Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә №19 (1005)
12.05.2012

Әдәби сәхифә №19 (1005)

Үзгәрмәде сыман…

Берни үзгәрмәде сыман…
Тик йөрәк калды бушап,
Хуҗасы китеп югалган,
Бер ялгыз йортка охшап.

Берни үзгәрмәде сыман…
Тик өмет чаткым сүнде.
Хыял томаны эчендә –
Үз язмышына күнде.

Берни үзгәрмәде сыман…
Күзләрдә сүнде чаткы.
Әрнүләремә кушылып –
Күз яше булып акты.

Берни үзгәрмәде сыман…
Җанны басты салкын таш.
Үзенчә тәртипкә салып,
Тынгы тапты аек баш.

Гөлфия Исхакова, Воткинск шәһәре

 

Кояш чыкты

Шат елмаеп, кояш чыкты бүген,
Нурлар күмде өйне, кураны.
Юл читендә чыкка чумган үлән
Челтәр сыман итте урамны.

Ә чыпчыклар, тукталышны бизәп,
Чыр-чу килә, уйный шатлыктан.
Пар күгәрчен гөрли, кояш көлә,
Күз чагыла шушы аклыктан.

Түбәтәен салган агачлар да,
Куаклар да ботак киергән.
Боз сөнгегә кояш нурын элеп,
Елатырга телиме? Кем белгән!

Мәхәббәтем күзләремә багып,
Йөрәгемә кунды – шул җиткән.
Яз шаукымы – назлы, җылы кояш –
Сөю җырын җанга мул сипкән.
Шат елмаеп, кояш чыкты бүген…

Гөлфия Исхакова, Воткинск шәһәре

 

Яши торгач…

Яши торгач, бу дөньяның
Аңлыйм бугай асылын.
Йөрәктә булган ярсудан
Алдан йөри акылым.

Яши торгач, өйрәнәм бит
Каршылыклар үтәргә.
Барсына да үзем шаһит,
Күнектем ич түзәргә!

Яши торгач, була икән
Күз яшьләрен яшереп.
Рәхәт тормыш бармы икән
Гел көлеп һәм яшәреп?

Яши торгач, яратам шул
Үземнең язмышымны.
Әйдә, дустым, янәшә бул –
Таптым мин үз юлымны!

Илдания Низамбиева, Тирсә авылы

 

Сихерлидер карашларың

Тутырып-тутырып карама син күзләремә,
Шул карашның ялкынына түзәр, димә.
Тиз арада йомшак җилгә әверелеп
Кочармын да сарылырмын иңнәреңә.

Тутырып-тутырып карама син күзләремә,
Күзләреңдә тотылып кала сүзләрем дә.
Тел бәйләнә, шартлыймы әллә ярсу йөрәк,
Ник бу кадәр телгәләнә, өзгәләнә?

Тутырып-тутырып карадың да күзләремә,
Абау, бәгырем, гашыйк булдым ич үзеңә.
Күзләремә тутырып-тутырып сөю карый —
Әллә инде гашыйк миңа син үзең дә?!

Күзләремә тутырып ла кара, җаным,
Хәзер мин дә синнән башка яши алмыйм.
Кай тарафка югалсаң да, эзләп табып,
Читтән генә мин сокланып сиңа карыйм.

Читтән генә сокланырга кирәк микән?
Чынлап җилгә әйләнимме йомшак искән?
Чәчләреңнән назлар идем сөеп-сөеп,
Тик яшәүләр язган миңа янып-көеп.

Рәзилә Хәмидуллина, Иж-Бубый авылы

 

Авыл горурлана

(Ләбиб Айтугановка)

«Айтуганов урамы»нда йөрдем.
Нарат авылы — туган нигезем.
Ләбиб үскән болын, тугайларда
Күрәм сыман аның мин эзен.

Гомер юлы бигрәк кыска булды,
Тик киң иде иҗат кырлары.
Кунак кына булып китеп барды,
Мәңгелеккә калды җырлары.

Ләбиб белән авыл горурлана,
Яшьләр аның җырын җырлыйлар,
Музееннан халык һич өзелми,
Авылыбызда, илдә зурлыйлар.

Туган авылы, үскән йорты исән,
Туганнары тора төп йортта.
Һәрбер йортта, һәр урамда — моңы,
Җыры — истә, исеме — халыкта.

Рәсимә Шәйсламова, Сарапул шәһәре