда аның сөйләвен
Яшьләр тамды минем күзләрдән.

Узган тормыш кайтавазы булып
Яңгырасын шушы юлларым.
Ходай берүк күрсәтмәсен кабат
Бу дәһшәтле сугыш елларын.

Сарапул шәһәре.

Шиһабетдин Садыйков

Җиңү көне

Җиңү — тирән хатирәле,
Хөрмәткә ия бәйрәм.
Шуңа да бөтен Җир шары
Билгеләп үтә бердәм.

Бөек Ватан сугышы
Күп илләрне биләде.
Илле миллион корбан белән
Тирән тарихка керде.

Сугышны Гитлер башлады,
Җиңәм диеп уйлады.
Дөньяга хуҗа булырга
Нәфсесе зурдан булды.

Совет кораллы көчләре
Утка-суга керделәр.
Газиз туган иле өчен
Җанын, канын бирделәр.

Мәңге онытылмаслык олы
Геройлык күрсәттеләр.
Газиз туган илебезгә
Җиңү бүләк иттеләр.

Хөрмәтле ветераннар,
Сау-сәламәт булыгыз.
Имин, рәхәт, матур булсын
Сезнең тормыш юлыгыз.

Ижау шәһәре.

Җәмгыя Исламова

Минем теләк

Һәр таң саен хәерле көн телим,
Аяз һава телим көнемә.
Биек күкләр телим бөркетләргә
Һәм иминлек телим илемә.

Хәерле көн телим һәр бөҗәккә,
Кояшлы көн телим гөлләргә.
Сөйкемлелек телим
яшь кызларга,
Көч һәм кодрәт телим ирләргә.

“Хәерле көн! Хәерле көн!” — димен
Таңнар туган саен җиремә.
Аяз көннәр телим һәммәбезгә
Һәм иминлек телим илемә.

Актаныш районы,
Иске Кадермәт авылы.

Чыңгыз Мусин

Бик сөйлисе килә

Ходай насыйп иткән гомеркәйнең
Уздым инде шактый өлешен.
Тәүге тойгыларны ялгый-ялгый,
Иж буеннан кайтып килешем.

Тирә-якта хәтфә болыннарым,
Күкрәп үскән иген кырларым.
Монда үтте минем балачагым,
Монда уза гомер юлларым.

Мин бурычлы саныйм нигеземдә
Бабам васыятьләрен үтәргә.
Ярый әле Ходай насыйп иткән
Шул нигездә гомер итәргә.

Кырыс көзләрне дә каршыладым,
Көзләр булмый язлар шикелле.
Шыксыз көздә мәхәббәтем килде,
Көзләр гүя язлар китерде.

Табигатькә ихлас сокланулар
Миңа гына әллә язганмы?
Җәйләр узса, кышны юксынамын,
Кышлар җитсә, сагынам язларны.

Бездә генә гүя таң кояшы
Нурын ялгый җиргә үрелеп.
Бездә генә гөлләр үсә кебек
Асыл чәчәкләргә төренеп.

Бездә генә яңгыр болытлары
Җирне назлап ага түбәннән.
Бездә генә Тәмәй урманнары
Күк катына барып терәлгән.

Абзагызга инде сиксән тулды,
Каршыладым тәки сиксәнне.
Сикәлтәле гомер кичерсәм дә,
Җанда саклыйм тәүге хисләрне.

Еллар узган инде, һәр мизгелне
Хәтерендә кемнәр саклаган?
Тик шулай да бераз истә калган
Гомер сәхифәсен актарам.

Үзем күрдем кояш яктысында
Түрәләрнең кыргый эшләрен.
Үзем күрдем изге манараның
Сыкранып авып төшкәнен.

Үзем күрдем азгын түрәләрнең
Бер-бер артлы хатын алганын.
Төп йортында туган сабыйларның
Ач хәлендә ятим калганын.

Ятимлектә үткән заманалар
Беркемне дә аяп тормады.
Үземдә дә шул ук язмыш иде,
Үзем дә бит язмыш корбаны.

Күреп тордым авылым өсләрендә
Моңсу, шомлы таңнар атканын.
Изгеләрне конвой ялчылары
Зинданнарга илтеп япканын.

Белеп тордым ялкау бәндәләрнең
Усал эттәй өреп ятканын.
Белеп тордым тырыш, уңганнарга,
Кулак диеп, тамга такканын.

Кырык бердә басу капкасыннан
Кузгалдылар колхоз атлары.
Ир-егетләр китте яу кырына,
Килде башта сәлам хатлары,
Өчпочмаклы солдат хатлары.

Өчпочмаклы хатлар килеп торды
Сагышланган йөрәк хисеннән.
Хатлар килде салкын окоплардан,
Дөрләп янган ялкын эченнән.

Хат ташучы ләкин сирәк килде,
Сирәгәйде сагыну хатлары.
Чит туфракта күпләр ятып калды,
Туган илгә кире кайтмады.

Бик сөйлисе килә истәлекле
Сигез дистә гомер үткәнен.
Белмибез бит әле килер көндә
Нинди язмыш безне көткәнен.

Бик сөйлисем килә, тыңласалар
Күңелем булыр иде азга да.
Барысын ничек сөйләп бетерерсең
Бу кечкенә генә язмада?

Мордывый авылы.